Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айсылуның яшь егеткә кияүгә чыгуы турында: «Яшь хатын – илһам, ә бу очрак нормага сыймый»

Бер атна элек булган туйга кайтавазлар әле дә ишетелә. Сүз – Айсылу һәм Даниил Чижевскийларның татар халкы өчен гадәти булмаган һәм аңлавы, кабул итүе кыенрак булган язылышуы турында. Дин ягыннан бу – дөрес гамәлме? Ни дәрәҗәдә бу пиар? Бу һәм башка сорауларга җавапны «Интертат» язмасында табарсыз.

news_top_970_100
Айсылуның яшь егеткә кияүгә чыгуы турында: «Яшь хатын – илһам, ә бу очрак нормага сыймый»
Салават Камалетдинов

«Башта – әни, аннан – җаный», – дип язып калдырган бер укучыбыз социаль челтәрдәге пост астында. Шулайрак булып чыга инде. Әлбәттә, башта бу хәлне үземә кабул итүе дә кыен булды. Башымдагы: «Бу чынлыктамы?» – дигән соравыма «Казан» гаилә үзәге диварлары «әйе»җавап биреп торган иде. Дөньяда нинди хәл булмас, дигән гыйбарәгә инану өчен хәлләр туып кына тора.

Бу очракта мине иң кызыксындырган сорау – ислам дине күзлегеннән бу гамәл дөресме? «Телеграм»дагы пост астында Мөхәммәдҗан Садыйков бу темага болай язган: «Шәригать буенча уллыкка яки тәрбиягә алган бала үз балаңа тиңләнә һәм уллыкка яки тәрбиягә алган ата-ана белән алар арасында никах – харам».

«Шәригать ягыннан бу никах дөрес түгел, дип әйтә алмыйбыз»

Бу сорау белән «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллинга мөрәҗәгать иттем. Ул бу хәл турында хәбәрдар булуын әйтте. Аның сүзләренчә, бу очракта шәригать законнары бозылмый.

Беренче чиратта, шәригать күзлегеннән караганда, ир кеше белән хатын-кыз өйләнешкән вакытта яшь аермасы никахның дөрес булу яки булмавына тәэсир итми. Мәсәлән, яшь егетнең әбине аласы килсә, яки яшь кызның бабайга кияүгә чыгасы килсә дә, никах дөрес була. Шул ук вакытта Әбү Хәнифә мәзһәбендә тигезлеккә карата яшьләргә бер киңәш бар. Ягъни ир-ат һәм хатын-кыз социаль яктан, тормышка карашлары, кызыксынулары, шул исәптән яшьләре ягыннан да бер дәрәҗәдәрәк булырга тиеш. Тик бу киңәш ителеп кенә әйтелә. Никахның дөреслегенә тәэсир итми. Яшь аермасы ягыннан карасак, бу парның никахлары дөрес.

Әниме ул хатын-кыз, юкмы? Безнең ислам динендә «усыновление, «удочерение» дигән сүз юк. Опекунлык кына бар. Баланы тәрбиягә, асрамага алган вакытта, ул мираска кагыла алмый, чөнки ул туган түгел, аңа васыять кенә калдырып була. Ул бала үскәч, аңа кияүгә чыга яки өйләнә аласың. Шуңа күрә шәригать ягыннан бу дөрес булып санала. Мәсәлән, бу турыда Коръәндә әйтелә. Кызларны асрамага алсагыз, ул кызлар үскәннән соң, сез аңа өйләнә аласыз, диелә ирләргә. Мәһәр түләргә теләмәсәгез, өйләнмәгез, икенче кешегә бирегез, диелә. Шундый мәсьәлә генә бар. Шуңа күрә, шәригать ягыннан бу никах дөрес түгел, дип әйтә алмыйбыз. Хатын-кыз ул егетне бала чагыннан түгел, ә 14 яшеннән тәрбиягә алган. Дин буенча ул инде ир кеше дип санала.

