Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Закирҗанова: «Танылу өчен, Казанда бер фатир алырлык акчам киткәндер инде»

Җырчы Айгөл Закирҗанова «Интертат»ка иҗат юлы, үзенең шактый катлаулы үткәне һәм бәхетле бүгенгесе хакында сөйләде.

news_top_970_100
Айгөл Закирҗанова: «Танылу өчен, Казанда бер фатир алырлык акчам киткәндер инде»
Айгөл Закирҗанованың шәхси архивыннан

«Барс Медиа»да барган ыгы-зыгылар безгә кагылмый»

Айгөл, сезнең иҗат юлында шактый үзенчәлекле шәхес Наил Табанаков зур роль уйнаган дип беләм. Аның белән хәзер дә аралашып яшисезме?

Наил, чыннан да, минем сәнгать юлына кереп китүемдә зур роль уйнаган, мине беренче тапкыр зур сәхнәгә алып чыккан кеше. Казанга килеп урнашкач, мин Рөстәм Сәрвәров җитәкләгән «Аксу» продюсерлык үзәгендә эшли башладым. Ул мине Наил Табанаков белән таныштырды. Без аның белән атнасына 4-5әр банкетта эшли, төрле шәһәрләрдә узган концертларга йөри идек. Аның белән беренче тапкыр Уфага баруыбыз, «Татарча солянка» концертында беренче тапкыр Фән Вәлиәхмәтов, мәрхүмә Вәсилә Фәттаховалар белән бер сәхнәдә җырлау миңа бик зур тәэсирләр калдырды.

Мин үземнең беренче тормыш иптәшем белән дә Наил Табанаков төркемендә эшләгәндә таныштым. Ул анда гитарада уйный иде. Мин бэк-вокалда эшләдем һәм җырлап йөрдем. Банкетларда җырлаган акчага үземә беренче тапкыр сәхнә костюмнары, күлмәкләр алуым да исемдә калган.

Әлеге төркемдә эшләгәндә, җырчы, автор башкаручы Чәчкә белән таныштык. Аның белән бергә фатир да арендалап торган идек. Чәчкә белән концертлар вакытында күрешкәләсәк тә, кызганыч, Наил Табанаков белән күптән аралашканыбыз юк инде. Әмма мин хәзер аның эше сәхнә белән бәйле булмавын беләм. Аны, Аллаһ теләсә, быел булачак «сольный» концертыма чакырырга җыенам. Сәхнәгә беренче адымнарымны ясарга ярдәм иткән шәхесне янәдән сәхнәдә күрергә бик шат булыр идем.

Сез «Барс Медиа» белән хезмәттәшлек итәсез. Соңгы вакытта компаниядә барган ыгы-зыгыларның артистларга тәэсире булмадымы?

Компаниядә барган ыгы-зыгылар миңа кагылмый. Мин Радик Артемьевны бик яхшы кеше буларак беләм. Ул оештырган кастингларда да катнашып йөргән идем. Мин аның кире кайтуына бик шат. Якын арада «Барс Медиа» компаниясендә уңай үзгәрешләр булыр дип өметләнәбез.

Фото: © Айгөл Закирҗанованың шәхси архивыннан

Кайбер җырчылар аның кире кайтачагын фаразлаган иде.

Минем бу турыда уйлаганым булмады. Ләкин Радик Артемьев – кеше буларак та, продюсер буларак бик төпле ул. Без элемтәдә – сөйләшеп, аралашып торабыз. Миңа ул: «Җырларың матур, һәрвакыт үз юлыңнан бар, ярдәмем кирәксә, шалтырат», – диде.

Нигәдер, күп кеше аның белән эшли алмый, бәлки, холкы шундыйдыр. Ләкин ул эшләгән дәвердә бик күп яңа проектлар, кастинглар оештырылды, компания үсте. Аңа әле тагын күп еллар әлеге компанияне җитәкләргә язсын.

Фото: © Айгөл Закирҗанованың шәхси архивыннан

«Тегесе белән, монысы белән йөреп чыккан бит ул сәхнәгә, дигән сүзләр …»

Хәзер җырчылар шундый күп, конкурентлык зур. Сәхнәгә юл яруы кыендыр.

Җиңел түгел. Мин инде 15 ел иҗатта кайныйм. Хәзер әле элеккеге белән чагыштырганда тагын да авыррак, дип тә уйлыйм. «Артыңнан этеп» торучы булмаганда, әкрен-әкрен генә үзең юллар ярып барасың. Ләкин мин, Гөлназ, беләсезме нәрсә өчен бик шат – минем әти-әнием һәм балам алдында намусым чиста. Аларның йөзенә кызыллык китермәдем.

Эстрадада, үзегез беләсез, имеш-мимешләр тиз тарала. Тегесе белән, монысы белән йөреп чыккан бит ул сәхнәгә, дигән сүзләр ишеттермәс өчен, мин, озаклап булса да, үзем күтәрелдем. Мин бүген сәхнәдә тоткан урыным, бүгенге көнем өчен бик шат. Аллаһка шөкер, үз тамашачым бар. Җырларымны тыңлыйлар, бик күп язалар.

Соңгы вакытта үзем язган җырларны күбрәк башкарам. Элекке моңсу җырларымнан китеп, хәзер күбрәк матур җырлар җырлыйсым килә. Халыкның да болай да авыр заманда «шыңшып утырганны» тыңлыйсы килми. Җырларымны Азалия Вәлиева, Ләйлә Галиева, Айгөл Мирхашимова, Гүзәл Гарәфиева кебек башка җырчылар да башкара.

Ә инде сезнең сорауга килгәндә, әйе, хәзер җырчылар күп. Ялгышмасам, татар эстрадасында 4 меңнән артык җырчы бар икән. Аның бит инде хәзер җырлый белмәгәне дә чыга сәхнәгә. Башкаручы гына булса да, үзен җырчы дип санаучылар чыга. Бер-ике җыр яздыралар да концерт куялар. Моның белән дә килешеп бетеп булмый. Концертыңа халык җыелмау – матур күренеш түгел. Ә халыкны мәҗбүриләп билет алдыртып, әйдәп китертеп булмый. Халык ул сине я ярата, я яратмый. Шуңа да, концерт куйганчы, башта ныгытып уйларга кирәк.

Мин үзем быел Казанда беренче тапкыр концерт бирергә җыенам. Мин моңа 15 ел буе килдем. Чөнки тора-салып, әзерлексез генә концерт куеп булмый. Син халыкка шушы еллар дәверендә җыелган сүзләреңне җиткерә алырга, халыкны кызыксындырырга тиешсең.

Хәзер җырчылар дүртәр сәгать концерт куя. Сикерәләр, бииләр. Бер банкетка барып кына сикерә-сикерә биеп җырлап кайтам, тавыш ярылары шунда ук үзләрен сиздерә башлый. Кайбер концертларны гаҗәпләнеп карап утырам (исемнәрен атамыйм инде), концерт буе сикерәләр – тавышлары селкенми дә. Менә шул вакытта «бу кеше үз тавышы белән җырлыймы соң» дигән сорау туа.

Фото: © Айгөл Закирҗанованың шәхси архивыннан

«Танылу өчен бер фатирлык акчам киткәндер инде»

Танылуның бәһасе күпме?

Минем санап утырганым юк, Гөлназ. 15 ел буе шушы юлдан әкрен генә барам. Танылу өчен Казанда бер фатир алырлык акчам киткән дә киткәндер инде. Бер образ гына да артист өчен 120-130 мең сумга төшә. Әле бу – минималь бәя, миңа калса. Шуңа да яшь башкаручыларга бәяләрне әйткәч, күзләре шар була.

Әле бит тавыш яздыру, аранжировка, клип төшерү, ротацияләр, образларга акча сарыф итүдән тыш, үзеңне гел карап торырга кирәк. Яшь булып калу, фигураңны саклау да чыгымнар сорый. Ә сәхнә ул матурлыкны ярата. Үзем, авырлыгым аз гына артып китә башласа да, съемкалар өчен алып куелган күлмәкләремә сыймый башлармын дип борчыла башлыйм. Ә съемкалар кирәк, халыкка җырларны телевидение аша да ишеттерәсе килә.

Сез безгә бу тормышта гаделсезлек булмау турында әрнеп сөйләгән идегез. Мондый күренешләр белән еш очрашырга туры киләме?

Гаделсезлек очраклары белән миңа, никтер, балачактан очрашырга туры килде. Тормышта күп нәрсәләр булды, барысын да сөйләп бетереп тә булмый.

Мәсәлән, җыр бәйгеләрендә гаделсезлек очраклары еш күзәтелә иде. Балага кечкенәдән тавышы бармы-юкмы икәнен яшермичә әйтергә кирәк. Күп балаларны әти-әниләре «талантың бар» дип үстерәләр. Матур җырламаса да, «матур җырлыйсың» дип әйтәләр. Балага дөресен әйтергә кирәк, бәлки, аның башка таланты ярылып ята, ә сез аны, тавышы булмаган килеш, җырчы итмәкче буласыздыр.

Сез, куркып тормыйча, үз фикерен әйтә ала торган кешегә охшагансыз. Бу сыйфатыгыз тормышта булышамы яки киресенчә, комачаулык итәме?

Мин үз сүземне әйтергә яратам, ләкин күп очракларда «телеңне тешләп» калу әйбәтрәк икәнлеген беләм.

Үзем төгәл кеше булгач, башкалар да шундый булырга тиеш дип кабул итәм. Ә ул алай булып чыкмый. Кайвакыт «шул-шул көнне җырны сатып алабыз» дип әйтәләр. Мин ышанам, үзара килешенәбез. Ә ул кеше көне килеп җитү белән «койрык болгый» башлый.

Я акчасын башка нәрсәгә тоткан, я җитеп бетми икән. Бераз көтеп торырга куша да, аннан икенче сәбәп таба. Мин үзем, акчам җитмәгәндә, әҗәткә алып булса да бирәм, ләкин эшлим дигән эшемне көне-сәгате белән үтим. Мине төгәллеккә әти-әнием өйрәтте. Улымның да үзенә шушы сыйфатымны алуын теләр идем. Бүгенге заманда кешеләрдә бу сыйфат югалып бара. .

«Эльмира Сөләйманова җырларының сүзләрен идәнгә тезеп салган»

Белүемчә, сез бер заводта маркетолог булып та эшлисез. Иҗат белән икесен бергә алып баруы кыенмы?

Минем заводка эшкә керүемнең сәбәбе дә шушы иҗатыма ярдәм итү иде. Чөнки, кабатлап әйтәм, артымнан «этеп» торучым юк. Без бит концертларда катнашу өчен дә үзебез түлибез. Ә халык аны белми дә, аңламый да, «әй, җырчылар алар күп акча эшли» дип саныйлар. Шуңа өстәмә эшкә кердем.

Бик яратып эшлим, мине заводта бик күтәрделәр. Монда эшли башлагач, «Безнең заман» җыр бәйгесендә катнашып, дипломант булдым. Эльмира Сөләйманова репертуарыннан «Булмады» җырына клип төшерергә дә завод җитәкчелеге ярдәм итте. Киләчәктә концертлар белән йөри башлыйм икән, әлбәттә, бу эшне калдырырга туры киләчәк.

Фото: © Айгөл Закирҗанованың шәхси архивыннан

Сез Эльмира Сөләйманова белән шәхсән аралаша идегезме?

