Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хөрмәтсезлек»: «Айфара»га дәүләт бүләкләрен министрлык вәкиле түгел, Алмаз үзе тараткан

news_top_970_100
«Хөрмәтсезлек»: «Айфара»га дәүләт бүләкләрен министрлык вәкиле түгел, Алмаз үзе тараткан
"Татар-информ" архивы

Бүген легендар «Айфара» төркеме артистлары котлаулар кабул итә. «Айфара»ның алыштыргысыз солисты Алмаз Шәрифуллин һәм музыкантлар Рәшит Максутов, Фәнис Мортазин, Алмаз Мөхәммәтҗановлар «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исемнәргә лаек булган. Бүләкләрне «Айфара»ның филармония залында узган юбилей концертында Татарстан Республикасының мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов тапшырган. Бу хакта «Интертат»ка концертны тамаша кылган журналист Алсу Исмәгыйлева хәбәр итте.

Алсу Исмәгыйлева сүзләренчә, министр урынбасары атказанган исемен алучыларны гына шәхсән котлап, бүләкләрен тапшырып, калган бүләкләрне Алмаз Шәрифуллинның үзенә тапшырырга кушып, сәхнәдән төшеп киткән.

Алмаз Шәрифуллинга, концертны бүлеп, тамашачыдан концерт вакытын алганы өчен гафу үтенеп, Денис Палачев, Алексадр Окружнов, Айдар Минһаҗев һәм Эльмира Латыйповаларны «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән үзенә бүләкләргә туры килгән. Төркемдәге артистларга «Рәхмәт хатлары»н да җырчы үзе тапшырган.

Мәдәният министрлыгының «Рәхмәт хаты»на «Айфара» вокаль-инструменталь ансамбленең элекке һәм хәзерге артистлары Наил Сөләйманов, Айдар Каюмов, Айдар Гыймадиев, Нариман Яруллиннар лаек булган. Рамил Кадыйров белән Алсу Кадыйроваларга министрлыкның «Мактау грамотасы» тапшырылган.

Фото: © Юлия Насыйбуллина фотолары

«Бу – артистларның, дәүләт бүләкләренең, Мәдәният министрлыгының дәрәҗәсен төшерә»

Алсу Исмәгыйлева сүзләренчә, Мәдәният министрлыгының дәүләт бүләкләрен министрлык вәкиле тапшырмыйча, артистның музыкантларга үзе өләшүе – гомер күрелмәгән хәл. Журналист бу күренешкә кәнәгатьсезлек белдереп, «Интертат»ка болай дип сөйләде:

«Мәдәният министрлыгының дәүләт бүләкләрен тапшырырга мәдәният министрлыгы вәкиле түгел, Алмаз Шәрифуллинның чыгуы миңа бик сәер тоелды. Бу, гомумән, бик сәер. Мәдәният министрлыгы дәүләт бүләкләре әзерләгән, һәм аны тапшыручы юк. Аларны музыкантларга төркемдәге солист Алмазның үзенә тапшырырга туры килде.

Минем мондый хәлне бер дә күргәнем юк иде. Бу, беренчедән, 30 ел хезмәт иткән артистларның, икенчедән, дәүләт бүләкләренең һәм Мәдәният министрлыгының дәрәҗәсен төшерә. Бу, гомумән, кагыйдәләргә туры килми.

30 ел милләтенә, халкына хезмәт иткән артист әлеге Мәдәният министрлыгы әзерләгән бүләкне министрлык вәкиленнән алырга хаклыдыр? Протокол буенча ул шулай булырга тиеш бит инде. Ни өчен аны «үзегез карарсыз» дигән кебек итеп, артистның кулына тоттырып тапшырталар?

Бу хәл мине гаҗәпкә калдырды. Хәтта тәнәфес вакытында да бу хакта сөйләшүчеләр күп булды. Буфетка кергәч тә, андагы сөйләшүләрдән әлеге күренешне аңлап бетермәүчеләр күп икәнлеге ачыкланды.

