«Айфара» концерты: гимнга әйләнгән «Ак каен», күрше авыл кызлары һәм кире кайтмас яшьлек
Өч егетнең авыл клубында башлап җибәргән иҗатларына – «Айфара» төркеме оешуга 30 ел булды. Күпләрнең яшьлеге, балачагы булган «Айфара» җырлары «Пирамида» күңел ачу үзәгендә дә яңгырады. Ностальгия хисләрен бер йомгакка төргән 30 еллык юбилей концертыннан «Интертат» репортажы.
«Коркачык авылында туып-үскән гади 3 егет ансамбль төзеп, үз җырларын җырлый башлыйлар. Айдар, Фәнис, Рәшит исемнәреннән ул заман өчен яңалык булган коллектив исеме барлыкка килә – «Айфара». Бик тиз популярлык казанган төркем төрле район-авыллар буйлап гастрольләрдә йөри башлый. Көненә өчәр концерт! Кайларда гына булмый алар. Күпме концерт куелган да, күпме җырлар җырланган, никадәр авыл һәм шәһәрләр үтелгән, санап бетергесез».
Концерт шушы сүзләр белән башланды. Экранда – 90нчы еллар кайтавазы булган аклы-каралы сурәтләр, калын гына тавышлы ир-ат халыкны «Айфара» белән таныштыра. Хәер, танышырга килгән кешеләр, миңа калса, бөтенләй дә булмагандыр. Залда утырган һәркем «Айфара»ның бер генә җырын булса да яттан белгәндер. Төнлә уятып сорасалар да, «Ак каен, син яшә, карама син безгә» дип җырлап әйтә ала торган кешеләр утыра иде «Пирамида»да.
Сүзләр тәмамлануга, сәхнәгә карадан киенгән «Айфара» егетләре чыкты да, сәхнәнең иң алдына тезелеп басып, тамашачы белән бергә кул чапты. 30 еллык тарихка, ничәмә-ничә буынны үстергән легендар җырларга, үзе булып кала алган төркемгә, яраткан тамашачыларга багышланган алкышлар иде бу. Экранда зур итеп «А» хәрефе барлыкка килде.
Концерт «Кил генә, көтәрмен» җыры белән башланып китте. Сәхнәдә алып баручы юк. Җыр арасында төркемнең солисты Алмаз Шәрифуллин берничә җөмлә әйтеп ала да, кабат җырлыйлар.
Гомумән, «Айфара» төркеме Алмаз Шәрифуллин белән ассоцияләшә. Гәрчә, ул «Айфара»ны башлап җибәрүчеләр рәтенә керми. Алмаз төркемгә берничә елдан соң кушылып, хәзерге көнгәчә җитәкләп алып баручы кеше. «Айфара»ның уңышы – Алмазның харизмасы, үзенчәлекле тавышында да.
«Айфара»ның беренче составында төркемнең бөтен җырларының да сүз авторы Айдар Минһаҗев, композиторлар Фәнис Мортазин, Рәшит Мәкъсутов була. Алга таба төркемгә солистлар Айрат Даутов белән Айдар Гыймадиев килеп кушыла. Егетләрнең бергә башкарган җырлары әле дә аклы-каралы пленкаларда сакланып калган.
Кызганыч, Айрат Даутов 2003 елда фаҗигале һәлак була. Журналист Данил Гыйниятов «Интертатка» биргән интервьюсында да яшьли һәлак булган җырчы егетне искә алган иде. «Минем төркемдәшем, «Айфара» төркеменең солисты Айрат Даутовка десантчылар көнендә һөҗүм булган иде. Ул 1-2 көн комада ятты да үлеп китте. Аны җирләгән идек», – дип сөйләгән иде ул.
Концерт башланып, берничә җыр җырлангач, өч ханым сәхнә алдыннан гына Алмазга чәчәкләр суздылар. «Без – Айрат Даутовның апалары. Айратка быел 56 яшь булган булыр иде», – диде ханымнарның берсе. «Әйе, «Айфара»га – 30, Айратка 56 булган булыр иде», – дип өстәде Алмаз Шәрифуллин.
