Айгиз Баймөхәммәтов: Татар язучылары, яклау гына түгел, «калыгыз инде» дип шалтыраттылар
Айгиз Бөймөхәммәтов белән Рузилә Мөхәммәтованың җәһәт әңгәмәсен тәкъдим итәбез.

Башкорт язучысы, Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты Айгиз Баймөхәммәтов Башкортстан Язучылар берлеге рәисе итеп кабат сайланды. Язучыларның гомуми җыелышы (съезды) Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы – Корылтаеның утырышлар залында Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров катнашында үтте. Айгиз Баймөхәммәтов кандидатурасын Россия Президенты ярдәмчесе, Россия Язучылар берлеге рәисе Владимир Мединский да хуплаган.
Бүген без Айгизне котлап шалтыраттык. Сүз уңаеннан, Башкортстан Яязучылар берлеге белән Россия Язучылар берлеге арасындагы мөнәсәбәтләр, шул исәптән, яңартылган уставы турында да сораштык.
Әйе, дөрес, Россия Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский минем кандидатураны хуплаган – аның култамгасы куелган Россия Язучылар союзы утырышы карарын ирештерделәр. Без бит бу җыелышта яңа устав кабул иттек. Безнең Союз хәзер Россия Язучылар союзының бер өлеше һәм Устав буенча булачак рәисне Россия Язучылар союзы да тәкъдим итә ала. Россия Язучылар союзын, билгеле булганча, Россия Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский җитәкли. Съезд алдыннан да Россия Язучылар берлегенең Аппарат җитәкчесе белән сөйләштек, һәм ул миңа җитәкчелекнең позициясен җиткерде.
Сез моңарчы да Россия Язучылар берлеге эчендә идегез, дип белә идем.
Әйе, элек-электән шулай. Ләкин ул элегрәк уставка кертелмәгән иде. Хәзер рәсми күрсәтелде.
Безнең Язучылар берлеге рәисе 2 тапкыр гына сайлана ала. Сездә андый чикләр бармы?
Безнең элеккеге устав буенча Союз рәисе 2 тапкыр сайлана ала иде. Яңасында андый чикләү юк.
Яңа уставта тагын нинди үзгәрешләр бар?
Төп фикер – без Россия Язучылар берлегенең аерылгысыз бер өлеше. Икенчедән, Союзда финанс-хуҗалык эшләрен директор алып бара. Аның белән килешүне Союз рәисе төзи, ул аны эшкә ала. Алга таба безнең Союзның шундый директоры булачак. Союз рәисе хуҗалык эшләре белән булышмаячак. Иҗатка һәм Союзның иҗади юнәлешләренә вакыт калачак, димәк. Әлбәттә, оешманың төп җитәкчесе булып, Союз рәисе кала.
Татарстандагы кебек, мондый җыелышларга видеоконференция аша катнашу мөмкинлеген дә уставка керттек. Бу – заман таләбе.
Айгиз, Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар язучылары сезне якладымы? Каршылык сизелмәдеме?
Каршылык түгел, яклау гына да түгел хәтта, татар язучылары алдан ук: «Сез, зинһар, калыгыз инде», – дип, бик күп шылтыраттылар.
Язучылар Берлеге идарәсендә татар язучыларыннан кемнәр бар? Үзен татар дип таныган һәм татар телендә иҗат итүче язучыларны күздә тотам.
Татар секциясе җитәкчесе Руслан Сөләйманов бар. Шулай ук, Дилбәр Булатова (Сөләйманова), Светлана Чураева идарәдә.
Башкорстан Башлыгы Радий Хәбировның хәерхаклы чыгышы турында укыдым. Әдәби премияләр мәсьәләсендә дә матур хәбәрләр бар – суммалары артасы икән.
Арттыра гына түгел, ул, чыннан да, нык ярдәм итә. Республика Башлыгына язучыларның да хөрмәте бик зур. Башлык та безгә карата зур игътибар күрсәтә. Май аенда гына Уфада, ремонттан соң, Язучылар йортын ачтык. Радий Фәритович ремонт барганда да барысыннан да хәбәрдәр булды, үзе килеп карап йөри иде. Ул, чынлап та, язучыларны аталарча хәстәрләгән кеше. Якын арада Язучылар Союзының яңа идарәсен үзе янына сөйләшүгә чакырды. Үзебезнең теләк-тәкъдимнәр, планнар белән Идарә әгъзасы булган 15 кеше барачакбыз.
Уңышлар, Айгиз!
- Айгиз Гыйззәт улы Баймөхәммәтов 1988 елның 27 октябрендә Белорет районының Абзак авылында туган. 2008 елдан – Россия һәм Башкортстан Журналистлар берлекләре, 2014 елдан Россия һәм Башкортстан Язучылар берлекләре әгъзасы. Шәехзадә Бабич исемендәге республика яшьләр дәүләт премиясе лауреаты (2015), Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2020), Салават Юлаев ордены кавалеры (2024). 2020 елдан – «Шоңкар» республика яшьләр журналының баш мөхәррире.
- 2022 елда Башкортстан Язучылар берлеге рәисе итеп сайланды. Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты. 2025 елдан – Россия Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы. «Калдырма, әнкәй!», «Әкиятсез балачак», «Урам балалары», «Кызык бу тормыш…», «Алдакчы» проза китаплары авторы. Байтак әсәрләре урыс теленә, төрки телләргә тәрҗемә ителгән. «Ташлама, әнкәй!» повесте буенча куелган «Хыялга каршы» спектакле М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында һәм башка сәхнәләрдә уңыш казанды.