Фото: © Салават Камалетдинов

Бу хәл ни өчен күңелдә авыр хис-тойгы калдыра? Беренчедән, хатын-кыз бу егетне тәрбия кылам дип, бала буларак алган. Аннан соң, күрәсең, гашыйк булган. Яшь егеткә күп кирәкми инде. Ул яшьтә гормоннар уйный, теләсә кайсы хатын-кызга ияреп китә ала. Дөресен әйткәндә, бу адымга уйламыйча барганнар, дип уйлыйм. Яшь егетнең башы әйләнгән. Ә хатын-кыз, үзенең яшен онытып җибәреп, яшь егеткә гашыйк булган. Бу – нәфси хисләр. Бу никахта «гаилә кору» дигән төшенчә юк, дип уйлыйм, шуңа авыр тойгы кала. Мөселман булсалар, шәригать буенча мондый никах дөрес була.

Минем күз алдында яшь аермасы бик зур булган парлар юк. Бу гаиләне тотрыклы дип әйтеп булмый, әйткәнемчә, бу – нәфси тойгылар. Алар тышкы кыяфәткә карап барлыкка килә. Ул парны күрдем. Апа үзен карый, яшенә күрә яшь күренә, әмма тора-бара ул картаер, ә егет яшь булып калачак әле. Проблемалар килеп чыгачак. Аерылуга китерергә мөмкин, хыянәт итү булырга мөмкин. Бу союз бары тик нәфси хискә нигезләнгән, анда рухи хисләр юк, дип уйлыйм, – дип сөйләде ул.

«Язылышуда туганнар булмаган, ул бит пресс-конференция җыйган»

Тагын бу союзны пиар ягыннан да карарга мөмкин. Рус эстрадасына күз салсак, анда ниләр генә булмый. Бәлки, бу – чит ил, рус эстрадасына иярергә тырышудыр. Бу турыда пиар буенча белгеч Рәйсә Борһаниева белән сөйләштек.

Хәзерге вакытта күпләр кемнедер шаккатыру максаты белән яши. Татар эстрадасында да шулай. Айсылу барысын да бер табакка салып болгаткан. Егетнең әтисе нинди булуы, балалар йортында ниләр күрүе турында сөйләгән. Күргәнме-күрмәгәнме без белмибез. Ул нәрсә сөйли, без шуны кабул итәбез. Без ышанабыз, чөнки тикшереп карау мөмкинлегебез юк. Кеше ул егетне кызгана. Халык жәлләп күтәрә икән, тиз популярлашасың, тик популярлыкны тотып кала аласыңмы – бу икенче мәсьәлә. Тик ул бер мизгелдә шулай фонтан кебек бәреп чыга. Чит илдә пиар агентлыклары эшли, шәхси пиар-белгеч белән эшләү киң таралган. Репутациягә тәэсир итә алырлык ниндидер хәл килеп чыга икән, пиарщикны чакыралар, ул килә дә репутацияне җайга сала. Анда пиар хәлне рәтләү өчен кулланыла, ә бездә кешенең дәрәҗәсен төшереп, популярлыкка ирешәләр.

Мине татар артистларының әхлакый йөзе нык борчый. Мин 20 ел журналистикада артистлар белән эшләдем. Аларны мактый-мактый, алар турында яза-яза, ул йөз бозылуга өлеш керткәнмен. Үзебез аларны аздырып бетердек, ни кыланса да ярый, дидек. Хәзер үзләрен өстен куялар. Алар да – халыкка хезмәт итә торган гади кешеләр, әмма үзләрен бер башка биек дип саный. Нәкъ укытучылар кебек, алар халыкны тәрбияләргә тиеш, ә алар халыкны боза.

Фото: © https://vk.com/r.burganieva

Әгәр кеше гаилә кору өчен ихластан өйләнешергә тели икән, ул аны тавыш-тынсыз гына эшли. Язылышуда туганнар булмаган, ул бит матбугат конференциясе җыйган. Халыкның игътибарын җәлеп итәр өчен әтисенең исемен дә искә ала, «шөкәтсез үрдәк баласы» да бар. «Даниилны үстерергә телим» дигән сүз әйткән – бу пиар-кампания оештыру өчен мотивация. Мәсәлән, мин Даниил турында да, «Ты супер» тапшыруы турында да белми идем. Хәзер беләм, чөнки бөтен пабликлар язып чыкты. Федераль массакүләм мәгълүмат чаралары да бу турыда язды. Аларның карашы Мәскәүгә юнәлгән.

