news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айдар Галимов гаиләсенә зур кайгы килгән

news_top
Айдар Галимов гаиләсенә зур кайгы килгән
Фото: © Айдар Галимовның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимовның гаиләсенә зур кайгы килгән. Аның иң кадерле кешесе – әнисе вафат булган. Бу хакта җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.

«Хуш әнкәй, тыныч йокла!» – дип язган ул, иңенә ак шәл бөркәнгән әнисенең фотосын куеп.

Комментарийларда җырчының авыр кайгысын уртаклашалар һәм шундый талантлы артист үстергәне өчен рәхмәт белдерәләр.

Айдар Галимовның гаиләсенә күркәм сабырлык телибез. Җырчының әнисенең караңгы гүрләре якты, авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәт түрендә булсын!

Фото: © Айдар Галимовның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар