Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айрат махсус операциядә песи баласын да кайгырта: «Бөтен җиргә дә үзем белән алам»

news_top_970_100
Айрат махсус операциядә песи баласын да кайгырта: «Бөтен җиргә дә үзем белән алам»
Айрат Мөхәмәдеевның шәхси архивыннан

Моннан 1 ел элек «Интертат» махсус операция бара торган урыннарда БМП (пехота машинасы) өстендә биеп танылган Айрат Мөхәмәдеев турында язган иде. Айрат – Башкортстанның Бүздәк районы Кыска Елга авылы егете.

Айратның хәлләрен сорашып, аның белән элемтәгә кердек, ул хәзер дә хәрби хезмәттә. Егетнең бу көннәрдә блиндажда төшкән фотоларында бер матур песи баласы да күренә. Айрат тормышында дүрт аяклы дусты – «Татарка»ның әле атна ярым элек кенә пәйда булуын сөйләде.

Фото: © Айрат Мөхәмәдеевның шәхси архивыннан

«Күрше позициядән табып алып кайттым. Бик кечкенә әле ул. Берничә көн буе сөтне авызына тамчылап тамызып, ашарга өйрәттем. Хәзер үзе ашый инде, сөт, паштетлар ярата. Кичә тавык ботыннан да авыз итте. Безгә хәзер бергә күңеллерәк, бөтен җиргә дә үзем белән алам, БМПда йөртәчәкмен. Моның өчен махсус «переноска» сатып алдым», – диде Айрат.

Ул песиенә «Татарка» дип исем кушкан.

Фото: © Айрат Мөхәмәдеевның шәхси архивыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100