Мансур Шиһапов: «Мине хатын-кызларны көчләүдә гаепләп, утыртмакчылар иде»
Шагыйрь Мансур Шиһапов әңгәмә башында миңа: «Инсульт кичердем, бераз «тормозить» итәм», - диде. Әйе, ул авырый, таякларга таянмыйча йөри дә алмый. Әмма көр тавышын, юмор хисен югалтмаган Мансур абый.
«Шигырь укысам да, хатирәләрне яңартсам да елыйм»
Шигырь ничек туа, Мансур абый?
Мин әз яздым бит, сеңел. Шагыйрь булам димәдем, китап чыгару максаты белән язмадым. Йөрәгем, күңелем, җаным сораганда гына иҗат иттем. Шигырьләр ничек туа?.. Сөйләсәм ярыймы?
Сөйләгез, абый, әлбәттә!
Без, әти сугышка киткәндә, биш малай булып калдык. Мин төпчеге идем. 40нчы елда тугач, әтине күрергә өлгермәдем. Ул кайткан көнне онытып булмый, кайтуын зарыгып көтә идем. Әтинең кайтуын белгәч, әни: «Аяк-кулы бармы?» — дип сораган иде. Әти инвалид булып кайтты… Мине күргәч, күтәреп алды, әмма бирергә бернәрсәсе дә юк иде. Шулай да югалып калмады, күкрәгеннән бер медален алып бирде. Әтинең кайтуы сөенеч иде, әлбәттә, әмма күңелгә охшап бетмәгән бер ягы бар иде. Әти кайткач, мине әни яныннан мич башына кудылар. Моңа кадәр әни белән йоклый идем. Менә шул.
Әти кайткач, сеңлем һәм энем туды. «Син бәхетле, сеңлем Рәшидә, бәхет сиңа үзе ташланды. Май бәйрәме белән бергә синең сулыш алу көнең башланды», — дип язып куйган идем. Кыз тугач, өебез шатлыкка тулды.
Әти биш ел урын өстендә ятты да июньнең уникесе китеп барды. Туберкулез иде анда. Әти үлгән көнне мин тайлар көтә идем. Берәү килде дә: «Әхмәтдин абый малае бит син. Әтиең үлгән синең, өеңә йөгер», — диде. Шулай итеп миңа 11 яшь тирәсендә әтине җирләдек. Итәк тулы бала әтисез калды.
Абыйлар башка авылдагы мәктәпкә йөреп укыды. Мәктәпне бишлегә генә тәмамлагач, имтихан да тапшырмыйча, Казан педагогия училищесына укырга керде алар. Берсе гомер буе туган авылым — Балык Бистәсе районы Яншык авылында мәктәп директоры булып эшләде.
Мин 20 чакрым ераклыктагы Олы Солтан авылына барып укыдым. Атна саен өйгә кайта идем. Бер көнне авылга кайтканда, абыйларымның берсе Казаннан кайтып килә иде. Ул Рәмзия исемле бер туташка гашыйк булган икән. Абый: «Аның янына барган саен, Алпавыт бакчасына кереп, алма җыям», — дип сөйләде. «Алма бакчасына кереп, сиңа алмалар җыям, яратканыңны йөрәгем белән тоям. Ай, җаным, Рәмзиям, сандугачым син, диям. Яшьлегемнең таң йолдызы, синең утыңда көям», — дип яздым. Бу вакытта мин уникедә. Менә шулай итеп шигырь яза башладым.
«Яшьлегем эзләре» җырының тарихы бармы?