Беренче составтан композитор, синтезаторда уйнаучы Фәнис Мортазин гына сәхнәдә чыгыш ясый. Ул – легендар «Ак каен» җырының көй авторы. «Төркемдә сез иң олысымы?» – дим. – «Юк, әле Рәшит Мәкъсутов бар. Мин 1966 елгы, – ди Фәнис Мортазин. – Тиз генә оешмады ул. Шул ук музыка, ул вакыттагы стиль. Әлбәттә, Европага җитеп булмый, чөнки безнең җиһазлар юк. Шулай да әзрәк якын килдек. Бары татарча, шул гына», – дип искә алды композитор.
Хәзер төркемдә бас-гитарист Алмаз Мөхәммәтҗанов, гитарист Александр Окружнов чыгыш ясый. Перкуссиядә – Денис Палачев.
Бунтарь урам егетләре
Чыннан да 90нчы елларда популяр булган стильне алар хәзер дә саклап калган. Аларны күп кеше «Ласковый май», «Мираж» төркемнәренә охшата. Заманасы шундый булгач, җырлары да, төркемнәре дә шундый булган иде. Хәзерге эстраданы карасак та, берсеннән икенчесен аера торган түгел, ә татар җырчылары арасында «Айфара» кебекләр бөтенләй юк.
Аларның сәхнәдә үз-үзләрен тотышлары, киенүләре дә аерыла. Үпкәләмәсеннәр инде, шулай да чын урам егетләре төркеме итеп күрәм мин аларны. Егетлектән күптән чыгып, ирләр булып бетсәләр дә, урам егетләренә хас бунтарьлек, харизмалары калган. Бу бит инде – бөтен кызлар күзләренә ак-кара күренмәслек итеп, алагаем гашыйк була торган «начар егетләр» сериясеннән.
2000 еллар башында төшерелгән клипларын гына искә алыгыз. Мәсәлән, «Сау бул» җыры. Урамда утырып торган егетләр яныннан чибәр генә балерина кыз үтеп китә, егеләрнең берсе – солист Алмаз Шәрифуллин – кызга гашыйк булып, артыннан да калмый йөри башлый. Шул кыз дип, пычак астына да эләгә. Тик «сау бул, тик бәхетле бул» дип җырласа да, клипның азагы бик бәхетле тәмамлана – аркасына пычак кадаганга башы бәйләп куелган Алмаз янына кыз чәчәкләр тотып килә.
Концертта 30 ел буена җыелган легендар җырлар да, яңа җырлар да яңгырады. «Җәй буена яңа җырлар яздык. Егетләр белән студиядан чыкмадык та диярлек», – диде төркемнең солисты Алмаз Шәрифуллин һәм «чын ир-егетләргә багышланган «Әти белән сөйләшү» җырын башкарды.
Шулай да халык теге мәңгелек җырларны тыңларга сусап килгән иде, чөнки андыйларны җырның беренче секундыннан ук танып алдылар. Җыр саен сәхнәгә чәчәкләр, бүләкләр ташыдылар. Кайберләре микрофонны Алмазның кулыннан йолкып ук алып, төркемгә кочак-кочак шомырт чәчәгедәй ак бәхетләр, корычтай ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, җан җынычлыгы, бетмәс-төкәнмәс шатлыклар теләде. Әлбәттә, юбилей концертларында аларсыз да булмый. Тик хәзер туйларда, юбилейларда да, килгән кунакларның җенен котыртмас, вакытны алмас өчен, котлау сүзе әйттермиләр бит инде. Шулай да Алмаз аларны бик әдәпле генә итеп туктатып, менгән берсен төшереп җибәрә торды.
«Айфара» – яшьлек кайтавазы, яки тамашачы этикасы турында
Карап торам: залда бөтен яшь категорияләренә дә караган кешеләр бар. Ак яулыклы апалар, студентлар, урта яшьтәге ир-атлар, хатын-кызлар. Ә шулай да соңгылары күбрәк булган икән. Шуларның яшьлеге бит инде ул «Ак каен», «Мин гаепле», «Күрше авыл кызы», «Чибәр кызга», «Ә бүген синең туй» һәм башкалар.
«Пирамида»ның шундый бер үзенчәлекле ягы бар – башка концерт залларыннан аермалы буларак, анда ике яклап бар, буфет бар. Буфетына алай ук егылып китмәсләр иде әле, әгәр дә концерт барышында да градуслы эчемлекләр салып торучы егетләр эшләмәсә.
