Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Бариеваның ире вафат булган

news_top_970_100
Айгөл Бариеваның ире вафат булган
Салават Камалетдинов

Җырчы Айгөл Бариеваның ире Линар бүген төнлә вафат булган. Бу турыда Айгөлнең иҗатташ һәм гаилә дусты Лилия Муллагалиева социаль челтәрләрдә үз сәхифәсендә хәбәр иткән.

«Бүген коточкыч хәбәр белән төнем бүленде. Якын дустыбыз Линарның гомере өзелде. Юк, ышанасы килми...

Айгөлкәем, авыр кайгыңны уртаклашам, түз, җаным, сабыр бул...

Линар, мәңге безнең арада булырсың. Син бик күңелле, рәхәт кеше идең. Тыныч йокла. Урының оҗмаһта булсын.

Безне бик күп матур истәлекле фотоларга төшереп калдырдың, Линар. Рәхмәт сиңа. Син безнең йөрәктә», – дип язган Лилия.

Бик күпләр әлеге зур кайгы белән уртаклашканнар. Айгөлгә һәм якыннарына сабырлык, түземлек теләгәннәр.

«Ай, Аллам! Юк, юк! Ышанасы килми бу хәбәргә!» – дип комментарий калдырган җырчы Нурзадә.

«Көн туды исә – начар хәбәр! Әле кичә генә Айгөл сторисларга фотолар куйган иде. Туганнары белән күңелле генә очрашу үткәргәннәр иде. Бик кызганыч. Айгөл, сабыр канатларың сынмасын!», «И Ходаем, кичә генә бит алар Линарның туганнарында кунакта булдылар, шундый матур итеп фотоларга төштеләр. Урыны җәннәт түрләрендә булсын», «Нәрсә булды кичә кунакта йөргән кешегә? Әллә дөнья бетәме? Бу ни хәл?!» – дип язган социаль челтәр куллнучылар.

«Сүз юк... Кызганыч», «Бигрәк матур гаилә иде... Бөтен тәннәрем чымырдый... Нинди хәл бу, ә?», «Зур югалту... Нишләп әйбәт кешеләрнең гомерләре шулай кыска була?» – дип сыкранганнар.

«Тагы шул йөрәкме, Лилия?» – дип сораган берәү.

Лилия үлем сәбәбенә ачыклык кертеп: «Әйе», – дип җавап биргән һәм: «Линарны соңгы юлга озату 10.30 сәгатьтә 7нче шәһәр хастаханәсенең хушлашу залында була», – дип хәбәр иткән.

Без дә Айгөлнең ханымның, балаларының һәм барлык туганнарының кайгысын уртаклашабыз. Ходай аларны ярдәменнән ташламасын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100