Эльмираны җырчы буларак та, кеше буларак та бик хөрмәт итә идем. Ялгышмасам, 2019 елда бугай, аның Осиновода узган концертына бардым. Сәхнәгә чыгып, чәчәкләремне, күчтәнәчләремне биргәч: «Әйдә әле сиңа реклама ясыйбыз», – дип колагыма пышылдады да, без аның белән «Йолдыз җыйган идем бүләккә» дигән җырын икәү бергә башкардык. Эльмира да, Илсөя Бәдретдинова кебек, җырларының сүзләрен идәнгә тезеп салган. Ә минем күзем начар күрә (көлә). Күрмәгәч, күзлек киеп җырларга туры килде. Шул мизгел истә калган.

«Булмады» җырын исә Эльмира әтисенә багышлап сайлап алган булган. Яздырырга җитешмәгән. Аның сүзләре һәм көе генә бар иде. Мин аны Венера апа Мәхмүтовадан сатып алып, акчасын Эльмираның әнисенә хәер итеп җибәрдек. Җырга аранжировка ясаттым, клип төшердем. Узган ел филармониядә Эльмира Сөләйманованы искә алу концертында беренче тапкыр клипны тәкъдим иттем.

«Элекке иремнең бала белән күрешкәне юк. Бер тапкыр да очрашу эзләмәде»

Сезне элек «бәхетсез мәхәббәт җырчысы» дип йөрткәннәр икән. Җырлар йөрәк түреннән чыга бит инде алар. Шәхси тормышта бәхетегез булмау җырларыгызда чагылдымы?

Әйе, килешәм, мин күп еллар моңлы, авыр җырлар башкарып килдем. Беренче тормыш иптәшем белән мөнәсәбәтләребез барып чыкмады, тора алмадык. Без аерылышканда, улыма нибары 5 ай иде. Мин ул вакытта әти-әнием янына авылга кайттым. Балага 2 яшь тулганчы алар белән яшәдем. Соңныннан, баланы әти-әниемә калдырып, Казанга китәргә туры килде.

Әнием – гомер буе балалар бакчасында эшләгән кеше. Ул үзенең 42 ел гомерен балаларга багышлады. Улымны, бик яратып, әти-әнием үстерде, сеңлем дә карашты.

Фото: © Айгөл Закирҗанованың шәхси архивыннан

Үсә төшкәч, баланы алып китү мөмкинлеге булмадымы?

Күпмедер вакыттан соң, мин баламны үзем янына Казанга алып киттем. Ләкин улым минем әти-әниемә бик нык ияләшкән иде инде. Көне-төне: «Әби-бабайга кайтам», – дип, өзгәләнеп елагач, аны кире авылга кайтарып куярга туры килде. Ул вакытларны искә төшерәсем дә килми, гомеремнең иң авыр мизгелләре булгандыр ул. Баланы калдырып, автобуска утырып китү белән тотына идем еларга, Казанга килеп җиткәнче елый идем. Ләкин миңа укуымны тәмамларга кирәк иде. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында укыганда, бала табу сәбәпле, вакытлыча ял алган идем.

Фото: © Әтисе Миргалим абый, әнисе Тәнзилә апа. Айгөл Закирҗанованың шәхси архивыннан

Аерылышуны ничек кичердегез?

Аерылышуны һәр кеше дә авыр кабул итәдер инде ул. Безнең икебезнең дә яшь чак, мөгаен, нәрсәне дә булса аңлап бетермәгәнбез, бер-беребездән гаеп эзләгәнбездер. Аның да хәзер үз тормышы, гаиләсе, улы бар. Минем улым белән дә язышып, аралашып торалар. Ләкин бер тапкыр да күрешкәннәре юк. Мин алай да, аларны киләчәктә очрашырлар дип өмет итәм. Ничек кенә булса да, ул – улымның үз әтисе. Улыма да гел «әтиең белән аралаш» дип әйтеп торам. Бер-берсен бәйрәмнәр белән котлашалар, бүләкләр җибәрешәләр.

Элекке ирегезнең улын 5 айдан бирле күргәне юкмыни? Чит илдә яшәмидер бит?