Сара Садыйкова белән күршедә торабыз. Тукта, хәзер дөрес итеп сөйлим… Мин, абыйлар киңәш иткәч, Казанга килдем. «Педагогиягә кер, укы, кеше булырсың», — диделәр. Елга портыннан җәяү барганда: «Татар дәүләт академия театры яшьләрне җыя, училище ача», — дигән игъланга тап булдым. Сугыш вакытында училище ябылган иде. «Минеке бит бу, барыйм әле», — дим. Имтиханнарны уңышлы бирдем, икенче этапка дәштеләр. Бу вакытта «пед»ка документлар бирергә соңга калган идем инде. Икенче имтиханны да тапшырып чыктым. Ширъяздан Сарымсаков, Хөсәен Уразиков, Празат Исәнбәт һәм башкалар — минем укытучыларым. Алар: «Була синнән», — диде. Укыганда ук Академия театрында рольләр башкардым…
Училищены тәмамлагач, ни булды?
Рәшидә Җиһаншина (1964-1975 елларда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры директоры — ТИ) мине урынбасар итеп чакырды. Аннан соң мине Курчак театрына директор итеп куярга тәкъдим иттеләр. Рәшидә апа: «Урламаса, эшләр. Акчага бик кызыга», — дип әйткән мине чакыручыларга. Акчаның булмаган чагы… Хезмәт хакын он белән түлиләр иде. Курчак театрында озак эшләмәдем. 1979 елда Күчмә театрга директор итеп билгеләндем. Ренат Харис ул вакытта мәдәният министрының урынбасары иде. «Әйдә, үзгәртәбез», — ди. Күчмә театрын без Драма һәм комедия театры иттек. Аның статусы үзгәрде, артистларның хезмәт хакы артты.
Әле мин Филармониядә дә эшләп алган идем. Әлфияләр, Илһамнар белән бергә эшләдек. Әле Әлфиянең еш кына: «Малай, ни хәл? Малай, син исәнмени әле?!» — дип шаяртканын хәтерлим.
Берсендә Казан урамнарыннан барам, Шәймиев алдыма килә. Исәнләште дә: «Карале, егет, безгә бик яхшы директор кирәк», — ди. Ул вакытта концерт залы салалар иде. Ике көн дә үтмәде, Халәф Низамов (1991-1998 елларда Президент Аппараты җитәкчесе — ТИ) миңа шалтыратты. Шәймиев аны соңыннан куып җибәрде. Аңа каршы «бунт» күтәргән иде ул. Ул: «Сиңа тукталдык», — диде. Мин Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залының беренче директоры булдым. 15 ел биредә эшләдем. Начар булсам, 15 ел эшләтмәсләр иде әле… Шунда юбилеем дә үтте, әмма барасым килмәгән иде. Әле ул юбилейга Шәймиевның энекәше — Фәрдиев тә конверт бирде. Ачып карасам — 200 мең сум акча тыккан!
Ник барасыгыз килмәде?
Гарип-гораба… Бәхетсезлеккә, хатыным Кларада яман шеш таптылар. (Без килгәндә Клара ханым хастаханәдән химиотерапия алып кайткан иде генә - авт.). Мин инсульт кичердем. Хәзер ел ярым ятам инде. Дөресен әйтсәм, 80гә кадәр яшәрмен дип уйламаган идем. Яшим әле менә.
Балачакта колхоз кырыннан черек бәрәңге җыя идек. Бервакыт прокурор килеп чыкты. Кулымда таяк бар иде, шуның белән прокурор атының башына суктым. Төште дә: «Атам», — ди. Пистолетын миңа төбәде… Әни: «Үтермә баламны», — ди. Атмады, исән калдым. Менә шундый заманда үстек без. Күпне күрдек, төрле авырлыклар аша үтеп, кеше булдык.
Әле 80 яшьлек юбилей кичәмдә Зур концерт залының директорын: «Минем әле 100 яшемә кадәр өч юбилей уздырасым бар. Сез исән булмассыз инде», — дип көлдерткән идем. Юбилеем үземә ошады, яхшы артистлар килде. Беренчедән, Алинә-Азат Кәримовлар. Филүс Каһиров та, Чулпан Йосыпова да әйбәт җырлады. Нинди сорау биргән идең әле?