30 ел иҗат иткән музыкант үзенең бүләген мәдәният министрыннан ук булмаса да, министрлык вәкиле кулыннан алуына лаектыр бит инде? Бу нинди хөрмәтсезлек? Мондый хәл минем башыма сыймый», – диде Алсу Исмәгыйлева.

Фото: © Юлия Насыйбуллина фотолары

«30 ел эшләп… 30 елдан соң гына биреп…»

Төркемне мактаулы исем алулары белән котларга һәм хис-кичерешләре турында сорашырга дип, без Алмаз Шәрифуллинның үзе белән элемтәгә кердек.

Кирәк идеме ул безгә, әйтегез әле? Җавап бирегез әле шул сорауга? Без аңа лаекмы? – дип башлады сүзен Алмаз.

«Айфара» моңа лаек, әлбәттә! Нигә алай дисез?

Белмим инде… Белмим. Әйтәсе сүзләр күп. 30 ел эшләп… 30 елдан соң гына биреп… Бер караганда «обидно» да булып китә. Сорап алган булсак, иртәрәк биргән булырлар иде аны, әлбәттә. Сез үзегез дә беләсез ничек сорап алганнарын. Без сорамыйча йөргәнгә күрә, шулай озак булгандыр инде ул.

Безгә үзләре бирделәр. Бу –- сорап, йөреп эшләнгән, ясалма эш түгел. Хөкүмәт тарафыннан «Айфара» вокаль-инструменталь ансамбле артистларына дип бирелде.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Министр үзе килә алмаган икән.

Анысы да «обидно». 30 еллык тарихы булган төркемгә министр да килә алмагач, без кая алып барабыз икән сәнгатьне? Әгәр дә министрлыкта төрле премияләр тапшыру кебек дәүләт әйберләре турында гына уйлыйлар икән? Татар сәнгатен алай гына үстереп булмый бит ул. Теләсә кайсы стилистикага – джазга, попка, рокка тиешле игътибар булмаса, ул үсмәячәк. Татар халык җырын җырлап кына үстереп булмый аны. Татар халык җыры да кирәк, аның белән беррәттән рогы да, попсасы да кирәк, барысы да кирәк. Бу хакта без күптән сөйлибез инде. «Айфара» шуңа да, «Ласковый май» татарда да була ала, дип оешты бит инде.

Күкрәк билгеләрен һәм грамоталарны үзегезгә тапшырырга туры килүе турында ни әйтерсез?

Министр килгән булса, атказанган исемнәрне – министр, ә күкрәк билгеләрен һәм «Мактау грамоталары»н урынбасары тапшырган булыр иде. 2012 елда спорт сараенда узган концертыбызда да «Мактау грамотасы»н урынбасар биргән иде. Атказанган исемен дә урынбасар бүләк итте.

Белмим инде, мин артык аңлап бетермим кем аны хәл иткәнен. Димәк, шулай кирәк булгандыр.

Безнең төркемебездә эшләгән барлык музыкант-артистларга грамоталар, рәхмәт хатлары бирелде. Берсе дә кырыйда калмады. Ә күкрәк билгесе чын профессионал булган музыкантларыбызга тапшырылды. Профессионаллар алар һәрвакыт беренче урында булырга тиеш.

Алга таба планнарыгыз нинди, Алмаз?

Безнең студиябез бик бай. Тукталып калмыйбыз, алга таба да эшләчәкбез. Артык үсмибез дә, аска да төшмибез. Үз урыныбызны алып, матур гына эшләп торачакбыз. Яңа җырлар языла, Рәшит эшләп тора, Айдар Минһаҗев исән, сүзләрен язып тора. Планнарыбыз бар, йөри алганда йөриячәкбез.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 2 май 2024
    Исемсез
    БИК дэрес эйтэ,Алсу. Нинди Хэл инде бу. Концерт БИК матур узды , егетлэр чын кунелдэн халыкка хезмэт итэ, Халык узлэрен хэрмэт итэ, Тулы заллар, тэрле тэбэклэрдэн килгэн тэрле миллэт кешелэре залда. Культурный министырлыктан Пыф.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100