Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Бариева: «Киттең кайтмас юлларга...»

news_top_970_100
Айгөл Бариева: «Киттең кайтмас юлларга...»
"Татар-информ" архивы

Айгөл Бариеваның гаиләсенә чиксез зур хәсрәт килде дип язган идек. Ул кичә ире Линарны җирләде. Җырчының тормыш иптәше нибары 53 яшендә бакыйлыкка күчте.

Әлеге искиткеч гаиләне хөрмәт иткән бик күп кешеләр өчен Линарның үлеме бик зур югалту булды. Бөтен кешегә үрнәк булып яшәгән парга күзләр тиде ахры дип яздылар.

Айгөл Бариева ирен җирләгәннән соң социаль челтәрләрдә үзәк өзгеч видеолар, фотолар белән уртаклаша.

«Киттең кайтмас юлларга… Ничек яшәргә хәзер синсез…», - дигән җырчы, ире белән биегән видеосын куеп.  Күптән түгел генә әлеге бию бөтен халыкны сокландырган иде. Виртуаль дуслары Линар белән Айгөлнең бәхетенә, бер-берсен яратып яшәвенә куанды. Ә бүген бу видеоны күз яшьләрсез карап булмый. 

«Иң яхшы, иң гадел, иң тәртипле, иң киң күңелле, иң матур, зур хәрефләрдән чын ИР-ЕГЕТ. Аны менә шундый итеп исегездә калдырыгыз. Бу тарихның дәвамы башка булмаячак. Алга таба миңа ничек яшәргә… Белмим», - дип яза Айгөл Бариева сторисларына. 

Линар тормыш иптәшенең туган көненә 45 сары хризантема бүләк иткән булган. Сары төсне кояш, яшәеш төсе итеп сайлаган ул, әмма сарыны сагыш төсе дип тә йөртәләр шул халыкта...

«Сары төс җәй белән тәңгәл килә. Җәй көне кояш хакимлек итә. Сары төс - алтын төсе, шатлык,оптимизм. Әлеге хризантемалар сиңа минем өзелеп яратуым һәм синнән башка яши алмавым турында искә төшереп торсын. Алга таба да барысы да бүгенгәчә булсын», - дип котлаган булган аны Линары.

Айгөл Бариевага Аллаһы Тәгалә әлеге кайгыларны күтәрергә көч һәм сабырлык бирсен…

 

Фото: © Айгөл Бариеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

 

Фото: © Айгөл Бариеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100