«Яшьлегем эзләре» турында иде...
Әйе, Сара апаны сөйли башлаган идем. Без күршеләр идек. Бу вакытларда әнине авылдан алып килдем. Җиде баладан миңа гына сыйды ул. Әни авырый иде. Сара апа безгә кергәли иде. Бер көнне миңа: «Мансур, син җырлар язасың бугай. Авылыгызда асылмалы күпер бар. Шунда утыр да бер авыл җыры яз әле», — диде. «Чишмәләр җырлыйлар җыр итеп, җырлыйлар яшьлегем хисләрен. Мәңгегә сакласын авылым давыллы яшьлегем эзләрен…» — дип яздым. Сара апага да бу юллар ошады. Әмма көе юк та юк. Ник һаман язмыйсың, дип сорадым. «Мансур, мин аны яздым инде. Ул мендәр астында кычкырып ята, нотага гына саласы калды», — диде. Илһам Шакировка бер сөйләгәнем дә бар: «Бу җырның сүзләре безнең күпер астында, музыкасы Сара апаның мендәр астында туды». Аны беренче булып Нәфисә Вәсилова җырлады. Аның кебек бу җырны җырлаучы юк та.
Хәзер менә инсульт булгач, авылга да кайткан юк. Әмма әти-әни янына бер кайтам әле… Авылны сагынам, авыл җанлы кеше мин. «Елап калган әнкәемнең йөрәге ярасы мин…»
Елыйсызмы?
Шигырь укысам да, хатирәләрне яңартсам да, елыйм. Гадәтем шул, йомшак күңелле мин.
Сара апаның иҗатын башта бәяләмәделәр кебек?..
Үзешчән иде бит ул. Минем дә шигырьләремне аңа бирәсем килми иде. Әйе, аны бәяләп бетермәделәр. Нәфисә Вәсиловага ул: «Чукынчык син, мин сиңа җыр яздым, ә син атказанган булдың», — дия иде. Сара апа бик сәер кеше иде. Фатир күршесе белән уртак тел таба алмады. Алар үзара хат язышып әрләшәләр иде. Фатир күршесе миннән: «Кем соң ул?» — дип русча сорагач: «Татарларның Пахмутовасы бит ул!» — дидем.
Сара апа берсендә ачкычын җуйган да өйгә керә алмый тора. Өстенә дүрт халат кигән, ачкыч нәкъ беренче халатының кесәсендә булып чыкты. Сәеррәк иде ул… Аның янына Гомәр Бәширов, Нәби Дәүли килеп йөриләр иде. Ә мин җырларымны композиторларга бирми идем. Аларны газеталарда бастыралар иде.
«Язга өйләнешеп тә куйдык…»
Ике кыз үстергәнсез.
Әйе, кызларымның икесе дә педагогия фәннәре кандидаты. Малай гына булмады… Кече кызым Ләйсән мәктәп директоры булып эшли. Өлкән кызымны мине карарга җибәрделәр. Көйсез мин, яшермим. Әле инсульттан соң хәл дә чамалы. Ничек бәрелеп үлмәгәнмен икән?..Өйгә кайтып, машинаны куеп өлгердем. Кайтып җиткәч кенә хастаханәгә алып киттеләр. Аллаһ үзе саклаган, күрәсең. Кларада яман шеш таптылар, шунысы борчылдыра.
Хатыныгыз белән танышу тарихын да искә төшереп үтегезче.
Филармониядә эшләгәндә, рус журналистикасы факультетына укырга кердем. Тумышы белән Дөбъяздан булган берәү укый иде безнең белән. Ә без Дөбъязга концерт белән кайткан идек. «Залда беренче рәттә бер кыз утырды. Шуны беләсеңме?» — дидем. «Беләм, кил, таныштырырмын», — диде. Кайттым бит!.. Гашыйк булдым, яшермим. Язга өйләнешеп тә куйдык. Мин артист идем бит, шуңа миңа ияреп киткәндер ул (көлә). Аңа Клара дип эндәшәләр, әмма үз исеме Гөлара аның. Рус теле укытучысы булгач, аны Клара дип йөрткәннәр. Мин дә Гөлара дип эндәшмәдем.