Иң көчле кул чабулар, сызгырулар, күңелләрне актарырлык итеп, ачынып, кычкырып, хисләнеп җырлаулар да залның шул ике ягында басып торган ир-атлардан булды. «Күрше авыл кызы» җыры алдыннан Алмаз ирләрнең күңелләрен тагын бер кытыклап куйды. «Күрше авыл кызлары янына йөри идек бит, шулаймы, егетләр?» – дигәч, «душа»сы хисләнеп киткән берәү: «Йөри идек шул, авызыңны с....!» – дип кычкырды. Янында басып торган хатынының сөзеп каравына да исе китмәде бугай, чөнки теге каннарны кыздырырлык, күзләрне яшьләндерерлек дәрәҗәдәге ностальгия хисе урап алган аны. Менә нишләтә «Айфара» – яшьлекнең кадерле, кызык, күңелле мизгелләрен бер җыр белән искә төшерә дә куя.
Аларның бөтен җырлары да шундый бит, тормышчан. «Мин яратам, син яратасың, ул ярата» кебек төрләндерү генә түгел. Сюжетлы, кеше тормышында булган хәлләр, кеше язмышлары ярылып ята. Хәер, Айдар Минһаҗевның бөтен җырлары да шундый ахры ул. Кайбер шагыйрьләр сюжетлы шигырьләрне үз тормышларыннан алып язалар. Айдар Минһаҗевның җырларын карасаң, ул көн дә ниндидер драма кичерә, дип уйлап була.
Мәсәлән, «Гаепле мин» җырының тарихы да чынбарлык микән, әллә уйлап табылганмы? Яшьлегендә алдаган, тик исеме дә исендә калмаган кызны искә алып, гафу сорау, үкенү турындагы җырны халык елый-елый тыңлый бит. «Ә бүген синең туй, янәшәңдә бүтән» дигәнен әйтәсе дә юк. «Назлы гөлем, Гөлназым», «Тулай торак», «Чибәр кызга», «Сау бул», «Мин гаепле» җырларын халык бер тынга җырлады, куллардан телефоннар төшеп тә тормады.
«Хисле» ир-атлар турында тагын бер генә әйтеп үтимче. Бар тирәләрендә торсаң, азакка таба «Айфара»ны бу кешеләр банкетка чакырган кебек хис туа башлый. Чөнки берзаман андагы тавыштан сәхнәдә нәрсә сөйләгәннәрен аерып та булмады. Әле бер абзый телефоннан гына берәүгә шалтыратты да: «Кил монда!» – дип кулын болгый-болгый, иң урта рәттә утырган икенчесен чакырып чыгарды. Сәхнәдә «Айфара» «Назлы гөлем, Гөлназымны» җырлап ята. Иң арткы рәтләрдә утырган апалар борылып-борылып, утлы карашлары белән күңел ачучыларны өтеп алырга тырыштылар. Ярдәме генә тимәде. Шуңа күрә Алмазның сәхнәдән әйткән кайбер сүзләрен үзем дә ишетмәдем. Бары татарчалы-русчалы «Чё такое, ә?» дигәннәре генә колакка керде. «Чё» дип, «ни чё» инде болай, күңелле генә утырабыз әле…
«Телевизор каршына утырып, телефон диктофонына «Айфара» җырларын яздыра идек»
Шулай да беркемнең дә кәефе ул кадәр бозылмады кебек. Тәнәфестә «кыек атып, туры тигезеп», Алмаз Шәрифуллинның укытучысына барып эндәштем. Дөбьяздан Татарстанның атказанган укытучысы Гөлсинә Галимова концертка кодагые Илсөя Ганиева белән килгән. Гөлсинә ханымның улы Ришат Галимов та «Айфара» төркеме белән бәйле. «Тулган ай», «Чибәр кызга» җырларының авторы икән Ришат Галимов.
Алмаз – Дөбъяз мәктәбе укучысы. Улым белән бер сыйныфта укыды. Шундый шаян, җиңел, хәрәкәтчән иде. Үз көче белән зур юлга аяк басты, күпләргә үрнәк кеше. Әти-әниләре – гади кешеләр. Гади кешеләрдән дә максатчан, энергияле, тырыш егет булып үсте. Аның белән бик горурланабыз. Менә бит аны кеше ничек ярата! Зал шыгрым тулы. Димәк, аның җырларын да яраталар, үзен дә хөрмәт итәләр, – ди Гөлсинә ханым.
Илзирә Гиздуллина да, залда утырган һәркем кебек, «Айфара» концертын әллә ничә ел көтеп, 1 ай алдан билет алып куйган. «Аларга бармый калырга ярамый иде, чөнки «Айфара» җырлары белән шундый беркатлы, ихлас балачак истәлекләре бәйле», – ди ул.
