«Әйләнеп кайтыгыз» җырының авторы Мансур Шиһапов мәңгелеккә туган ягына әйләнеп кайтты
Бүген татар җәмәгатьчелеге шагыйрь, популяр җырлар авторы Мансур Шиһапов белән хушлашты. Карлы-буранлы иртә булуына карамастан, Зур Концертлар залына иҗатташы белән хушлашырга театр артистлары, язучылар һәм башка күренекле шәхесләр күп килде. «Интертат» хушлашу мәрасименнән репортаж тәкъдим итә.
Хушлашу чарасын Татарстан Язучылар берлеге рәисенең оештыру эшләре буенча урынбасары Рифат Җамал алып барды. Ул үзе дә истәлекләре белән бүлеште.
Мин Мансур абый белән соңгы мәртәбә яз көне күрештем, – диде Рифат Җамал. – Озак еллар урын өстендә ятуына карамастан, ул оптимист иде. Мин аның планнарына, теләкләренә, омтылышларына гаҗәпләнеп карап тордым. Ул – оптимист та, гаять зур шәхес тә. Кыенлыклар, авырлыклар узып, үзен саклап кала алды.
Мансур абый озак еллар Зур Концертлар залы директоры булып эшләде. Аның моннан озатылуы – безнең өчен зур шатлык. Язучылар берлеге исеменнән мин аның гаиләсенең кайгысын уртаклашам. Мансур абый, авыр туфрагың җиңел булсын.
Беренчеләрдән булып Татарстанның мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов кайгы уртаклашты.
Мансур абый бик матур, зыялы, чын татар гаиләсе корды. Мансур Шиһаповның үлеме безнең өчен зур югалту. Күңелләрдә аның якты истәлеген яшәтербез. Туганнарына иң җылы сүзләремне җиткерәм. Ходай аларга сабырлык бирсен. Мансур абыйның урыны җәннәттә булсын, – диде Ленар Хәкимҗанов.
Балык Бистәсе районыннан район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова килгән иде.
Районыбызның горурлыгы булган күренекле шәхесләребезнең берсе – Мансур Шиһаповны соңгы юлга озатабыз. Мансур абый һәрвакытта үзенең кечкенә Яншык авылы малае булуы белән горурланып яшәде, – диде Фирдания Әхмәтҗанова. – Ул һәрдаим якташлары белән элемтәдә булды, ел саен үткәрелә торган авылдагы Сабантуйларга, башка әһәмиятле чараларга бик теләп кайта иде. Мансур абый шулай ук китапханәләрдә, музейларда, мәдәният йортларында уза торган чараларның да иң кадерле кунагы булып, үзенең шигырьләренә язылган матур җырларны тыңлап, безне куандыра иде.
Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев якташы Мансур Шиһапов белән бәйле яшьлектә булган кызыклы вакыйгаларны искә төшерде.
Без Мансур белән бер мәктәптә укыдык. Ул миннән әз генә яшьрәк иде, – диде Равил Шәрәфиев. – Мине, 10нчы классны бетергәч, клуб мөдире итеп куйдылар. Ул клубка килсә, мин аны: «Дәресеңне әзерлә», – дип куып кайтара идем. Безгә укучыларны клубка кертмәскә кушылды. Мансур үзенең бер юбилеенда: «Равил Шәрәфиев кирза итеге белән мине клуб баскычыннан тибеп төшерде», – дип сөйләгән иде. Әйе шул, мин аны туры юлга илттем. Шуннан бирле ул иҗат белән шөгыльләнә башлады.
Мансур, нинди эшкә тотынса да, бөтенесен булдыра ала торган гаҗәеп талант иясе иде. Ул театр училищесын бетерде, менә дигән артист буласы иде. Ни өчендер ул җитәкчелек эшенә китте, театрлар җитәкләде. Шулай да, аны иң таныткан шөгыле шигырьләр язу булды. Аның шигырьләре күңелгә ята торган чын җыр иде. Аннан соң ул юморны гаҗәеп шәп сөйләде. Аңа авантюралы романмы, повестьмы язарга кирәк иде. Аның фантазиясе шәп булды. Бер сөйләгән әйберен тагын бер кат сөйләтсәң, бөтенләй башка төрле итеп китереп чыгара иде. Аны яңадан шулай тыңлый идек.
Кыскасы, Мансур Шиһапов – киң кырлы талант иясе, олуг шагыйрь. Аның шигырьләре – хәзер җырлана торган килде-китте түгел. Аныкылар әйбәт җырлана.
Без аны бүген соңгы юлга озатабыз. Аның монда кызлары утыра, Клара ханым, энесе. Кайгыгызны уртаклашам. Бу – безнең уртак кайгыбыз. Урыны җәннәттә булсын. Аның җырлары яңгыраячак. Мансур Шиһапов исеме халык телендә булачак.
Татарстанның Халык язучысы Рабит Батулла:
Мансур кабатланмас шәхес иде. Аның сәләте төрле өлкәләрдә ачыла барды. Аның башка язучылардан бер аермасы бар. Без, язучылар, мал таба белмибез, мал тапкан кешеләрне сүгеп язабыз, шуның белән тамак туйдырабыз. Иҗатны һәм мал табуны берләштерә белгән кеше – ул безнең Мансурыбыз. Мансурныкы кебек төрле яктан килгән сәләт бөтен кешегә дә бирелми.
Без Мансур белән берничә театрда бергәләп эшләдек. Курчак театрында да, Тинчурин театрында да. Ул вакытта артистлар ватылып беткән машиналарда күчмә тормыш алып бара. Толыплары ямаулы, машиналары сүнә. Ул Курчак театрына килде дә, Мәскәүгә барып, җылы автобус алып кайтты. Аңа кадәр булмаганмы икән соң ул автобуслар? Ул чыгып китте, алып кайтты. Аның шундый сәләте бар иде.
Мансур кешеләргә елмаю өләшкән кеше булды. Ул шуның белән бәхетле дә иде. Бәхилләшү вакыты да килеп җитте. Урының җәннәттә булсын.
Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов:
Үлем үкенечсез булмый, диләр. Күңелдә әрнү, Мансур абыйның легендар җырлары кебек җан ярсуы калды. Мансур абый авыр хәлдә ятса да, соңгы көненә кадәр иҗат белән яшәде. Аның безнең «Яңа татар җыры» конкурсында катнашасы килде. Ни кызганыч, әллә аның авыруы сәбәплеме, әллә безнең яктан игътибар җитмәдеме, без аның документларын эшләп өлгермәдек. Гафу ит, үпкәләп, рәнҗеп китмә, Мансур абый. Ә бит Мансур Шиһапов дәрәҗәсендәге – классик дәрәҗәдәге текст авторлары бүген безгә бик кирәк. Мансур абый җыр сәнгатендә, бигрәк тә текст өлешендә, безгә классик үрнәк калдырып китә. Мансур абый фестивальләр оештырганда миңа бик күп ярдәм итте. Зур Концертлар залы директоры буларак та. Ул бу залның әһәмиятен белә иде.
Язучы, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Ринат Мөхәммәдиев:
Милләт әдәбиятының, мәдәниятенең легендасы озатабыз. Мансур абый белән без озак еллар бер коллективта эшләдек. Мин үз гомеремдә бик күп кешеләр белән эшләдем, тик Мансур Шиһапов кебек гайрәтле, хезмәтчән, аның кебек мәдәнияткә, әдәбиятка, дуслар өчен җанын биргән шәхесләрне сирәк очраттым.
Ничә ел Язучылар берлегендә эшләп, үзенә хет бер кечкенә исемме, бүләкме дип сүз кузгатмады, ә халык аның җырларын без яшь чактан бирле җырлый. Бу – Мансур абыйның тыйнаклыгын күрсәтә торган сыйфат. Ул чын мәгънәсендә милләтебезнең улы иде. Нинди генә авыр еллар булмасын, ул һәрвакыт зур шәхес, чын шагыйрь булып калды. Мансур абый безнең күңелләрдә мәңге яшәсенә иманым камил. Урының җәннәттә булсын. Син чын егет булып яшәдең һәм чын егет булып күңелдә каласың.
