Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айсылу Габдинова: «Ирем – минем беренче мәхәббәтем»

«Интертат» Айсылу Габдинова белән сөйләште.

news_top_970_100
Айсылу Габдинова: «Ирем – минем беренче мәхәббәтем»
Айсылу Габдинованың шәхси архивы

Җырчы Айсылу Габдинованың август аенда улы туганын язган идек. 4 октябрьдә уллары Арсланга 2 ай булган. Яшь ананың йөклелек чоры әйбәт, сизелми генә узган. Шунысы кызык: җырчы шәхси тормышын күрсәтми диярлек. Хәтта күпләр аның кабат кияүгә чыгып, бәби алып кайтканын да сизми калган. Ә без, үз чиратыбызда, яшь әти-әнигә һәм аларның нәни улларына исәнлек теләп, хәбәргә чыктык.

Айсылу, әни булуың белән. Эйфория әле дә бармы?

Рәхмәт, Эльза. Әйе. Иң зур бәхет – балам.

Кияүгә чыгуыңны, йөклелек чорыңны күрсәтмәдең. Гадәттә, артистлар бар этапларын күрсәтеп бара. Ни өчен?

Чөнки бәхет тынычлыкны ярата. Күз тиюгә ышанам. Интернетта сиңа бөтен кеше дә бәхет теләп утырмый. Үзем өчен курыкмыйм. Якыннарымны саклыйсым килә.

Улыгызга исемне язылучыларың белән сайладың кебек. Әллә ул исемне алдан уйлап куйган идегезме? Авырлыгы, буе? Кемгә охшаган?

Исемне баланың малай булуын белү белән әтисе сайлады һәм мин ризалаштым. Язылучыларыма дөрес җавапны сайларга тәкъдим иткән идем. Улыбыз Арыслан 4 килограмм авырлык белән туды. Хәзер дә тиз үсә. Ашарга ярата. Тьфу-тьфу.

Ирең белән кайда таныштыгыз? Кайсы өлкәдә эшли?

Бу, гомумән, бик кызыклы тарих. Ирем – минем беренче мәхәббәтем. Кайчандыр без аның белән бер музыка мәктәбендә укыган идек. 14 ел үткәч, очраклы рәвештә күрештек тә, бергә булырга булдык, сузмадык. Русча әйтмешли, «первая любовь не ржавеет». Ирем музыкага, сәхнәгә бәйле кеше түгел.

Чыгышлар ясарга да җитешәсең. Улыгызны кем белән калдырасың?

Әйе, 2-3 сәгатькә чыгыш ясарга барып кайтам. Бу – минем өчен релакс. Өйдә генә утыра торган кеше түгел мин. Сәхнә мине яшәтә, көч бирә. Рульгә утырып, чыгыш ясарга бару – үзе бер рәхәт. Бәби белән әти-әниләр булыша инде. Минем эшләвемне хуплыйлар. 84 яшьлек нәнәем Зоя авыррак йөрсә дә, миңа булышам дип, 400 чакрымнан – Башкортстанның Бакалы районы Катай авылыннан килеп җитте. 1 атна бездә торды. Әле ул – бик күп баланың кендек әбисе.

Ялгышмасам, Казанның 1нче бала тудыру йортында тапкансың, һәм сиңа коридорда ятарга туры килгән.

Әйе, Арысланны Казанның 1нче бала тудыру йортында таптым. Килешү төзеп таптым. Килешү белән табу нәрсәсе белән аерылды? Мин табибны үзем сайладым. Калган барлык шартлар шул ук. Килешү үзе 31 мең сум тора. Табибым бик ошады. Анысы – иң мөһиме. Бөтен җирдәге кебек, бик яхшы һәм бик үк яхшы булмаган хезмәткәрләр бар. Мин яткан вакытта табучылар бик күп иде. 1 тәүлек коридорда яттым. Шунысы әйбәт булды: палатага караганда анда җиләсрәк һәм һава бар иде. Ашау «так себе». Мин көн дә гаиләм алып килгәнне ашадым. Аерым ята торган һәм «Ана һәм бала» палаталары бар.

Тагын шуны әйтә алам. Бала тудыру йортында ятканда шундый әйбәт кызлар белән бер палатада туры килдек. Берсенең улы Лев иде, ә безнең исем Арыслан булды.

Йөклелек чорында җыелган авырлык кими барамы? Әллә, киресенчә, арттымы?

Йөкле вакытта тазарырмын дип курыктым. Күп кенә дус кызларым 25 килограммны җыйдылар. Йөклелек чорымда мин бары 7 килограммны өстәдем. Әле бу – бала 4 килограммлы дип исәпләгәндә. Бала тудыру йортыннан чыкканда, балага узганчыга кадәрге авырлыгымнан 3 килограммга әзрәк булып чыктым.

Балага узганчыга кадәрге вакытымны алсам, хәзерге Айсылу миңа күпкә ошый. Күрәмсең, улым яшь, матур әни теләгән.

Бармы яратмаган нәрсәң? Нәрсә эшләргә яратмыйсың?

Алдашканнарын, икейөзлелекне яратмыйм. Иртән торып, өйдә ашарга тәмле әйбер булмавын яратмыйм. Тузган өйне, пычрак идәннәрне җенем сөйми.

«Алабута» кебек тагын берәр хит кирәк дип санамыйсыңмы?

Әлбәттә, һәр башкаручы үзенең хитлары булуын тели. «Алабута» кебек түгел, берәр мәгънәле, үзеңнең тавыш мөмкинлекләреңне күрсәтә торган җыр булуын теләр идем. Юкка гына 10 ел буе җырчы һөнәренә укымадым. Репертуарым бик зур. Ләкин шулай килеп чыга – «Алабута» кебек җырлар хит булып китә. Кияүгә чыккан вакытларда, авырлы чакта җыр икенче планга китеп торды. Хәзер инде яңа сулыш белән башкача иҗат итәргә, җырлар язарга исәп бар. Бала белән бу ничек мөмкин, шулай иҗат итәчәкмен.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 2 март 2024
    Исемсез
    Перевод ужасный ничего не понятно
  • 12 октябрь 2023
    Исемсез
    Айсылу өчен шатбыз. Беренче ире белән әллә ни туры килеп тормыйлар иде. «Первая любовь не ржавеет»ны дөрес әйткән))))
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100