Без мәктәптә укыган чорларда бик популяр иде алар. Шуларны тыңлап мәш килә идек. Әле ул вакытта хәзерге кебек интернет юк, җыр тыңлау шундый тансык иде. Якшәмбе көнне телевизордан «Кәеф ничек?» хит-парадын күрсәтәләр иде ул вакытларда. Телевизор кашында утырып, кирпеч кадәр NOKIA телефоны диктофонына «Айфара»ның «Сау бул», «Ак каен» җырларын яздырабыз. Аннан күрше кызлары белән урамда җыелышып, шуларны рәхәтләнеп тыңлыйбыз. Телефонда диктофонга булса да яздырылган җыр бар икән, бетте, «крутой» идек, – дип искә алды Илзирә.
Халык арасыннан «Татар кызы-2022» финалисты, башлангыч класслар укытучысы Сиринә Насыйбуллинаны күреп алдым. «Көенә генә кызыгып килә торган концерт түгел, сүзләре әйбәт», – дип анализлый укытучы кеше.
«Айфара»ны кечкенәдән тыңлый идек. Өйдә кассеталары да бар иде. «Ә бүген синең туй», «Кем син?», «Мунча», Иркә белән дуэтта башкарган җырын – һәрберсен яттан беләбез инде. Җырларга һәм музыка тыңлап утырырга яраткан кешеләр өчен бик шәп концерт, чөнки күп сөйләшмиләр. Көенә генә кызыгып килә торган җырлар түгел. Хәзерге заманда кеше күбрәк «анда бәрәләр, тегендә сугалар» дигән көйләргә кызыга бит. Ә монда үзеннән-үзе җырларның сүзләренә игътибар итәсең, – ди Сиринә.
Тамашачылар арасында композитор Илназар да бар иде. «Мин гаепле» һәм тагын берничә җырның авторы да ул.
Бик теләп килдем, яхшы урынга билет сатып алып утырдым. Алар белән дус булуыма бик горурланам. Без аларның җырларына биеп үстек. Ничек шушы төркемгә эләгергә икән дигән чаклар да булды. Ходай шулай язган: мин җырларына көй иҗат иттем. Алмаз белән дә, төркем белән дуслар булып яшибез, – диде Илназар.
«Кирәгең бер тиен» кабат сәхнәдә
Яшь кенә кыз белән егетнең, бер-берсенә нәфрәтле карап, «кирәгең бер тиен, карама да күземә» дип җырлауларын күпләр хәтерлидер. Концерт башланып китүгә кырыйдан гына тамашачылар залына үткән Иркәне күреп: «Әллә җырлыйлар микән?» – дип уйлап куйдым. Иркә беренче бүлек буе «Айфара»ны баскан килеш тыңлады.
Икенче бүлектә Алмазның «жгем!» диюе булды, «Кирәгең бер тиен» җыры уйнап җибәрмәсенме дә, үзенең төркеме белән Иркә килеп чыкмасынмы! Хәзер икесе дә зурлар, яшьлек максимализмы юк, шулай да «Кирәгең бер тиен» онытылмаган.
«Характерлар охшаш безнең», – диде Алмаз җырдан соң. «Шуңа елга бер генә аралашабыз», – дип өстәп куйды Иркә. Үз төркеме белән тагын 2 җырын бүләк итте дә, сәхнәне «Айфара»ларга тапшырып, чыгып та китте.
«Айфара» төркемен 17 яшемнән бирле беләм. Чөнки ул – чыннан да Аксубай якларына кайтып, мине табып алып килгән кеше. Ул Аксубайга кайтканда, мин Казанга күченгән идем инде. Шуннан бирле «Айфара» төркеме, Алмаз белән аралашып яшибез.
«Кирәгең бер тиен» җырын миңа алар тәкъдим итте бугай. Икебезнең дә характерлар шундый «ут» иде. Хәзер инде мин сабыррак, ул да сабырланды. Ул башка җырлардан аерылып та тора бит. Нигезендә мәхәббәт ята. Ачу килгәндә әйтәсең бит әле «кирәгең бер тиен» дип. Бөтен кешедә дә була торган, кемдер яшерә торган халәтне без җырга салып җырладык, – дип сөйләде Иркә сәхнә артында.
«Айфара»ның җырлары да, үзе дә гел актуаль булырмы икән?» – дим.
«Айфара»ның актуаль булып калырга бөтен мөмкинлекләре бар. Эстрада да үзгәрешләр кичерә. Администратор, ярдәмчеләрдән башка эшләве авыр. Шуңа күрә мин аңа ел дәверендә әйтеп киләм: «Кем генә сольный концертлар куймый. Ике җыр язып та иҗат кичәләре үткәрә кешеләр. Сезнең шундый зур тарихыгыз бар», – дип күпме тукыдым. Программаларын, җырларын кабат яңартуларын теләр идем. Элеккеге хитларын үземнең дә бик тыңлыйсым килә. Яшь буын белән төркем дә яшәрсен, «Айфара» исеме югалмасын иде», – диде Иркә.
«Ак каен, син яшә!»
Сәхнәгә Алмазны Казан инновация институтында укыткан Лариса Олеговна менде. «Мин татарча белмим, тик «Айфара» җырларын йөрәгем белән тыңлыйм. Синнән бүген безнең яраткан «Ак каен»ны җырлавыңны сорыйбыз», – диде.
Концерт барышында урыннан гына «Ак каен» давай!» дип кычкыручылар булды. «После «Ак каен» сразу домой бит», – дип, Алмаз Шәрифуллин аларны бераз тыеп торды. Кычкырып сорап алырлык дәрәҗәдә хит булырга кирәк бит, ә!
«Ак каен» – җавапсыз мәхәббәт утларында «янган» үсмер балаларның гимны иде бит», – ди Илзирә Гиздуллина. Чыннан да нинди генә хатирәләр, нинди генә истәлекләр юк бу җырга бәйле.
Ишегалдында, урамда уйнап туйгач, күрше кызларын җыеп, авыл янындагы наратлыкка алып китәм. Анда беркем күрми, рәхәтләнеп, шундагы агачларга концерт куябыз, кычкырып җырлыйбыз. Шул наратлар янында бер генә каен үсеп утыра. Берсендә наратлыкта уйнап туйгач, кайтыр юлга чыктык, никтер, кире артка борылып карадым да, шул ялгыз каен күзгә ташланды. Әһә, минәйтәм, теге җыр үзе «сорап тора» монда.
Бу – әле балалар бакчасына гына йөргән сеңлемнең үзеннән шактый зур бер малайга гашыйк булып, «мәхәббәттән саргаеп» йөргән вакытлары. Мин башта тиз-тиз генә сценарий туды: ялгыз каен бар, хәзер теге малайны шуның янында дип күз алдына китерәбез дә әрнүле-газаплы концерт куябыз, минәйтәм. Кызларга карап: «Хәзер «Ак каен»ны җырлыйбыз», – дим.
Арада иң хыялые мин, башымдагы яулыкны сыпырып төшердем дә кычкырып җырлый башладым, кызлар да миңа кушылды. Шулай итеп болын-кырларны, урманны шәп кенә яңгыраттык. Без яулыклар болгап, акырып җырлап торганда, арбасына әллә ничә кеше төялгән «Беларусь» тракторы узып китте. Бу концертта да шуларны искә төшереп, шул вакытларга «кайтып килдем». Концертлары булып торсын, тагын кимендә 30 ел җырласыннар иде әле, – дип искә алды Илзирә Гиздуллина.
«Ак каен»сыз «Айфара» концертын күз алдына китерүе авыр гына түгел, мөмкин түгел. Соңгы җыр булмаса да, соңгылардан берсе итеп «Ак каен»ны башкардылар. Зал торып басты. Чыннан да гимн. Яшьлек мәхәббәте гимны булган «Ак каен». Аны бары «Айфара» гына шулай өзгәләнеп башкара, бары «Айфара»ның тамашачысы гына өзгәләнеп тыңлый ала.
Үткән белән яшәргә ярамый, киләчәкне уйлап яшәргә кирәк, дисәләр дә, үткәндәге кадерле, күңелле мизгелләрне онытырга ярамыйдыр ул. «Айфара» концертында «ностальгия», ягъни үткәнне сагыну кебек хиснең никадәр тирән икәнен аңладым. Бардан ерак китмәгән ирләр дә, елый-елый тыңлаган апалар да, үсеп килүче яшьләр өчен дә «Айфара» җырлары – ул кадерле, сакраль үткән.
«Ак каен, син яшә, карама син безгә!» «Айфара» да яшәсен әле.