Клара ханымның, аларның алтын кебек ике кызларының, туганнарының, бөтен каләмдәшләренең кайгыларын уртаклашам.
Татарстанның Халык артисты Асаф Вәлиев:
Мансур абый җырлы шагыйрь иде. Аның шигырьләре моң булып агыла иде. Мин башкарган «Әйләнеп кайтыгыз» җыры да «Агыла тын гына җыр булып моң гына» дип башлана. Аның шигырьләре үзләре җырлап тора кебек иде. Бик мәгънәле. Мансур абый, минем сиңа бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Урының җәннәттә булсын. Якыннарыңның кайгысын уртаклашам.
Хушлашу чарасыннан соң, Мансур Шиһаповның җәсәден туган ягына – Балык Бистәсе районы Яншык авылына җирләргә алып киттеләр. Озата баручылар арасында Мансур Шиһаповның авылдашы, танылган журналист Данил Сәфәров та бар иде. Ул «Интертат» хәбәрчесенә күренекле авылдашы турында җылы истәлекләрен сөйләде.
Мин бала чакта авылга каникулга кайтып йөрдем. Кечкенәдән, Мансур абыйны күреп белгәнче үк, мин аның авылдашы булуым белән горурлана идем, чөнки ул әти-әниләрнең, туганнарның һәрвакыт телендә булды, – диде Данил Сәфәров. – Иҗат әһелләре, үзләренең мирасыннан тыш, туган якларын да дөньяга таныта. Мансур Шиһапов та кечкенә генә Яншык авылын танытты. Иҗат әһелләре белән аралашканда Яншык авылы телгә алынса, һәрвакыт Мансур Шиһапов искә төшә иде.
Бүген Мансур абыйны Яншыкка алып кайтып җирлибез. Белүемчә, ул үзен, туган туфрагыма иңдерегез, дип әйтеп калдырган. Ел саен 9 Май бәйрәмендә без анда зиратны чистартабыз. Мансур абый атлап йөри алмаса да, әнинең энесе Васил абый Шәрәфиев аны быел өмәгә алып килде. Мансур абый машинаның ачык ишегеннән безнең эшләгәнне озаклап күзәтеп утырды. Өмәгә җыелган бөтен ир-ат аның белән күрешеп, хәлен белешеп үтте. Бүген дә Васил абый мәрхүмне җирләү мәсьәләләрен кайгыртып йөри.
- Мансур Шиһапов җырлары
- Мансур Шиһапов: «Мине хатын-кызларны көчләүдә гаепләп, утыртмакчылар иде»
- Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мансур Шиһапов белән хушлашу чарасыннан фоторепортаж
Мансур Әхмәт улы Шиһапов 1940 елның 1 маенда ТАССРның Балык Бистәсе районы Яншык авылында туа.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1980), Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1996).
Балык Бистәсе районының Олы Солтан авылы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул Казанга килә. 1957-1961 елларда В.И. Качалов исемендәге Зур театр каршында оешкан театр студиясендә белем ала, соңрак Казан театр училищесын һәм Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлый.
Аның шигырьләренә 50дән артык җыр иҗат ителгән. Мансур Шиһапов күп кенә еллар дәвамында Курчак театры, К.Тинчурин исемендәге дәүләт театры, Г.Камал исемендәге театр директоры урынбасары, С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залының директоры булып эшләде.
1969-1972 елларда Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә нәфис сүз остасы булып эшли.
Күпсанлы җырлар авторы: «Әйләнеп кайтыгыз», «Аккош белән сөйләшү», «Туй күлмәге», «Яшьлегем эзләре», «Өлешемә тигән көмешем» һәм башкалар.