Артист булгач, кызлар игътибары күп булгандыр, ә?
Ууууу… Берсендә Габдулла Рәхимкуловлар белән Пермь өлкәсенә бардык. Районда: «Кызлар чирле, берүк кызлар артыннан йөри күрмәгез», — диделәр. Ә ул елларда без яшь бит! Шулай да мин йөрмәдем. Ә менә баянчы егет, концерт тәмамлангач, клубта уйнап, кызларны биетеп кала иде. «Мин икене алып кайттым, әйдә», — дип керде. Аннан соң: «Сезне, паразитларны, сифилис та алмады», — диделәр. Кызлар көтү-көтү көтеп торалар иде.
Мансур абый, сынаулар булмыйча калмый. Төрмәгә эләгү дә сынау идеме?
Хәзер сөйлим. Театрны үзгәртергә тиеш идем. Өлкә комитетында: «Режиссер Т...ны эштән җибәр», — диделәр. Ә аның хатынының сеңлесе Югары судта эшли иде. Миннән үч алды алар, оештырдылар инде… Утыргач, төрмә җитәкчесе башта миңа эш бирмәде. «Директорны болай гына утыртмыйлар. Син кемгәдер аяк чалган», — дия иде.
Мансур абый, утыруыгызның сәбәбе нидә иде соң?
Т..., актер Ф.... (Мансур Шиһапов чын исем-фамилияләрне әйтеп сөйләде - авт.) оештырдылар моны. Әле Т... университетта профессор иде. Берсендә мине прокуратурага чакырдылар да кулга алдылар. Алар башта минем утырырга тиеш булуымны хатын-кыз белән бәйләделәр. Кыскасы, мине, хатын-кызларны көчләүдә гаепләп, утыртмакчылар иде. 6-7 хатын-кыздан гариза алганнар. Имеш, мин аларны көчләгән. Мин очрашу сорадым. Очраштык, хатын-кызларның барысы да килде. «Боларны мин белмим», — дим. Араларында берсе шагыйрь хатыны иде. Исемен әйтмим. «Менә моның белән булды», — дидем. «Юк, юк, булмады», — дип кычкыра башлады. Булмагач, ник язган соң?! «Булды, иреңне алып кил», — дидем. Шулай итеп, бу гаепләү төшеп калды.
Аннан соң бер кыз өч бүлмәле фатир алды. Дөресрәге, мин аларга бирдем. Шулай ук бүләк итеп ваза бирдем. Шул вазаны ришвәт дип таптылар. Ә ришвәтчелек сигез елдан башлана… Бер малай өч кызны үтереп, суга ыргыткан. Аңа суд җиде ел бирде, ә миңа ришвәтчелек өчен унике ел бирделәр.
Әмма сез бит 12 ел утырмагансыз бугай?
Дүрт елдан әйләнеп кайттым.
Төрмәдә ничек иде соң, Мансур абый?
Анда да «нәчәльник» булдым мин. «Тикмәгә утырасың», — диләр иде. Бу вакытта мин өйләнгән инде. Клара яныма йөрде. «Күрсәттең инде», — дия иде. Шулай да бәхетле яшәдек без. Төрмә бит уен эш түгел, ташлап китмәде.
Бу вакытта кызларыгыз да бар. Алар: «Әти, син бит утырган», — димәдеме?
