Яңа гына улы тууы белән тамашачыларын аптырашта калдырган яшь әни Айсылу Габдинова көмәнле вакытта төшкән матур фотолары белән социаль челтәрдәге сәхифәсендә уртаклашты.
«Бу фотолар май азагыннан бирле үз чиратын көттеләр инде. Гел матур, җылы вакытта декретка чыгып, рәхәтләнеп урамда йөрергә тели идем. Шулай килеп чыкты да! Көн дә 10 мең адым үттем.
Бала тудыру йортына 7 кг га артып кергән идем, 10 кг кимеп чыктым», – дип язган җырчы.
Айсылуның тамашачылары һәм укучылары әни булуы белән котлауларын язуны дәвам иткән.