Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ак Барс» тренеры Әнвәр Гатиятулин: «Мин бит татар, татарча сөйләшергә тырышам»

news_top_970_100
«Ак Барс» тренеры Әнвәр Гатиятулин: «Мин бит татар, татарча сөйләшергә тырышам»
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

«Ак Барс» хоккей клубының баш тренеры Әнвәр Гатиятулин ни өчен матчтан соң узган конференцияләрдә комментарийларын татарча фразалардан башлавы турында сөйләде. Баш тренер уеннан соң узган һәрбер матбугат конференцияләрен журналистларны татарча сәламләүдән башлый, яңгыраган сорауларга татарча җавап бирергә тырыша.

«Ак Барс» тренеры Әнвәр Гатиятуллин һәркайда татарча сөйләшә: «Татар теле – туган телем»

Гатиятулин «Ак Барс» җанатарларына хөрмәт йөзеннән татар телен өйрәнүне мөһим дип саный.

Сезон башланыр алдыннан интервьюда, ачык итеп, татар телен өйрәнә башларга вәгъдә биргән идем. Вакыт бик юк, ләкин әлеге вәгъдәнең буш сүзләр булмавын күрсәтергә кирәк, дип санадым, процесс бара, аны башкалар да күрсен иде. Өстәвенә, мин – татар, татар теле – минем гаиләмдә өлкән буын сөйләшә торган тел. Аларга, иң мөһиме, җанатарларыбызга ихтирам йөзеннән хәзер татарча сөйләшергә тырышам, – дип сөйләгән ул «Чемпионат» порталына биргән интервьюсында.

Әнвәр Гатиятуллин тумышы белән Чиләбедән, ул 2024 елның май аенда, Зиннәтулла Билалетдинов сезон ахырында эштән киткәннән соң, Казанның «Ак Барс» хоккей командасы белән 2 елга контракт төзеде. Август аенда биргән интервьюсында ул татар телен өйрәнүе, Камал театрында узган Салават Фәтхетдинов концертына баруы турында сөйләгән иде.

Моңа кадәр Гатиятуллин матбугат конференцияләрендә «Исәнмесез», «Хәерле кич!», «Матур уен», «Матур җиңү» фразаларын еш кулланды. Ул – «Ак Барс» тарихында үз чыгышларында даими рәвештә татар телен кулланган беренче баш тренер.

Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

  • Әнвәр Гатиятуллинга 48 яшь. Ул – хоккей буенча Россиянең спорт мастеры, Россиянең атказанган тренеры. 2007 елда Чиләбенең «Трактор» хоккей мәктәбендә тренер булып эшли башлый. Иң зур уңышларга «Трактор»ның баш тренеры вазифасында ирешә, КХЛда 2 тапкыр – 2017/2018 һәм 2021/2022 сезон нәтиҗәләре буенча бронза медальләр ала. 2019 елгы дөнья чемпионатында җыелма командада бронза медаль яулый. 2020 елдан 2023 елга кадәр «Трактор»ны җитәкли.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100