Ул Баулы шәһәрендә яши. Бер тапкыр да бала белән очрашу эзләмәде. Ни өчен икәнен әйтә алмыйм.

«Икенче тапкыр кияүгә чыгар алдыннан артык озак уйладым дип әйтмәс иде»

Айгөл, узган ел сезнең тормышта куанычлы вакыйга булды – сез кияүгә чыктыгыз. Ирегез турында сөйләгез әле. Хәзер репертуарыгыз да тамырдан үзгәрерме икән?

Ирем – тумышы белән Мордовия якларыннан. Ул үзе турында сөйләгәнне яратмый, шуңа күрә, гафу итегез, нечкәлекләргә бирелеп сөйли алмыйм. Ул – эшмәкәр, бик яхшы күңелле кеше. Минем әти-әниемә дә, улыма да бик хөрмәт белән карый. Гаиләдә бер генә бала үскән, якыннарыннан әнисе белән үги әтисе генә бар.

Соңгы вакытта, чыннан да, репертуарымда күңелле җырларым күбәйде, әйе. Күңелдә мәхәббәт булса, без бит яшибез, шатланабыз, иҗат итәбез.

Фото: © Айгөл Закирҗанованың шәхси архивыннан

Сезне икенче тапкыр гаилә кору куркыттымы?

Куркыткандыр, ләкин артык озаклап уйладым дип әйтмәс идем. Ничектер, үзеннән-үзе килеп чыкты. Миңа язган насыйбым булгандыр, Аллаһы Тәгалә гаилә корыр вакытымны җиткергәндер.

Икеләнү булды. Чөнки син беренче чиратта үзең турында түгел, бала турында да уйлыйсың. Башымда «Улым аны ничек кабул итәр, уртак тел таба алырлармы?» дигән сораулар бөтерелде.

Ирем белән улым бик җиңел аралашып киттеләр. Улым җәй көне безнең белән 1 ай торды. Ирем белән бергә тренировкаларга йөрделәр. Улыма быел 16 яшь тула инде, 9нчы сыйныфны тәмамлый. Быел, ниһаять, Казанга киләчәк, безнең белән бергә яшәячәк. Ирем дә, улым да – бик тыныч кешеләр. Матур гына яшәп китәрбез, улым киләчәктә зур терәгебез булыр дип өметләнәм инде.

Сез, озак вакытлар ялгыз булган, тормышны үзегез тартып барган хатын-кыз. «Дилбегәне» ирегез кулына тапшыра алдыгызмы?

Элек минем төп киңәшчем сеңлем иде. Хәзер ирем белән дә киңәшләшәм. Барысын да бергәләп эшлибез, барысын да уртага салып сөйләшәбез. Ул миңа азмы-күпме концертлар буенча да ярдәм кулы суза, Сабантуйларга йөртә. Алдагы елларда зур тамаша заллары алып, сольный концертларымны башлау исәбем булу турында әйткән идем. Концертларны да бит акчасыз гына куеп булмый. Ялгызым гына, әлбәттә, боларны җиңеп чыга алмас идем.

Фото: © Сеңлесе Ландыш белән. Айгөл Закирҗанованың шәхси архивыннан

Тагын әни булу хыялыгыз бармы? Ирегез, бәби алып кайтыйк, дип әйтмиме?

Иремнең беренче никахыннан 17 яшьлек улы бар инде. Ә мин үзем гомер буе кыз бала алып кайту турында хыялландым… Бәби көткәндә УЗИ да кыз була дип күрсәткән иде. Малай тапкач та, «бу минем бала түгелдер, минеке кыз булырга тиеш иде» дип утырганым исемдә. Кыз исеме дә уйлап куйган идем, хәтта. Чынга ашмый калды ул хыял, хәзер минем әни булу теләге юк инде. Улымны кеше итеп, аякка бастырып, оныклар сөю бәхетен насыйп итсен Ходай.

Фото: © Улы Адель белән. Айгөл Закирҗанованың шәхси архивыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100