Юк, алай дип әйткәннәре булмады. Алар минем гаепле булмавыма ышанды. Унике елның ике елын Мәскәү шундук киметеп җибәрде. Дүрт елдан соң: «Гаебе юк», — дип, җибәрделәр. Менә шундый тарих. Гаделсезлекләр күп була ул, аларны уйлаганым гына юк. Язмыш та үзебездән тора. Төрмәгә утыра алмый кала идем мин… Аннан әйләнеп кайткач, Ленин урамында урнашкан прокуратурага кердем, ачу килә бит. Теге прокурор утыра. «Таныдыңмы? Мин сине киптерәм, дигән идең. Кайттым әле», — дим. Ике-өч малай кабинетка керделәр дә аның янына бастылар. Чыкканда: «Ник кердегез?» — дип сорадым тегеләрдән. «Бәлки син, төрмәдән кайтып, аны үтерергә кергәнсеңдер. Бәлки ул үзе сиңа атар иде», — диделәр. Ә аларның атуга хокуклары бар бит. «Якландым», — диде дә вәссәләм.
Шәймиев мине Зур концертлар залына директор итеп куям дигәч, төрмәдә утыруымны исләренә төшердем. «Әәәй, синең ничек утырганыңны беләбез», — диделәр.
«Төрмәгә утыра алмый кала идем мин», — дисез. Ник утырдыгыз соң?
Ышандым мин. Өлкә комитеты: «Ташламыйбыз, курыкма», — диде. Булышмадылар, эндәшмәделәр дә. Ә мин шуларга ышанып калдым. Башка чара кулланыр идем, чөнки мин төшеп калганнардан булмадым.
Буш вакытларыгызда җырлар тыңлыйсызмы?
Тыңлыйм, нәрсә дип әйтергә… Хәзер җырчылар бик күп, эте дә, бете дә җырлый. Безнең заманда Нәфисә Вәсилова, Флюра Сөләйманова, Таһир Якупов, Сөләйман Йосыповлар бар иде. Алар әз иде. Ә хәзер муеннан… Халык җырын үзгәртүләрен кабул итә алмыйм. Халык җырын ничек үзгәртергә була?! Мәсәлән, «Сарман көе»н ничек үзгәртәсең, ди… Әмма хәзер безнең көч юк, кабул итәргә генә кала.
Яшисе киләдер?
«Сиксәндә үлсәм дә ярый», — дигән чакларым булгалый…
Клара апа ялгыз кала бит…
Клара табар әле (көлә).
Аны рәнҗеткәнегез булмадымы?
Уйланып ятам кайвакыт: ике баланы үстергән, аларны укыткан, тормышны алып барган… Ул хатынны ничек рәнҗетәсең?! Шуларны уйлыйсың да, кайчак телеңне дә кыскартасың. Мәхәббәт олыгайгач булмый инде ул. Хөрмәт булырга тиеш. Мин гомер буе артистлар арасында йөрдем, шуңа күрә мине тартып алырга теләүчеләр булды. Әмма мин бирешмәдем! Берсендә Наилә Гәрәеваның юбилеенда: «Наилә ханым, мин сезгә укыганда гашыйк идем. Сез игътибар итмәдегез», — дидем. Наилә: «Әгәр менә мондый мәһабәт гәүдәле директор икәнеңне белгән булсам, гашыйк булыр идем», — дигән иде.
Яшьлектә ясалган хаталарыгыз бармы?
Менә шушы төрмә. Ярый әле мин шома, тере булдым. Клара Хәйретдинова берсендә: «Ул төрмә сиңа дәрәҗә генә бирде. Син директор булып кайттың», — диде. Башка хаталарны күрмим.
Нидән куркасыз, Мансур абый?
Ялгыз калудан куркам. Клара исән булса, ташламас, Аллаһ боерса. Сеңлем дә, энем дә моннан ерак тормый. Сеңлемнең ире унике ел инсульт белән ята инде. Акылы да, теле дә юк. Минем әле телем бар, Аллаһка шөкер.
Бик начар итеп язма, яме, кызым?.. Шуны укыгач, сәламәтләнеп китәрлек булсын.