Айдар Галимовның әнисе – улы турында: «Ике халык арасында күпер салгандыр бу бала, дим»

Бүген Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов гаиләсенә зур кайгы килүе хакында хәбәр иткән идек. Аның әнисе Бибинур ханым арабыздан китеп барды.
Бибинур апа моннан берничә ел элек «Туган тел» телеканалындагы «Сер итеп» тапшыруында улы турында бик горурланып сөйләгән булган. Әлеге архивтагы видеоны тапшыруның социаль челтәрдәге сәхифәсенә куйдылар.
Кулыбыздан килгәнчә тәрбия биреп, тормыш юлына аяк бастырып, кирәк чагында киңәшен биреп, кешелекле, тыйнак-җыйнак булсын, бер профессия алып, илгә-көнгә хезмәт итсен, дип тәрбияләргә тырыштык улыбызны.
Алга таба шул сыйфатларны югалтмыйча яшәсен. Безгә генә түгел (безнең өчен зур ярдәмче ул) илгә-көнгә, кешеләргә дә хезмәт иткәне белән нык горурланабыз.
Безнең икебездән дә ниндидер сыйфатларны алгандыр ул. Әтисенең 60 яшьлек юбилеенда: «Айдар, син кемгә охшаган?» – дип сораганнар иде аннан. «Кешелеклелек, тәрбиялелек белән – әнигә. Ләкин аның белән генә әллә кая китеп булмас иде. Эчке ныклык белән әтигә охшаганмын», – диде. Мин шушы сүзләрдә чын дөреслек бар, дим.
Кешелексез артист – чын артист булмас иде. Безнең шәһәрдә җитәкләп алып китәрдәй бер зур кешебез дә юк. Үзенә иптәшләр табып, тырышлыгы белән алга барганы, шушы юлда булганы, илгә хезмәт иткәне белән горурланабыз.
25 ел буена ике республика арасында йөрде. Талант бар күпләрдә. Тик талант кына җитми. Аның янына тагын теләк, тырышлык, үҗәтлек тә кирәк әле. Әнә шул сыйфатларын югалтмасын.
Ике республикадагы татар-башкорт халыклары арасында күпер салу хезмәтен дә үтәгәндер әле бу бала, дип тә уйлап куям. Шуның өчен рәхмәт улыбызга», – дигән Бибинур апа.