Тукайның юлсыз Ватаны, яки Кушлавычта исемдә калганнар | intertat.tatar

Тукайның юлсыз Ватаны, яки Кушлавычта исемдә калганнар

Кушлавыч авылының Шәрифә карчыгы татар кешесенең күңеленә бәләкәй Апушка әйтелгән «кадалмассың, килмешәк» дигән сүзләр белән кереп калган. Авылда Тукай эзләре сакланганмы? Мәкалә «явыз» Шәрифә карчык, Тукай нигезендәге шомырт агачы, егерме балалы тугызъеллык мәктәп һәм юлсызлыктан туйган Тукай Ватаны турында.

«Тукай Кырлайда туган» дигәнне ишеткәләгәндә күңел әрнеп куя. Кайберәүләр шагыйрь Казанда туган дип уйлый икән. Инстаграмда сораштыру уздырган идем. 120 кешенең 44е Кушлавыч дисә, 55е Кырлай дип җавап биргән. Калганнары Тукайның туган җире Казан, йә Өчиле дип уйлый икән. Шушы саннар безне Тукай Ватаны Кушлавычка алып килде.

«Тау башына салынгандыр безнең авыл»

«Кушлавычка барасы булсагыз, навигаторга ышанып, Коркачык (Куркачи) аша кереп китмәгез. Анда юллар начар, җиңел машина белән батып калырсыз. Әтнә яки Арча аша урап кайтыгыз», — дип кисәтеп куйдылар безне. Әтнә аша урап, сәгатьтән артык юл бардык.

Туфан ага Миңнуллин: «Халкын һәм үзен хөрмәт иткән һәрбер татар Кушлавычны читләтеп узарга тиеш түгел. Чөнки ул Тукаебызның кендек каны тамган җир», — дип әйткән булган. Кушлавычны читләтеп узу түгел, урап барырга туры килде. Тукай Ватаны, туган авылының хәзерге яшәеше, халкы кызыксындырды безне.

Әтнә-Арча юлыннан Кушлавычка борылып кергәндә үк авылның Тукай белән бәйләнеше барлыгын аңлыйсың — Тукай «үзе» үк каршы ала.

«Тау башына салынгандыр безнең авыл», — дип яза Габдулла Тукай. Кушлавыч авылы тау битендә урнашкан кебек тоелды миңа. Элеккеге чорда, авыллар гөрләп торган заманда, халык күпләп яшәгән чорда Кушлавыч та тауның башында ук утырган булгандыр. Шигырьдәге чишмә дә басу юлында, еракта калган икән инде. Хәзер авылның урта бер җирендәрәк «Мулла чишмәсе» челтерәп агып утыра. Дөрес, чишмәгә керерлек түгел, кар сулары ул тирәләрне йөрмәслек иткән әлегә.

Тукай туган заманнарда 120 хуҗалыкта 800ләп халкы булган авыл бүген күзгә күренеп картаеп бара. Авыл Кызылсу елгасының ике ярында урнашкан. Бер ягында бер урам, икенче ягында тагын бер урам булган Кушлавычта һәм аның янында гына урнашкан Иске Җөлбине бергә кушып санаганда хәзер 70ләп хуҗалыкта 200дән артык кеше яши. Ә шулай да төп урам — Габдулла Тукай урамында искитмәле музей-йортлары, биек манаралы мәчетләре, «Мулла чишмәсе», тугызъеллык мәктәбе, мәдәният йорты, «Тукай» хуҗалыгы эшләп тора.

Кайсы гына авылга барсак та, иң беренче чиратта, капкаларга игътибар итәм мин. Ягына һәм кешесенә карап, капкалар да аерыла. Кайбер якта, мәсәлән, Арча районында капкалар биек, үрелеп буең җитмәслек була. Кайбер якта, капкалар өйләренә караганда да матуррак итеп ясалган. Кайбер якта капкаларны йөз кат йозак белән бикләп куялар. Кушлавычта да капкалар биек, «урыс капкасы» дип йөртелгәннәре дә сакланган һәм кайбер капкалар ачык та тора иде.

Кукмара районы Вахит авылына барып кайткач, капкаларның ачык булуына исем-акылым киткән иде. Ачык капка — ул кунакчыллык билгесе дә бит әле. Кушлавычта да ачык капка күрергә туры килде. Тик бөтен йортларның да ул ачык түгел, ә шулай да күренгәләде. «Ялгыз яшәүче әбиләр, өйдә юк кешеләр генә бикли. Гадәттә, капкалар ачык тора», — дип аңлатты бу күренешне авыл халкы.

 Нигезендә — шомырт агачы, зиратта — әтисенең кабере

1996 елдан бирле Габдулла Тукайга багышланган музей-йортында Ләйлә ханым Мөхәммәтшина хезмәт куя. «Кушлавыч Казан арты татар авылларыннан бер нәрсәсе белән дә аерылып тормаган», — дип сөйләде ул.

1886 елның апрелендә авыл мулласы Мөхәммәтгариф белән Өчиле авылы мулласы Зиннәтулла кызы Мәмдүдәнең уллары Габдуллаҗан — киләчәктә бөек шагыйрь буласы Габдулла Тукай туа. Тик бөек Тукайны Кырлайда «тудыру» Кушлавыч халкының да күңелен кимерә, билгеле.

— Сер түгел, кайбер кешеләр аның туган авылын Кырлай дип беләләр. Хәтта Кушлавыч турында ишетмәгән, кайсы тарафта урнашканын да белмәгән кешеләр килә музейга. Музей белән танышкач, аптырап та калалар. Кушлавыч авылы Кырлай белән бер дәрәҗәдә дип әйтеп булмый инде, дөрестән дә. Хәзер Кушлавычны күбрәк белә башладылар шулай да. Кырлайга турыдан юл ачылу да безгә файдага булды. Миңа килгән кешеләрне мин турыдан Кырлайга җибәрәм, Кырлайдан туры безгә киләләр, — ди Ләйлә Мөхәммәтшина.

Кушлавычта Тукайның җиде буын бабасы муллалык иткән. Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф тә Кышкар мәдрәсәсен тәмамлап, туган авылы Кушлавычка икенче мулла булып кайта. 1920 елларда мәчетнең манарасын кисеп, башлангыч мәктәп итәләр. Гасыр азагында иске мәчет бинасын сүтәләр. Хәзер ул урын койма белән әйләндереп алынган һәм «монда Тукайның җиде буын бабасы муллалык иткән» дигән игълан тактасы куелган.

Кушлавычта Тукай белән бәйле бер генә бина да сакланмаган. Бары тик әтисенең кабере генә бар. Туган нигезе урынында хәзер Тукайның бюсты тора. Йортны туганнары 100 сумга сатып, Тукайның үзенә Җаек шәһәренә җибәрәләр. Нигездә Тукай туган заманнарда ук булган шомырт кына әле дә үсеп утыра.

Тукайның исемен мәңгеләштерү эшләре Кушлавычта 1956 елда башланып китә. 1 сентябрь көнне Тукайның бюсты ачыла. Шул ук вакытта бюст артына китапханә бинасы салына. Хәзер ул бина да буш килеш моңаеп утыра. Китаплар мәктәпнең бер бүлмәсенә күчерелә. Кызганыч.

Музей-йорт исә 1996 елда, Тукайга 110 ел тулуы уңаеннан ачыла. 24 майда ачылу тантанасы була, 31 майда яңа мәчет ачыла, авылда тугызъеллык мәктәп төзелә башлый, өйләргә газ кертелә, авылның бер башыннан икенче башына асфальт юл салына. Тукайның авылдашларына зур ярдәме була бу.

«Шәрифә карчык турындагы сүзләр Кушлавычка тап төшерә»

Тукайны Кушлавычта Шәрифә карчыкка калдырып китү, ул карчыкның Габдулланы салкында катыруы, «килмешәк» дип сүгүләре турында Тукай «Исемдә калганнар» әсәрендә яза. Авылдашлары да Шәрифә карчык турындагы ул сүзләрне уйдырмага тиңли. Өч яшьлек Тукай ул вакыйгаларны ничек шулкадәр төгәл итеп исендә калдыргандыр, менә шунысы гына шикләндерә. Нәрсә генә дисәк тә, Кушлавычка тап төшерә торган вакыйга бит инде бу.

— Карчык, олы яшьтә булуга карамастан, бер арыш кибәне хисабына һәм Бибимәмдүдәнең сүзен тыңлап, алып калган бит инде баланы. Тукай үзе дә ишетеп кенә язгандыр бу сүзләрне. Бәлки Шәрифә карчык аны алай итеп: «Кадалмассың, килмешәк», — дип сүкмәгәндер дә. Тукай соңыннан, шагыйрь булып танылгач: «Ул карчык инде үлгән, Ходай аңа рәхмәт әйтсен», — дип яза.

Ул вакыйга Кушлавычка бераз тап төшерә. Бәлкем, ул хәлләр дөреслеккә дә туры килмидер. Тукайны бер дә карамаган шикелле, Кушлавычта яратмаганнар кебек килеп чыга. Ләкин Бибимәмдүдәнең иң авыр чагында ул әби риза булып, алып калган бит инде баланы.

Шул ук вакытта Бибимәмдүдә ташлаган да киткән икән баласын дигән фикер дә булырга тиеш түгел. Декабрь башларында китсә, апрель җиткәч, мулланың ризалыгы белән гаиләсенә алдыра. Улын сагынып, шигырьләрен дә яза.

Зиннәтулла хәзрәтнең үзенең дә гаиләсе ишле була. Бибимәмдүдә аңа әйтмәгән дә. Кушлавычта Шәрифә карчык аларның күршесендәрәк яшәгән. Кереп йөргән, таныш әбисе булган. Тик торганнан гына ят әбигә калдырмый бит инде ул аны, — дип сөйләде Ләйлә ханым.

 «Тукайның Кушлавычка бүтән кайтмаган диюләре — ялган»

Кушлавычны яман итеп күрсәтүче тагын бер сүз: «Тукай туган авылына бер чыгып киткәч, бүтән кайтмаган». Тормышның нужасын шушында күрә башлаганга бу җир бәлки үзәгенә үткәндер. Тик ул сүзләр дә дөреслеккә туры килми. Тарихта Тукай туган авылында тагын берничә тапкыр булып китә әле. Кагып-сугып кына тормыйлар аны Кушлавычта.

— Кушлавычка бөтенләй кайтмаган икән дигән сүзләр дөрес түгел. Чын шагыйрь булып танылгач, 23 яшендә ул «Туган авылым» шигырен яза. «Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә, күңелемдә мәңге калыр туган җирем», - дип яза Кушлавыч турында.

Кырлайдан Җаекка китәр алдыннан, Кушлавыч кешесе Бәрдретдин Тукайны Кушлавычка алып кайта. Үзе эшләре белән Казанга киткәч, Тукай бер ай Бәдретдиннең малае Камалетдин белән мәдрәсәгә йөри. Бәдретдиннең йортында Тукай Каюм Насыйринең 600 битлек китабы белән таныша.

1907 елда ул Җаектан Казанга кайта. Военкомат чоры булгач, табиб тикшеренүе узар өчен Әтнәгә килә. Шул вакытта Кушлавычка да кайтып, өч-дүрт көн торып китә. Ул вакытта инде аның йортын сатып, акчасын җибәргән булалар. Шуңа күрә Ситдыйк исемле кешедә өч-дүрт көн торып китә, — дип сөйләде Ләйлә Мөхәммәтшина.

Шуңа өстәп, тарихта тагын бер кызык хәл сакланган. Ләйлә ханым әйтүенчә, Тукайның әнисе Бибимәмдүдәнең дә Кушлавычта туган булуы ихтимал икән.

— Кушлавыч Тукайның гына түгел, әнисе Бибимәмдүдәнең дә туган авылы. Ибраһим Нуруллин «Тукай» романында: «Бибимәмдүдә дә бәлки Кушлавычта тугандыр», — дип яза.

Бибимәмдүдә ире — Габдулланың әтисе үлгәч, Сасна Пүчинкәсе дигән авылга 69 яшьлек Шакир хәзрәткә кияүгә чыккач, кан китүдән үлеп китә ул. Үлем түшәгендә ятканда ул әтиемә хат язып салыгыз, ди. Тик Зиннәтулла хәзрәт кызының үлеме турында белми кала. Берничә айдан үзе кызын эзләп килә, аны кабере генә каршы ала. Һәм кызына багышлап шигырь юллары чыгара.

«Синең исемең Бибимәмдүдәдер, син акыллы кыз идең. Синең туган җирең — Кушлавыч, үлгән җирең Саснадыр», — дип яза ул.

1940 елда Тукайның ак фәрештәгә тиңләгән апасы Бибисаҗидә башкорт язучысы Афзал Кудашка үзенең хатында да шул хакта яза. Зиннәтулла хәзрәт Кышкар мәдрәсәсен тәмамлап кайта. 34 яшьлек чагы була аның, кая төпләнеп калырга икәнен белми, өйләнмәгән дә була. Һәм Кушлавычка күрше Югары Сәрдә авылыннан Камилә исемле кыз килә. Зиннәтулла аны күреп, гашыйк була, алар өйләнешәләр, Бибимәмдүдә дә Кушлавычта туа. Бибимәмдүдәгә 2 яшь булганда, халык соравы буенча, Зиннәтулла хәзрәтне Өчилегә мулла итеп җибәрәләр. Бибисаҗидәнең Афзал Кудашка язган бу хатын Ибраһим Нуруллин да укыгандыр бәлки, — ди Ләйлә ханым.

 «Кушлавыч мәктәбен бетереп булмый»

Кушлавыч - Иске Җөлби авылы белән бер авыл кебек. Кешеләре һәм хуҗалыклар саны буенча алар артык аерылмый, тик яшьләр, яшь гаиләләр, балалар күбрәк Иске Җөлбидән икән. Кушлавычта өйләнмичә калган егермегә якын буйдак егет инде картаеп беткән. Кушлавычның тамырлары да бераз корып киткән. Шуңа күрә балалар бакчасындагы балалар йөз процент Иске Җөлбидән.

Кушлавычта тугызъеллык мәктәп тә эшләп килә. 1996 елны салына башлаган мәктәп 2000 еллар башында кулланылышка тапшырыла. Иске Җөлби белән Кушлавыч авылы балалары һәм укытучылары шушы матур бинада белем эстиләр. Дөрес, балалар саны ике дистә тирәсе генә булса да, Кушлавыч мәктәбенең тугызъеллык дигән статусы югалмаган. Моны шулай ук бөек Тукайның авылдашларына бүләге һәм ярдәме дип санарга кирәктер.

Мәктәп бинасында китапханә дә, балалар бакчасы да, фельдшер-акушерлык пункты да, авыл җирлегенең бер өлеше дә урнашкан.

Быелгы уку елында гына директор итеп билгеләнгән Динә ханым Ибраһимова мәктәпнең киләчәге турында оптимистик рухта сөйләде. «Безнең мәктәп балалары — тел сакчылары», — диде ул.

— Мәктәп һаман тугызъеллык, чөнки мәктәпнең киләчәге бар. Икенче елга, Алла боерса, беренче класска сигез бала керәчәк. Балалар бакчасында балалар бар икән, димәк, мәктәпнең киләчәге бар, мәктәпнең киләчәге булгач, авылның да киләчәге бар.

Аннары, монда Тукайның туган авылы булуы да зур роль уйный. Бу мәктәпне бетереп булмый. Мин бу балаларны тел сакчылары дип әйтер идем. Мәсәлән, зур мәктәптә, сигез йөз баланың өчесе генә чын татар телен камил белергә мөмкин. Ә монда егермегә якын бала, тик алар телләрен белеп, аңлап, шушы татар теле мохитендә үсәләр.

Мәсәлән, Иннополиста балаларны яңа технологияләр буенча укыталар һәм алар технология балалары булып үсәләр. Ә бездә балалар гореф-гадәт белән үсәләр.

Иннополиста балаларны яңа технологияләр буенча укыталар һәм алар технология балалары булып үсәләр. Ә бездә балалар гореф-гадәт белән үсәләр.

Авылларына мәхәббәт, Тукайга хөрмәт хисе аларга сеңгән инде. Монда белем алып, алар югары уку йортларына керәләр, башка шәһәрләргә китәләр һәм шушы хисләрне башкаларга да тараталар.

Мәктәптә балалар да, укытучылар да төрле конкурсларда катнашалар, җиңәләр. Мәктәп яши, мәктәп сулый. Аның кечкенә булуыннан бернәрсә дә үзгәрми. Ул да нәкъ башка мәктәпләр кебек яши. Бернинди аермасы да юк, — дип сөйләде ул.

Динә ханым Кушлавычка килгәнче, Арчада 800 бала укучы мәктәптә эшли. «Сигез йөз баладан соң егерме бала - икесе ике планета, җир белән күк арасы. Монда икенче төрле. Тукайга мәхәббәт уяттылар миндә монда», — ди ул.

Биредә 20гә генә якын бала белем алса да, мәктәп тулы канлы тормыш алып бара. «Яшь талантлар» драма түгәрәге эшләп килә. Габдулла Тукай әсәрләрен генә түгел, башка язучыларның әсәрләрен дә сәхнәләштерәләр. Атнага берничә тапкыр йөриләр икән шушы түгәрәккә. 

Кушлавычта яшь парлар дигәннәре аз, ә Иске Җөлбидә яшь гаиләләр бар икән әле. Өчешәр бала үстерүчеләрнең берсе - Минһаҗевлар гаиләсе. Гаилә башлыгы Алмаз Кушлавыч мәктәбендә физкультура укыта.

— Баласы әз дип, аның фәнен киметеп булмый бит. Бер укытучы бөтен фәнне дә укыта алмый, башлангыч сыйныф түгел. Һәр укытучының үз белеме булырга тиеш, — диде ул мәктәпнең егермегә якын бала белән тугызъеллык статуста йөрүен дәлилләп. Хуп, хуп.

«Ә Кырлайда юл өстенә юл салдылар…»

Менә шушы урында юлсыз Кушлавыч турында сөйли башлыйм. Авыл халкы яз һәм көз айларында юлсыз кала. Чөнки Иске Җөлби белән Кушлавыч авылларын тоташтыручы таудан менеп тә, төшеп тә булмый. Кызыл балчык юыла да юыла икән. Җәяү дә йөрер идең — үзәнлекне су баса. Тау кояшлы көннәрдә кибә кибүен, тик тауга кадәр тагын бер баткаклыкны үтәсе бар. Мәктәпнең 95 проценты Иске Җөлби авылыннан булуын да исәпкә алсак…

Анысы да монысы, ике чакрым юлсызлык сәбәпле Казанга туры юл ябыла, ике тапкыр күбрәк чакрым үтеп, әйләнеп, урап барырга кирәк. Тукай ватанын күрергә килүче туристлар өчен дә бу бик уңайсыз, аларны көтеп торучы авылдашлары өчен дә читен мәсьәлә.

Мәктәпкә география, химия, биология укытучысы Рәдис Бикчәнтәев тә Иске Җөлби авылыннан. Әти кеше, авыл, мәктәп дип йөрүче кеше буларак, аны да бу мәсьәлә бик борчый. «Без әти-әниләр борчылмыйча, кем борчылсын инде тагын», — ди ул.

— Төп проблема да шул — ике авыл арасындагы юл. Яз, көз айларында юлсыз калабыз. Мәктәп балаларының, балалар бакчасына йөрүчеләрнең дә күбесе Иске Җөлби авылыннан. Аларны чыгарырга кирәк бит. Җәяү йөри торган җиренә дә су төшә аның, аннан гына да йөреп булмый. Машина өчен юлы булса, җайлырак булыр иде.

Аннары Казанга да туры юл булыр иде. Тукай музеена килүчеләр дә Коркачык аша керәләр дә, авылга килеп җиткәч, шушы юлдан үтә алмыйча, аннары борылып, йә Әтнә, йә Арча аша әйләнеп кире киләләр. Коркачыктан безгә егерме генә чакрым. Ике авыл арасына ике чакрымлык юл кирәк. Шушы өлешендә бөтенләй йөрерлек булмый. Калган җиренә таш салынган, тик ул да асфальт түгел. Тукай маршруты буенча эшләсәләр, киләчәктә әйбәт булыр иде. Турыдан Кырлайга да чыгып була бит.

Хәзерге заманда авылда яшәргә була: интернет, су, ут, газ бар, юл белән генә проблема. Казан да якын безгә, анда барып эшләргә дә юл кирәк. Шуңа күрә яшьләр калмый, читкә китәләр. Үзебездә эш җитмәгән очракта да, читкә йөреп эшләп булыр иде, — дип сөйләде ул.

Әле шушы көннәрдә генә бу юлны артист Илфак Хафизов «Мизгел» яшьләр театры белән чыга алмый ята. «Батып калдылар, аннары кире Коркачыка кайтып, Әтнә аша әйләнеп килделәр. Чалбарлары да пычранып беткән иде», — дип сөйләделәр. 

Хәзер әле таудан йөреп була, чөнки кояш кыздырды. Тик кар сулары эреп, барыбер юлны агыза. Иске ферма тирәләреннән бөтенләй чыгып булмый. Җиңел машина белән йөри торган түгел, кыскасы.

Иске Җөлбидә яшәүче Алмаз Минһаҗев юлның авылныкы гына түгел, төбәк юлы булуын әйтте.

— Ул авыл юлы гына түгел, региональ булып тора. «Капиталь ремонтка кертелмичә, без балчыкка балчык кына сала алабыз, таш җәю мөмкин түгел», — диделәр. Музейга дип күп кеше шушы юлдан килә һәм, кызганыч, батып калалар, — ди ул.

Тукайның туган авылы Кушлавычка юллар шулай урау хәзер. Авыл халкының үпкәсе дә бераз сизелә кебек. «Игътибар, әлбәттә, кимрәк. Монда Тукайның туган җире, туган нигезе. Тик бер районга ике Тукайны тарту авырдыр да. Язучыларның да шулай дигәне булды хәтта. Кушлавычны Әтнәгә кушыйк дип тә килгәннәр иде 1996 еллар тирәсендә. Юлын да салабыз дип вәгъдә иттеләр. Бәлки әле бер районга ике Тукай димәсләр, Әтнәнең дә үз Тукае булыр иде. Тик авыл халкы Арчада калырга теләде, Арчаны сайладык, күңелләр Арчага тартылды», — диде исемен әйтергә теләмәгән Кушлавыч кешесе. «Ә Кырлайда юл өстенә юл салдылар ничек шәп итеп», — диде икенчесе…  

«Читтән килүчеләр безгә көнләшеп карый»

Тукай ватаны менә шулай яшәп ята. Тыныч кына, сабыр гына, бердәм булып. Колхоз таралган, буйдаклар өйләнмәгән, балалар тумаган ише мәсьәләләр генә күңелне кимереп тора, чөнки Тукай хәтле Тукай туган авыл бетәргә тиеш түгел.

«Тукайның туган авылында яшим», «Тукай — минем авылдашым», — дигән сүзләрне дә күбрәк ишетәсе килә бит. Тукай бер дә Кырлайда да, Казанда да, Җаекта да тумаган, Кушлавычта туган. Тукай һәркемнең телендә, аны белмәгән, ишетмәгән кеше юк, ә Кушлавыч белән Кырлайны һаман бутыйлар. 

— Элек шигырь бәйрәмнәрендә шагыйрьләр, язучылар килеп, балалар белән аралашалар иде. Аларга: «Сез бәхетле балалар, чөнки сез Тукай рухы белән яшисез», — дип әйтәләр иде. Монда яшәүче, тирә-юньдәге авыллар да Тукайга ияләнгән инде. Чит төбәкләрдән, башка районнардан килгән кешеләрдә көнләшеп карау кебек нәрсә дә бар. «Сез Тукайның туган авылында яшисез, сез Тукайның авылдашлары», — дип әйтәләр.

Туфан абыйның безгә мирас булып калган сүзләре чишмәнең капкасына да уеп язылган. Һәрбер шигырь бәйрәмендә, Арчага килсә дә, Кушлавычка кермичә, Мөхәммәтгарифнең каберен зыярәт кылмыйча китми иде. Ул: «Халкын һәм үзен хөрмәт иткән һәрбер татар Кушлавычны читләтеп узарга тиеш түгел. Чөнки ул Тукаебызның кендек каны тамган җир», — дип әйтә иде, — дип кабатлады Ләйлә Мөхәммәтшина.

Тукайның туган нигезендә урнашкан бюсты янында ул туганда ук булган шомырт агачы әле дә үсеп утыра. Теле булса, эх бер сөйләп бирер иде нәрсәләр булганын да, нәрсәләр күргәнен. Телкәйләре генә юк шул.