Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Наркоздан айнып киләм» — Лилия Хәйруллина күкрәкләрен зурайткан

«Миңа чәчәкләр урынына күкрәк бүләк иттеләр», — дип язган җырчы.

news_top_970_100
«Наркоздан айнып киләм» — Лилия Хәйруллина күкрәкләрен зурайткан
Рамл Гали

Җырчы Лилия Хәйруллина күкрәген зурайту буенча пластик операция ясаткан. Хастаханә палатасыннан беренче фотоларын Лилия инстаграмга да куйды. «Миңа чәчәкләр урынына күкрәк бүләк иттеләр», — дип яза ул.

«Наркоздан айнып киләм. Йокламаска куштылар. Үземне яхшы хис итәм, тавышыма гына бераз зыян килгән», — дип сөйләгән җырчы.

Лилиянең тышкы кыяфәтен үзгәртү буенча әлеге адымын сәхнәдәш дуслары дә хуплаган. «Ут бүләк булган бу», — дип язган Алинә Сафиуллина. «Молодец та инде үзең, Лилия! Котлыйм чын күңелдән! Камиллеккә киртәләр юк!» — дип мактаган Айгөл Нәбиуллина.

«Кыйммәтле бүләк булган бу. Мин башта ышанмадым, сезне табигый матурлык өчен дип уйлый идем. Үзегезнең күкрәкләрегез дә әйбәт иде. Ничек булса да, тәбрик итәм сезне», — дигән бер инстаграм дусты.

«Нигездә мин табигыйлык яклы. Башка бер җиремне дә кабартырга җыенмыйм, спортзалда шөгыльләнеп, хезмәт куеп булса гына… (Хәзер хәтта корсакка да пресс эффекты белән имплантлар куялар икән, мин шаккаттым). Күкрәкне зурайту бүгенге көндәлек, гадәти операциягә әверелде. Минем очракта, алар табигый күренергә тиеш. Бернинди «карбыз»лар түгел, гәүдәнең башка өлешләре белән гармониядә булырга тиеш, — дип язган Лилия Хәйруллина.

Калган инстаграм дуслары Лилиянең исән-сау тернәкләнүен теләгәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100