Айдар Галимов «Татар җыры»нда рекорд куйган
Айдар Галимов 24нче тапкыр үткәрелүче «Татар җыры»ның 24нче сынын алды. «Татар җыры» үзе дә 24нче тапкыр уздырыла. Бу яктан караганда, ул - рекордсмен. Айдар Галимов һәркемгә үз өлкәсендә рекорд куярга язсын, дип теләде.
Фестивальнең бер ел да катнашмый калмаган лауреаты «Интертат»ка хис-кичерешләре белән уртаклашты.
– Бер карасаң, шулхәтле гомер үтте микәнни, дип уйлап куясың. Икенче карасаң, шатлык хисләре шулхәтле зур, 24 ел буена син һаман да шушы юнәлештә булып, формада булып, сәламәт булып, җырларың булып, трендта булып, һәрберсендә катнаша алуны ничек зур бәхет дип әйтмисең инде?! Әлбәттә, зур бәхет, зур җаваплылык! Кем белә алдагысын, үткән юллар өчен оят түгел, дип әйтәсем килә.