Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Закирҗанова аерылган: «Бик каты көнләште»

news_top_970_100
Айгөл Закирҗанова аерылган: «Бик каты көнләште»
социаль челтәрләр

Әле моннан 1 ел элек кенә популяр җырчы Айгөл Закирҗанованың кияүгә чыгуын, никах укытуын хәбәр иткән идек. «Интертат»ка әңгәмәдә җырчы иренең эшмәкәр булуын, үзе кебек үк аерылышкан кеше булуын сөйләде. Тик кызганыч, җырчының гаилә тормышы барып чыкмаган. Ире белән юллары аерылу турында Айгөл безгә үзе хәбәр итте.

Бик каты көнләште. Баштарак концертларга үзе дә ияреп йөргән иде. Бөтен әйберне контрольдә тотарга тырышты, бәйләнә башлады. Шуңа күрә аерылышырга туры килде, – дип аңлатты ул моның сәбәпләрен.

Айгөл инде хәзер үзен тулысынча улын тәрбияләү һәм иҗатка багышларга җыена. Ирен, үзен алай тотканы өчен үкенеп, гафу үтенсә дә, кире кабул итмәячәкмен, ди.

Һәрбер кеше кияүгә гомерлек ярым булсын дип чыга. Аннан мин бит үзем генә түгел, балам да бар. Баштарак улыма карата бик яхшы мөнәсәбәттә иде, соңрак аңа да кырын карый башлады. Алай яшәп булмаячагын аңладым. Кыл өстендә торган кебек торып булмас иде. Концертлардан кайтканда да мине көтеп торучы, якты йөз белән каршы алучы булса, җанга рәхәт булыр иде. Ә монда бертуктамый теелфонны, кемнәр белән аралашуымны тикшерү. Мин бит әле җырлар да язам. Шуңа башка җырчылар, яшь башкаручылар белән дә аралашырга туры килә. Шул моментларны дөрес аңламаган вакытлары булды. Ә мин барысы белән дә бары тик иҗат буенча, яңа җырлар буенча гына аралаштым.

Соңгы вакытта киемгә карата да таләпләр куя башлады. «Моны кимә, монда барма, йөрмә» кебек сүзләр әйтте. Югыйсә, өйләнгәндә, җырчыга өйләнгәнен белә иде. Халык арасында була торган кешегә матур булырга кирәк. Шушы аңлашылмаучанлыклар күңелдә авыр булып, йөрәкне тырнап тора иде. Нәрсә әйтер икән, нәрсәне дөрес эшләмәдем икән, дип йөрү бик кыен. Шуңа күрә уйладык та, аерылышырга булдык.

Хәзер улым белән икәү яшибез. Ул минем нинди авырлыклар аша узганымны белә. Шуңа күрә укуын да укый, миңа да әкренләп булыша башлады. Ял көннәрендә иптәшләре белән төрле эшләргә чыгып, эшләп кайта. Киләчәктә терәгем булыр, дип уйлыйм инде мин аны. Башка яңа гаилә турында уйлыйсым да килми. Минем өчен хәзер беренче чиратта – балам, улымны тәрбияләү, аны чын кеше итү һәм иҗатта кайнап яшәү, – диде Айгөл.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100