Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Искиткеч пар идегез, әллә күзләр тидеме?» - дуслары Айгөл Бариеваның кайгысын уртаклаша

news_top_970_100
«Искиткеч пар идегез, әллә күзләр тидеме?» - дуслары Айгөл Бариеваның кайгысын уртаклаша
социаль челтәрләр

Бүген җырчы Айгөл Бариеваның тормыш иптәше Линар Юсипов вафат булды. Әлеге кайгылы хәбәр белән  иртән җырчының дусты Лилия Муллагалиева уртаклашты. Лилия Муллагалиева сүзләренчә, Линар Юсипов йөрәк өянәге белән китеп барган.

Айгөл Бариеваның телеграм каналыннан күренгәнчә, кичә көндез бәхетле гаилә туганнарына туган көн бәйрәменә китеп барган. Айгөл Бариева көннең эш белән башлануы, хәзер ял итәчәкләре, ә кич белән үзенең Әлдермеш авылында юбилейда җырлаячагын сөйли.

Айгөл Бариева шәхси тормышын социаль челтәрләрдә актив күрсәтеп бара. Ире Линар Айгөл Бариеваның иң зур терәге иде. Туган көннәр, туй көннәренә бер-берсенә сюрпризлар ясап, бер-берсен кадерләп, бөтен кеше көнләшерлек итеп яшәделәр. Үзләре кебек үк талантлы балалары әти-әниләрен уңышлары белән сөендереп торды. Айгөл белән Линарның уллары Камил ГИТИСның 2 курсында укый. Кызлары Айлинә быел КАИның самолет төзелеше факультетын тәмамлый.

Айгөл Бариева: «Яшәп калыйк, беркем белми алда ниләр буласын»

Айгөл Бариева белән Линар Юсипов - мәхәббәтләре вакыт тарафыннан сыналган пар. Үлем гаилә канатларын каермаса , быел көз аларның өйләнешкәннәренә 25 ел булыр иде. Бәлки ниндидер алдан тоемлау булгандыр, узган ел туй көннәрендә Айгөл Бариева социаль челтәрләрдә «матур итеп яшәп калыйк, беркем белми алда ниләр буласын», - дип язган булган.

 

Фото: © социаль челтәрләр

«Линар+Айгөл. Тыштан үзгәрсәк тә, эчтән әллә ни үзгәрмәдек. Әллә бер-беребезнең тараканнарына ияләштек шунда. Без шул ук Линар белән Айгөл. Әйткәләшәбез дә, дуслашабыз да, көлешәбез дә, бер-беребезне психландырабыз да. Ләкин озак күрешмәсәк, бер-беребезне юксынабыз. Бер-беребездән башка ялга йөрмибез., ара-тирә бер-беребезгә сюрпризлар ясыйбыз.

Алда ничек буласы бары тик Аллаһы Тәгалә кулында. Ләкин бүген без шундый.

Һәрбер гаиләнең үз кагыйдәләре, үз тормышлары, үз сынаулары, кичерешләре. Бәхетле гаилә серен миннән сорасагыз - мин аны сезгә әйтә алмыйм. Чөнки һәрбер гаилә үзенчә бәхетле. Һәр кеше бәхетне үзенчә аңлый.

Алдагы гомеребезне матур итеп яшәп калыйк, беркем белми алда ниләр буласын», - дигән ул 2021 елның 1 сентябрендә.

Бүгенге көндә Линарның әнисе дә исән-сау. Ул әле күптән түгел генә 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Айгөл Бариева аның белән бик җылы мөнәсәбәтләрдә яши һәм әти-әнисенә ире Линар өчен бик рәхмәтле. Кайнанасы һәм кайнатасына багышланган постында җырчы: «Шундый тәрбияле, тәртипле, акыллы, сабыр, көчле һәм гадел ул, чын ир-ат тәрбияләп үстергәнегез өчен сезгә зур рәхмәтемне белдерәм», - дип язган булган.

 

Фото: © социаль челтәрләр

Илнур Фәйзрахманов: «Айгөл, син көчле, бу сынауны узарсың…»

Бүген барлык дуслары, якыннары, сәхнәдәшләре Айгөл Бариева һәм балаларының тирән кайгысын уртаклашалар. Линар турында язылган ихлас сүзләр бик күп социаль челтәрләрдә.

Журналист Илнур Фәйзрахманов Линар Юсиповның фотога төшерергә яратуын искә алган. Моннан күп еллар элек Линар Илнурның тормыш иптәше Гөлназны һәм уллары Сәетне фотога төшергән булган. Журналист ул фото белән бәйле сәер хәл турында яза.

«Ул концертларда гел фотоаппараты белән йөри иде. Йөзендә елмаю булыр, үзе һәр мизгелне төшереп барыр. Менә бу фотоны да Линар Юсипов филармониядәге концерт вакытында төшергән иде. Сәет сәхнә артында үсте инде безнең. Калдырырга кеше юк иде. Шул еллар хатирәсе. Әлеге фото кичәге көнгә кадәр (14 еллар тирәсе) зал киштәсендә торды.

 

Фото: © социаль челтәрләр

Кичә өй җыештырганда рамасының терәткече сынып, тартмага алып куйдым…

Бүген иртән кайгылы хәбәр.

