Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Айгөл Закирҗанованың хәтере калган: «Минем бит атказанган исемнәрем юк»

news_top_970_100
Җырчы Айгөл Закирҗанованың хәтере калган: «Минем бит атказанган исемнәрем юк»
Фото: © Айгөл Закирҗанованың шәхси архивыннан

Җырчы Айгөл Закирҗанова «Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗатының XI ачык республика телевизион фестивалендә катнашып, 3нче урын алган һәм диплом белән бүләкләнгән. Бу хакта безгә җырчы үзе хәбәр итте. Айгөл әлеге бәйгедә «Элекон» заводы хезмәткәре буларак чыгыш ясаган. Әмма бәйге вакытында җырчының кәефен төшергән моментлар да булган. Бер сүз белән әйткәндә – Айгөл конкурстан канәгатьләнү хисе алып кайтмаган.

Фото: © Айгөл Закирҗанованың шәхси архивыннан

Мин «Элекон» заводында белгеч-маркетолог булып эшлим. Бәйге турында ишетү белән, катнашырга теләк белдереп, гариза юлладым. Әмма миннән килгән гариза жюрида шик уяткан. Мин, ягъни танылган җырчының бу бәйгедә катнашырга җыенуын белгәч, эшкә шалтыратып, минем хезмәт кенәгәмә кадәр тикшерткәннәр. Минем чынлап та маркетолог булып эшләвемә ышанмаганнар, күрәсең. «Ни өчен беркая да синең маркетолог булып эшләвең язылмаган?» – дигән сорауга кадәр ишеттем. Шулай үземә ышанмаулары кәефемне төшерде.

Фото: © Айгөл Закирҗанованың шәхси архивыннан

Бәйгедә 3нче урын алдым, әмма мине «Пирамида»да узган финалга үткәрмәделәр. Балачактан төрле-төрле бәйгеләрдә җиңеп киләм, бәлки, минем үтәрлегем дә булгандыр инде. Минем турыда «ул инде профессиональ җырчы» дип әйткәннәр. Нигә шулай санаулары да аптырашта калдырды? Җырларым ротацияләрдә булса да, минем бит атказанган исемнәрем юк. Тавыш куелу белән генә булмый бит әле ул. Бәйгедә нәкъ минем кебек үк башка өлкәләрдә хезмәт куючы үзешчән җырчылар да, тамадалар да, музыкаль уку йортлары тәмамлаган кешеләр дә бар иде. Без бит, «бер казанда кайнагач», барыбыз да бер-беребезне беләбез.

Дөреслек булмаган бәйгеләрдән күңелем кайта… Дөньясы акчага корылган булгач, шаккатасы да түгел инде, югыйсә… – дип сөйләде «Интертат»ка Айгөл Закирҗанова.

Айгөл Закирҗанова язма аша үзе эшләгән завод һәм аның җитәкчесе Павел Коротченкога бәйге өчен клип төшерүдә матди ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерүебезне үтенде.

«Наше время – Безнең заман» – эшләүче яшьләр арасындагы иҗади бәйге. Ул төрле һөнәр вәкилләре арасындагы талантлы яшьләрне табу, аларга үзләрен күрсәтү мөмкинлеге бирә. Быел әлеге фестивальдә Татарстанның 190 оешма-предприятиеләрендә эшләүче 1,5 мең үзешчән артист катнашкан .

Фото: © Айгөл Закирҗанованың шәхси архивыннан

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 30 ноябрь 2023
    Исемсез
    "Танылган җырчы" -үз -үзеңне тану әле ул халык таныды дип сүз түгел
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100