Айгөл Бариева ирен соңгы юлга озатты: «Сынап та карый язмыш Айгөлне»
Әти-әнисен яшьли югалткан Айгөл Бариевага язмыш тагын бер сынау әзерләгән булып чыкты. Бүген төнлә аның хәләл җефете Линар Юсипов вафат булды - инфаркт. Нык, көчле, көләч йөзле, хәрби кешенең шулай кинәт гүр иясе булып куюга ышануы авыр. 7нче номерлы шәһәр хастанәсе яныннан Линар Юсиповны соңгы юлга озаттылар. «Интертат» хушлашу мәрасимендә булды.
Линар Юсиповның йөрәге төнлә тибүдән туктаган. Кан басымы югары булгач ашыгыч ярдәм чакыртканнар, аны хастаханәгә алып киткәннәр, әмма тормыш китабында нокта куелырга вакыт җиткән булган… Линар Юсиповка 53 яшь булган. Ул – хәрби кеше, сак хезмәтендә эшләгән.
Хушлашу 10:00 сәгатькә билгеләнгән иде. Мин килгәндә морг янында кеше юк иде диярлек. Хушлашу залының ишекләре ябык. Хатын-кыз елаган тавыш ишетелә. Айгөл апа бугай, дип уйлап куйдым.
«Линар белән бер парта артына утыру өчен кызлар чират тора иде»
Урам якка ишек төбенә чыккач, алдыма бер апа килеп басты: «Айгөлне күрмәдегезме?», – ди. Ул эчтә хушлаша бугай, ишек ябык... Бу апа Айгөл Бариеваның дусты Лилия Шакирова булып чыкты.
«Иртән бу хәбәрне белгәч, бик авыр булды, зур югалту. Аларның мәхәббәте бик көчле иде. Айгөл Линарның отпускын бик көтте, ял итәргә барырга теләделәр. Аның ялы башланып өлгермәде...» – дип сөйләгәндә яныбызга тагын бер апа килде. «Коточкыч хәл...» – дип Лилия апаны кочаклап алды.
Римма Закирҗанова Линар абый белән бергә укыган, бер парта артында утырганнар, әле дә элемтәне өзмәгәннәр.
Укытучыбыз бу хәбәрне ишеткәч бик елады, кызганыч, килә алмады. Минем хәтердә Линар ихлас, ярдәмчел малай булып калды. Нәрсә генә булса да, ярдәм итәргә тырыша иде. Аны әти-әнисе шулай тәрбияли алган. Ул һәрвакыт: «Барысы да әйбәт була», - дип әйтә торды. Без аның белән соңгы тапкыр көз көне очрашкан идек. Мәктәп елларын да искә алдык, ул бик күңелле кеше иде. Елмаюы әле дә күз алдында тора.
Линар бик чибәр егет иде. Аның белән бер парта артына утыру өчен кызлар чират торды. Линар хәрби училищега укырга кергәч, безнең укытучы бик горурланган иде. Линар бик укымышлы булды, – дип искә алды ул.
«Айгөлне бәхетле иткәне өчен без аңа бик рәхмәтле»
Морг ишеге ачылды. Хушлашырга теләгән кешеләр керә ала дип белдерделәр. Ябык ишек артында туганнары хушлашкан. Ул вакытка кешеләр байтак җыелган иде инде. Керергә ярый дигән белдерүне Айгөл апаның туганнан туган апасы әйтте, ул кулына документлар тотып чыкты.
Без Линарга бик рәхмәтле. Ул бик әйбәт, ышанычлы туган булды, чын ир кеше, батыр иде. Айгөлне бәхетле иткәне өчен без аңа бик рәхмәтле. Бик матур гаилә булып яшәделәр, балаларга да бик әйбәт әти булды. Бик тырыш балалар тәрбияләделәр. Бу – бик зур кайгы. Айгөл әти-әнисен дә яшьли югалтты... Урыны җәннәттә булсын! Авыр туфрагы җиңел булсын!», – диде Резеда апа Хөсәенова.
Җыелган халык чиратка тезелә башлады. «Фәридә-Алсу» дуэты солистлары да килгән. Фәридә Әхмәтшина ул гаилә белән студент вакыттан ук таныш.