Урының җәннәттә булсын, Линар. Айгөл сиңа, Айлинәгә, Камилгә сабырлыклар. Моңа кадәр югалту ачысын кичерә белдең. Син көчле, бу сынауны да узарсың. Үзеңне сакла. Син балаларыңа кирәк».

«Чын ир-ат нинди була дигәндә, Линар кебек дип әйтеп була»

Айгөл белән Линарның гаилә һәм иҗатташ дуслары да Линарның бик яхшы күңелле кеше булуы турында яза.

Җырчы Гүзәл Баһ: «Үзәк өзгеч хәбәр. Бары тик 53 яшендә шундый позитив, юмор хисле, үз эшенең остасы Линар бүген башка дөньяга китеп барды. Айгөл, җаныкаем, нәрсә генә әйтсәм дә аз булыр. Сабырлыклар сиңа…Балаларыңа… Бик яхшы кеше иде Линар. Авыр туфрагы җиңел булсын».

Алып баручы Зәмирә Рәҗәпова: «Андый кешеләр сирәк була. Акыллы, сабыр, кешелекле, зирәк, эшкә оста. Эх, Линар. Бик хөрмәт итә, соклана идек сиңа. Чын ир-ат нинди була дигәндә, Линар кебек дип авыз тутырып әйтеп була. Аны белгән һәркем минем белән берсүзсез килешәчәк. Айгөлкәем. Ходай сезгә сабырлыклар бирсен».

 

Фото: © социаль челтәрләр

Шагыйрә Гөлүсә Шаһбан: «Раббым, нәрсә соң бу?! Айгөлкәем, сабырлык, түземлек бирсен бер Аллаһ. Кайгыгызны уртаклашабыз. Ышанасы килми. Раббым сабырлык бирсен үзегезгә. Линарның урыны оҗмах түрләрендә булсын. Матур гына яшәп ятканда, планнар корганда, гомернең иң матур чорында».

«Сез картайганчы бергә яшәргә тиеш идегез. Нишләп Ходай күпсенде соң?»

Алып баручы Әлфия Хәбибуллина: «Сокланып туймаслык пар идегез бит. Эх, күзләр генә тиде. Айгөлкәем, сабырлыклар сиңа. Линарның урыны җәннәттә булсын».

Җырчы Нурзадә: «Юк, юк, ышанасы килми бу хәбәргә. Айгөл, җаныкаем, болай булырга тиеш түгел иде бит. Сез бит картайганчы бергә яшәргә тиеш идегез. Нишләп Ходай күпсенде соң? Нишләп синең ярты җаныңны тартып алдылар. Айгөл, җаным, ничекләр күтәрерсең бу авыр кайгыны!

Ходай сабырлыклар бирсен инде. Гаиләгезнең авыр кайгысын уртаклашам. Линар, ник син ашыктың, нигә?»

Җырчы Фәридә Әхмәтшина: «Кадерле Айгөлем, тирән кайгыңны уртаклашам. Бу хәбәргә берничек тә ышанасы килми. Язам , үземнең күз яшьләрем түгелә. Якын кешеңне югалту бик авыр. Аллаһы Тәгалә сиңа сабырлык, түземлек бирсен, ярдәменнән ташламасын. Линарның урыны фирдәвес җәннәтләрендә булсын.

Якты күңелле, игелекле, ихлас кеше иде, безең якын дустыбыз. Тыныч йокла, Линар».

Җырчы Алсу Сөнгатуллина: «Ничек болай булды соң?» Линарны барыбыз да ярата идек. Искиткеч кеше, үрнәк әти, яратучы ир иде. Урыны оҗмахта булсын. Айгөлгә көч һәм түземлек. Эх, язмыш, язмыш…»

«Балаларыңның туйларын да күрми китеп бардың»

Журналист Эльвира Шакирова да Айгөл Бариева белән бик якын аралаша Әле 8 май көнне генә Айгөл белән Линар Эльвираларга кунакка килеп, гаиләне яңа йортка күченүләре белән котлаган. 

«Бу фотога әле ике ай да юк. 8 майда күрешкән идек. Ә бүген инде ул юк.

 

Фото: © социаль челтәрләр

Линар, бик иртә киттең. Күңел ышанмый, йөрәк кабул итми бу хәбәрне. Никләр ашыктың? Әле Мәскәүгә барырга тиеш идегез. Камилнең спектаклен карарга. Балаларыңның туйларын да күрми китеп бардың. Тыныч йокла, дустым. Рухың шат булсын. Синең нурлы йөзең гел күңелдә булыр. Синдәй юмор хисле, ачык, кунакчыл, ярдәмчел кеше сирәк була. Эх, Линар… Айгөлемә синсез бик авыр булыр. Соңгы арада күңеле сизенде ахры, синең өчен бик борчыла иде. Аллаһы Тәгалә сабырлык, түземлек бирсен», – дип яза социаль челтәрләрдә Эльвира Шакирова. 

Айгөл Бариева һәм балаларының тирән кайгысын уртаклашабыз. Якын кешегезнең урыны җәннәт түрләрендә булсын. 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 5 июль 2022
    Исемсез
    Шулай шул. Бик тузем иде. Ләкин Z хәрефен аватаркасында кургәч, бөтенләй хөрмәтем калмады.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100