Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мурашко беренче балаларын соң тапкан хатын-кызларны тәнкыйтьләде

news_top_970_100
Мурашко беренче балаларын соң тапкан хатын-кызларны тәнкыйтьләде
"Татар-информ" архивы

Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко хәзерге хатын-кызларының укып бетергәч, карьера төзегәч кенә бала табарга теләүләрен тәнкыйтьләде. Аның сүзләренчә, киләчәктә күп кенә проблемалардан котылу өчен, мөмкин кадәр иртәрәк бала табуның мөһимлеген кызларга мәктәптә укыганда ук аңлатырга кирәк. Министрның бу фикерен Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисе урынбасары Татьяна Буцкая да хуплады. Шулай да, статистика буенча, Россиядә беренче баласын тапкан аналарның уртача яше даими үсә. Бу хакта «Газеты.Ru» сайты яза.

Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко хатын-кызларның башта белем алып, карьера төзеп, аннан гына бала табу омтылышын «начар практика» дип атады. Аның фикеренчә, балага узуны кичектереп тору – бала таба алмауга һәм сәламәтлек белән бәйле башка проблемаларга китерә. Моннан тыш, өченче, дүртенче балаларны табу өчен вакыт кими.

«Җәмгыятьтә бөтенләй начар практика формалашкан: хатын-кыз башта белем алырга, карьера ясарга, аннан матди ягын тәэмин итәргә һәм соңыннан гына... бала табарга тиеш», – диде министр.

Бала табуны кичектереп торган хатын-кыз, киләчәктә әни булу проблемасыннан тыш, тагын бик күп гинекологик авыруларга дучар булырга мөмкин, диде ул. Баланы иртә табу бу авыруларның барлыкка килүенә профилактика булып тора, диде Мурашко.

Россиядәге кызларга, мәктәп чорыннан ук, башта бала табарга, ә аннан гына белем алырга һәм карьера төзергә кирәклеген аңлатырга кирәк. «Бу хәлне яңабаштан карарга кирәк. Бу – башкача аңлатылырга тиеш. Хатын-кыз баланы никадәр иртәрәк тапса, үзенең дә, баланың да сәламәтлегенә, һичьюгы – карьерасына да шулкадәр әйбәтрәк була», – дип йомгаклады министр.

Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисе урынбасары Татьяна Буцкая да министрның бу фикерен тулысынча хуплый, ул «еллар уза-уза организм яшәрми» диде.

«Безне медицина институтында ничек укыттылар? 35 яшьтән соң генетик патологияләр геометрик прогрессия буенча арта. Ягъни, балада генетик патологияләр булу шансы көн саен 2-3 мәртәбә арта», – дип сөйләде ул.

Буцкая фикеренчә, Россиягә «сагыз һәм джинсалар» белән бергә «үзең өчен яшәү» дигән башка кыйммәтләр дә килде.

«Элек ничек иде: институтка укырга керәсең, өйләнергә кирәк. 3нче курста укый, ә кияүгә чыкмаган, нишләп? Сәер», – дип аңлатты ул.

Хәзер хатын-кызлар 35 яшькә кадәр карьера ясый, ә 35 яшьтән соң тормышларында берни дә булмавын аңлыйлар: гаилә дә юк, бала да, ә иң мөһиме – инде сәламәтлек юк.

«35 яшьтә дә бала табып була. Хәзерге технологияләр белән 60 яшьтә дә тырышып карарга була, тик болар инде «технологик» балалар була. Шуңа күрә, әлбәттә, сәламәтлек саклау министрының фикерен хуплыйм», – диде парламентарий.

Буцкая беренче баланы 25 яшькә кадәр табу фактын «нормага кертергә» кирәк дип тәкъдим итте. Шулай ук ул, балалы яшь гаиләләр өчен түләүләр һәм ташламалы шартлар турында да искәртте. Бу – йөкле хатын-кызларга түләнә торган түләүләр, балаларга пособиеләр, миллионга җитеп килгән ана капиталы, 3нче бала тапкан өчен түләнә торган 450 мең сум.

«Институтларда да хәлгә керәләр, яшь әниләр дистанцион укуга күчә. Курс алар өчен җайлаша. Вузларда балаларга вакытлыча тору төркемнәре оештырыла», – диде рәис урынбасары.

«Бары тик дөрес карар кабул итәргә, бала табуны планлаштырырга кирәк, ә алга таба барыбер берүзең калмыйсың», – диде депутат.

Россиядә туучылар саны 1990 елдан башлап әкренләп артты, тик 2015 елдан башлап кими башлады. Иң күбе 2017 елда кимеде – 10,5%ка төште. 2020 елда туучылар саны 3,2%ка, 2021 елда 2,3%ка, 2022 елда 6,8%ка кимеде.

«Демоскоп» мәгълүматларына караганда, туучылар саны кимесә дә, абортлар саны кимү тенденциясе саклана, бу 1900 еллардан бирле күзәтелә. 1990 ел белән чагыштырганда абортлар саны 9,2 тапкырга кимегән.

Демографлар әйтүенчә, туучылар саны кимү өлешчә репродуктив активлык яшендә булган хатын-кызлар саны кимү белән дә бәйле. (80нче елларда туган хатын-кызларның күбесе 2000-2014 елларда бала табу яшендә була.)

90нчы елларда туган балаларның 42 процентын 20 яшьтән 24 яшькә хәтле булган хатын-кызлар тапкан. Ә балаларның 25 процентын 25-29 яшьлек хатын-кызлар тапкан.

Соңгы елларда бала табучы хатын-кызларның күбесе 25-29 яшьлекләр (2010 елдан башлап м якынча 31%). Әниләрнең дүрттән бере 20-24 яшьлек. 30-34 яшьлекләр дә якынча шушындый өлешне алып тора (2000 елда нибары 15% булган).

15-17 яшьлекләр арасында бала табучылар 3-4 проценттан 1%ка, 18-19 яшьлекләр – 12-13 проценттан 4%ка кимегән, 35-39 яшьлекләр 13 процентка (5%), 40-44 яшьлекләр 3%ка (1%), 45-19 яшьлекләр 0,2 процентка (2000 елда 0,04%) арткан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100