Айгөл белән Линарның танышкан вакытлары, гомер юлы күз алдында булды. Күңел әле дә ышанып бетми, ул бик намуслы, тәрбияле чын ир кеше булды. Хәрби кеше иде бит. Айгөл өчен иң авыр вакытларда ул терәк булды. Айгөлгә ул әти дә, әни дә булды. Балалары калды, аларны да әле тормышка чыгарырга кирәк... Айгөлгә сабырлык һәм көч телим. Бу хәбәр якты көндә яшен суккан кебек булды... – диде ул.
«Линар, күрәсеңме, күпме кеше килгән...»
Айгөл апа хәләл җефете яныннан чыкмады. Хушлашу бүлмәсенә кергәндә ул ире янында утыра иде, якыннары янында. Елый... «Линарны да кызганам, сине тагын да кызганам», – ди аны кочаклаган апа. «Линар, күрәсеңме, күпме кеше килгән...» – дип үкседе Айгөл апа.
Урамда Айгөл Нәбиуллинаны очраттым. Ул Шамил абый Бариевта укыган булган. Шулай ук Айгөл Бариеваны студент вакыттан ук белә.
Айгөлнең әтисе безне укыткан вакытта вафат булды. Айгөлнең бөтен кичерешләре йөрәк аша узды. Аннан соң әнисе китеп барды... Линар һәрвакыт Айгөлне саклап, яклап торды. Айгөл бит бик нечкә күңелле, хисле, бөтен әйберне йөрәгенә якын ала. Кызлар белән җыелышкан вакытта Линар безне гел фотога төшерә иде. Бәйрәмнәрдә кызыклы, мәзәкле котлаулар җибәреп торды. Шундый ачык, күңелле, ягымлы кеше булды. Кичә көндез генә Айгөл белән телефоннан сөйләштек, барысы да әйбәт иде. Кем уйлаган... Белмим, Айгөл бу югалтуны ничек күтәрер. Аңлатып бетерә алмаслык югалту. Аллага шөкер, балалары бар. Бу авыр вакытта бөтенебез бергә булырбыз. Күтәреп булмаслык хәсрәт кебек, әмма түзәргә кирәк. Балаларны аякка бастырасы бар, – дип сөйләде ул.
«Бик яхшы кеше иде, бервакытта да кешене сөйләмәде.»
Гаилә дуслары Алсу һәм Артур Поляковлар белән алар һәрвакыт ял итәргә бара торган булган. Быел да 19 июльгә Калининградка путевкалар алынган булган инде. Ике гаилә бер-берсен «трэвэл дуслар» дип йөрткән.Алсу янына килгәндә Артур хушлашу залына кереп киткән иде.
«Линар иремне бик якын күрде, аның белән генә ачылып китә алды. Бик яхшы кеше иде, бервакытта да кешене сөйләмәде. Аның туган көненә һәрвакыт ял ала идек. Яшьрәк булсак та, безнең белән бер дәрәҗәдә аралашты», – диде ул.
Ул арада аның тормыш иптәше дә хушлашу залыннан чыкты. 2005 елда Артур Айгөл Бариеваның беренче концертын оештыруда ярдәм иткән булган. Ул Камал театрында администратор булып эшләгән.
Ул вакытта реклама юк иде. Банер, плакатларны төнлә, кеше күрмәгәндә, кача-кача күперләргә элеп йөрдек. Шуннан аралашып киттек. Беренче тапкыр бергә ялга барганнан соң: «Сездән башка беркем белән дә ял итәргә барасым килми», – диде. Шуннан ялларга бергә бардык. Туган көненә дә безне генә чакыра иде. Аның безне Мексикага алып барырга хыялы бар иде.
50 яшьлек юбилеена Айгөл сюрприз ясарга булды. Таиландка дүрт путевканы броньләштергән. Без дә эшләрне калдырдык. Көне килеп җиткәч, аэропортта очрашырга тиеш идек. Карасам, Линар аэропортта чемоданын чорный. Артыннан килдем дә: «Линар, бездән башка гына кая җыендың?», – дим. Ул кечкенә бала кебек, хисләнеп: «Нәрсә? Нәрсә? Бергә очабызмы? Ничек инде?» – дип гаҗәпләнде. «Юбилееңда бездән качарга теләдеңме әллә?» – дип көлештек. Аның белән бик күңелле булды, мәзәкләр сөйләп көлдерә иде.
