news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда язучыларга бирелә торган премия суммаларын арттырганнар

news_top

Бүген Башкортстанда Язучылар берлегенең җыелышы булган. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язучыларга ярдәм итү системасы турында сөйләгән, дип яза «Башинформ».

– Язучылар берлеге Россиянең әйдәп баручы иҗади берләшмәләренең берсе булды һәм шулай булып кала да. Ул дөньяга күренекле авторларны һәм милли әдәбиятның «алтын фондына» кергән әсәрләрне бирде. 90 ел дәвамында рухи-мәдәни тормышның үзәге, осталык мәктәбенә әверелде. Берлек халыкара хезмәттәшлекне үстерүдә дә актив катнаша. Моңа ачык мисал – Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап, Бөек Ватан сугышы ветераны, билгеле казах язучысы Кемель Токаевның «Серле эз» китабын башкорт теленә тәрҗемә итү һәм бастырып чыгару. Без әлеге китапны аның улы – Казахстан Республикасы Президенты Касым-Жомарт Кемель улы Токаевка авторның якты истәлегенә ихтирам билгесе һәм халыкларыбыз арасындагы дуслыкны ныгыту йөзеннән тапшырдык, – ди Радий Хәбиров.

Җитәкче күптән түгел генә узган «Китап бәйрәме» халыкара китап ярминкәсе көннәрендә Язучылар берлегенең яңартылган бинасы ачылуын искәртә. Бина 30 ел дәвамында ремонт күрмәгән булган.

Ел саен төбәк бюджеты хисабына рус, башкорт һәм республиканың башка халыклары телләрендә якынча 100 әдәби китап басылып чыга.

Башкортстанда язучыларга ярдәм системасы Салават Юлаев, Шәйхзада Бабич, Һәдия Дәүләтшина исемендәге премияләрне һәм тагын 30дан артык муниципаль бүләкне үз эченә ала.

Республика премияләренең приз фондлары арттырылган. Балалар һәм үсмерләр өчен язылган әсәрләр өчен бирелә торган Һәдия Дәүләтшина исемендәге премия фонды 100 мең сумнан 500 мең сумга, Шәйхзада Бабич исемендәге яшьләр премиясе 150 меңнән 500 мең сумга кадәр арткан. Салават Юлаев исемендәге премия исә 1 миллион сумга җиткән.

Хәзерге вакытта балалар һәм үсмерләр арасында яшь каләм тибрәтүчеләр – шагыйрьләр һәм язучылар өчен бәйге оештыру мөмкинлеге карала.

«Язучы сүзе һәрвакыт аерым әһәмияткә ия булды, бигрәк тә хәзер – безнең өчен иң мөһим тема булып махсус хәрби операция торган чакта. Сез идеологик фронтта нык торасыз. Районнарда һәм шәһәрләрдә уздырылган «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» дигән әдәби-патриотик чаралар циклы өчен аерым рәхмәтемне белдерәм. Мөнир Кунафинның «СВО. Мин сугыштан исән чыктым» кебек әсәрләре бүгенге мәдәниятебезнең әһәмиятле өлеше булып тора. Быел без хәрби-патриотик темага язылган әдәбият, музыка, сынлы сәнгать әсәрләре буенча Республика бәйгесен лаеклы приз фонды белән үткәрдек», – дип билгеләп үткән җитәкчесе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар