Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айдар Галимовның кызы әбисенең кырыгына кайткан: «Ул мине хәзер дә күзәтеп тора»

news_top_970_100
Айдар Галимовның кызы әбисенең кырыгына кайткан: «Ул мине хәзер дә күзәтеп тора»
Фото социаль челтәрдән алынды

Популяр блогер Гүзәл Галимова сәхифәсендә әбисе турында истәлекләр белән уртаклаша. Аның әбисе, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимовның әнисе Бибинур апа апрель башында вафат булды. Барлык балалары, оныклары һәм якыннары аның кырыгына Олы Кәркәле авылына җыелганнар.

Гүзәл балачагы узган авыл урамнары буйлап атлый. «Мин бүген әлеге урам буйлап барам, һәм ул миңа шундый зур булып тоела…

Әби мине кибеткә җибәрә, ә үзе барып җиткәнемне карап тора иде. Мин аның агач артына качып торуын күрәм, шуңа да курыкмый идем… Ул минем мөстәкыйль булып үсүемне теләде.

Бүген әбием киткәнгә 40 көн. Әмма мин төгәл беләм: ул мине хәзер дә күзәтеп тора…» – дип яза Гүзәл.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100