Айсылу максатына иреште, бик яхшы психолог, үз фикерләренә ышандырырга тели. Беренче этабын ул бик яхшы үтәде.

«Микулай» фильмын карамадым, журналист Рәмис Латыйпов рецензиясенә таянып кына фикер йөртәм. Анда абый белән сеңел арасында сексуаль мөнәсәбәтләр – инцест кинога чыгарылган икән, нигә Айсылу ана белән бала ситуациясендә пиар ясамаска тиеш?! Алар бит күзәтә. Бу шау-шу чыгарган икән, алар да шулай эшләргә булган дип уйлыйм. Миңа калса, бу – 100 процент пиар. Бу яңалык бомба булып шартлады, стандарт булмаган вакыйга алар теләгән нәтиҗәне бирде.

Сәхнәгә күп очракта мин-минлекле, амбицияле, үзенә карата игътибар ярата торган кеше чыга. Популярлыкка ирешеп, аннан соң аны югалткан кешеләр, я акылдан шаша, яки төрле юллар белән популярлыкны кайтарып торырга тырыша. Бу – алар өчен наркотик кебек. Аның турында әз генә сөйләсәләр дә, хәтта начар итеп сөйләсәләр дә, ул ләззәт ала. Андый сыйфатлары юк икән, ул сәхнәдә озак тормый, – дип аңлатты ул.

«Бу – татар милләте өчен кыргыйлык»

Хатын-кыз язмышлары турында күп әсәрләр язган Нәбирә апа Гыйматдинова белән дә сөйләштем. Нәбирә апа Айсылуның әтисе белән бергә эшләгән булган.

Без Рөстәм абый белән бик дуслар идек, өлкә комитетында бергә эшләдек. Бик әйбәт, игътибарлы, талантлы кеше иде. Аны бөтен каләмдәшләре хөрмәт итә иде, бүген дә сагынып искә алалар. Ул эшкә кызын җитәкләп килгәнен дә хәтерлим. Ул кыз бик талантлы иде, музыкант булып китә торган кыз иде. Рөстәм абый да кызына зур өметләр баглады, танылуын теләде.

Мин укыдым. Мондый күренешләр руслар арасында таралганрак, алар табигый кабул итә. Татарлар арасында алай таралмаган бит инде. Бәлки, без белмибездер. Татар милләте өчен бу – кыргый әйбер, дип саныйм. Рус эстрадасы шаукымы татар дөньясына килеп керде. Үзләре беләдер инде. Әни белән бала мөнәсәбәте дигәндә, ул баланы күкрәк сөте имезеп үстермәгән, төннәрен йокламыйча үткәрмәгән. Ул үсмер егет булган. Мин монда әни белән бала күрмим. Кияү егете уйланырлык яшьтә, бала-чага түгел. Минемчә, аларның киләчәге якты булмас кебек. Бәлки, ике ялгызак бербөтен булып тормыш көтәргә җыенадыр. Ул яктан да уйларга кирәк.

Минем әсәрләрдә мондый геройлар юк, мин мондый әйбергә алынмас идем, – дип сөйләде ул.

Фото: © Рамил гали

«Яшь хатын – илһам, ә бу очрак нормага сыймый»

Татар телевидениесе йолдызы, югары категорияле диктор Абдулла Дубинның тормыш иптәше үзеннән 34 яшькә яшьрәк. Бу очракта инде киресенчә булып чыга. Аңа башта бу хәл турында сөйләдем, чөнки хәбәрдар түгел иде. Аның фикерен дә җиткерәбез.

Халыкка сабырлык телим. Без нигезләрне оныттык. Миндә башка очрак, Аллаһның рәхмәте. Хатын яшь булу – башка мәсьәлә. Ул – илһам. Ә менә бу очрак нормага чыккан. Андый гаиләнең киләчәге юк, дип уйлыйм. Бу табигатькә каршы килә. Мин хупламыйм инде, – дип сөйләде ул.

Бу хәл турында «ахырзаман» дип язучылар да күп булды. Шулай да без аларның чын ниятләрен белмибез. Гөнаһны үз өстебезгә алырга атлыгып тормыйк. Бәхет теләп куясы урынга. Җырчы Салават Миңнеханов шулай иткән. «Бәхетле булсыннар», – дигән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100