Аңа рәхәт, күңелле иде минем белән. Айгөл дә әйтә иде аны. Гел кулында фотоаппарат иде, сөйләшүләрне дә диктофонга яздыра иде.
Мин тостлар әйтергә яратам, ул мөкиббән калып тыңлый иде. Берсендә: «Юл, ял, мал кешене ачып сала. Без юлны, ялны үттек, малны бүлдек. Сезнең белән теләсә кая барырга була», – дигән идем. Шуны исендә калдырган, гел көлеп: «Ничек әле анда синең, юл,мул,малмы әле», – дип шаяртып йөри иде, – дип искә алды ул. Артур Поляков, күзен йомып, яшьләрен күрсәтмәскә тырышты...
«Ий балакаем, өлгерде, өлгерде, Аллага шөкер»
Морг янына кызу-кызу атлап бер егет килә, уң ягыннан шәфкать туташы кулыннан тотып бара. Уллары Камил Мәскәүдән кайтып җитте. «Ий балакаем, өлгерде, өлгерде, Аллага шөкер», – дигән сүзләр ишетелде. Камил Мәскәүдә актерлыкка укый. 6 июнь көнне премьерасы була, әти-әнисе анда барырга җыенган булган.
«Шәһри Казан» журналисты Эльвира Шакирова белән сөйләштем. Ул Линар турында «идеаль гаилә башлыгы» диде.
Һәрвакыт ачык йөз белән каршы ала, табын алдына утырта, кунак итә иде. Яшь аермасы күп булса да, безнең белән бер дулкында булды. Шулай да соңгы арада Айгөл аның өчен борчылды. Сүз арасында: «Линар өчен борчылам әле, ник икәнен дә белмим. Кәефе юк кебек», – дип әйтеп куя иде. Ул йөрәгенә операция ясаткан иде, минем дә операция булды, шул безнең уртак тема иде. Очрашкан саен йөрәк ничек дип сорый иде. «Сиңа эссе ярамый, үзеңне сакла», – дип әйтте. Икебез дә «слабак» дип көлешә идек.
Айгөл ятимлекнең нәрсә икәнен белә, инде ирдән дә яшьли тол калды. Линарны дус буларак та яратты, бөтен серләрен аңа сөйли иде, – дип сөйләде ул.
«Язмыш Айгөлне сынап та карады инде»
Хушлашырга Җәвит абый Шакиров та килгән иде.
Мин Линар белән Айгөл аша гына таныш. Концерт вакытларында, телевидениедә съемка вакытында килә иде, уртак дуслар белән ифтар ашларында күрешкән булды. Бик акыллы, тыйнак, сабыр иде. Шундый сабыр кеше була икән дип шакката идем. Мин үзем андый түгел, шуңа күрә әйтәм. Мин тиз кызып китәм. Урыны оҗмахта булсын. Хезмәттәшем Айгөл бик талантлы. Язмыш аны сынап та карады инде. Ходай Тәгалә яраткан бәндәсенә сынауларны бирермен дигән. Гаиләсенә сабырлык телим, – диде ул.
Айгөл апаның дусты Гөлнара Габидуллина бу хәбәрне төнлә белгән, төнне дә Айгөл апа янында үткәргән.
Сәгать төнге бердә хәбәр иттеләр. Кызымны туганнарга илттек тә, ирем белән җыенып киттек. Төне буе Айгөлне өйдә сакладык. Без бит 1995 елдан гаилә дуслары. Линар бик күңелле, эчкерсез, көләч йөзле кеше иде. Әйтеп бетергесез кызганыч, – диде ул.
Линар абыйның әнисе исән әле. Линар көн саен диярлек иртән ашарга илтә торган булган.
Соңыннан Айгөл апа килгән халыкка рәхмәт әйтте.
Кара машина аларны Яңа татар бистәсендәге зиратка алып китте. Линарны Яңа Бистә зиратында – әтисе янына җирләрделәр, Шул ук урында Линарның әнисенә дә урын алып куелган…
Мәрхүмнең гаиләсе, якыннары, дусларының тирән кайгысын уртаклашабыз. Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен!