Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айсылу Габдинованың 40 яшьтә өч балалы танышы үлгән: «Өнгә килә алмыйм»

news_top_970_100
Айсылу Габдинованың 40 яшьтә өч балалы танышы үлгән: «Өнгә килә алмыйм»
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Җырчы Айсылу Габдинова социаль челтәрдәге аккаунтында кисәк кенә үлеп киткән танышы турында сөйләде. Гүзәл исемле танышы лазерлы эпиляция ясый торган мастер була. Җырчы аның белән соңгы тапкыр июль аенда языша. Шушы көннәрдә Айсылу Габдинова мастерының үлүе турында белеп ала.

– Ярты ел буе лазерлы эпиляция ясый торган мастерга йөрдем. Аңа 40 яшь иде. Бала табар алдыннан йөрүдән туктадым.

Мин сөйләшергә яратам. Хатын-кызларның уртак темалары табыла. Аның белән дә сөйләшә идек. Ул бик ачык кеше иде. 3 кызы бар. Күптән түгел ире белән яхшы торак комплексында квартира сатып алганнар. Тормышында бар да яхшы иде.

Шушы көннәрдә процедураларны яңартып җибәрергә булдым. Шул мастерның номерын таптым. Карасам, фотосында шәм рәсеме тора. Мин, якыннары белән берәр нәрсә булгандыр, мөгаен, әлегә язылмау хәерлерәктер, дип уйлап, фотосын ачып карадым. Статусында: «Гүзәлнең йөрәге 11 август көнне тибүдән туктады. Ул арабыздан китте», – дип язылган иде. Шаккаттым. Бүген кеше бар – иртәгә юк. Шушы хәлдән һаман да өнгә килә алмыйм, – дип сөйләде Айсылу Габдинова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100