Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айсылу – Даниил пары турында: «Популяр апаларына ияреп йөргән егетләр танылып китте»

news_top_970_100
Айсылу – Даниил пары турында: «Популяр апаларына ияреп йөргән егетләр танылып китте»
https://vk.com/r.burganieva

Журналист Рәйсә Борһаниева «Интертат» сайтында чыккан «Тәрбиягә алган егеткә 53 яшьтә Айсылу кияүгә чыкты: «Иң мөһиме – күңел яшь булу» дигән язмага карата үз фикерен белдерә.

«Социаль челтәрдә Айсылу белән Даниил хакындагы әлеге яңалыкка карата язылган бер фикер белән тулысынча килешәм – өлкән яшьтәге ир яшь кызны үз канаты астына алса, шулай тиеш кебек кабул ителә. Тандем киресенчә булса – гайре табигый хәл.

Шул рәвешле игътибар җәлеп итү трендын эстрадабызда Венера Ганиева белән Мөнир Рахмаев, Хәмдүнә Тимергалиева белән Илһам Шәриф, Хәния Фәрхи белән Дәниф Шәрәфетдинов башлап җибәреп, Ләйлә Дәүләтова белән Ранил Нуриев, Лилия Хәмитова белән Руслан Трапезников, Лилия Муллагалиева белән Рифат Хөснияров дәвам итте. Популяр апаларына ияреп йөргән егетләр чыннан да танылып китте.

Руслан Трапезниковтан башка. Ул балакай ни генә кыланмады инде билгеле шәхес булу өчен – сөйгәне Евгения белән клиплар төшереп, телевизион тапшыруларда катнашты, аннары традицион җенси ориентациядә булуына шик уята торган сәер клип тәкъдим итте:

Ләкин популярлыкка ирешә алмады. Әни белән улның өйләнешүе очрагында исә тар даирәдә генә билгеле хатын әтисе – халык шагыйре Рөстәм Мингалимнең данын куллана. «Минем Даниилны үстерәсем килә. Аның тавышы белән арткы планда калырга ярамый. Мин аңа ышанам. Безнең максат – Мәскәү», – дип сөйли Айсылу. Медиа кырында шулкадәр үстерде, танытты инде ул аны соңгы арада, максатына иреште.

Әңгәмә белән танышканда, тагын бер җөмләгә игътибар иттем: «Чижевская-Мингалим булып калам. Даниил Чижевский була». Законлы никахны теркәгәндә, гадәттә, хатын ир фамилиясен ала яки кыз фамилиясен калдыра. Ә монда Даниил кияүгә чыккан, ләбаса. Айсылу аның ирлегенә зыян китерү турында уйлап та карамый.

Халык тыелган темаларга язылганны укып чәйнәргә, аһ-ваһ килеп акыл сатарга ярата. Гаилә мөнәсәбәтләрен халыкка сөйләп тору – эстрада вәкилләренең иң яраткан шөгыле. Чөнки тамашачының күбесенә мунчада кү… пешкән Зөлфирәләр кыйссасын көлә-көлә уку кызык.

Ясалма күкрәк куйдыру, бозым эшләтүгә юлыгу, виртуаль мошенниклар кармагына эләгү, кем кемнән нәрсә урлаган – колак шиңәрлек хәлләр. Хәзерге вакытта «Ямьле» төркемендә җырлаучы Вероника Кузнецованың борын-борын заманда күкрәкләрен иминиятләштерүе турында эпатаж хәбәрләре дә хәтердән җуелмады. Күрәселәр алда әле...» – дип яза журналист «ВКонтакте» челтәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100