Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Африкада сугыш башланырга тора

Нигер президенты фетнәчеләр тарафыннан хакимияттән алынганнан соң, илдә конституция тәртибен торгызуда ярдәм сорап, Америка Кушма Штатларына мөрәҗәгать иткән. Берничә күрше ил берләшеп, Нигерга 25 меңлек гаскәр кертергә мөмкин.

news_top_970_100
Африкада сугыш башланырга тора
AP Photo / Sam Mednick

26 июльдә Нигерда (Нигерия белән бутамыйбыз), президент гвардиясе фетнә оештырып, ил башлыгы Мөхәммәд Базумны хакимияттән алды. Армия дә фетнәчеләр яклы булып чыкты. Илнең чикләре ябылды, комендант сәгате кертелде.

Хакимияттән колак каккан Мөхәммәд Базум, илдә конституция тәртибен торгызуда ярдәм сорап, Америка Кушма Штатларына һәм дөнья җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать итте. Сәясәтчеләр Американы турыдан-туры Африкага кермәс, ләкин тарафдарлары аркылы ярдәм кулы сузар, дип фаразлый.

«РИА Новости» Африкадагы чыганакларга таянып бүген хәбәр иткәнчә, берничә күрше ил – Нигерия, Сенегал, Бенин һәм Кот-д`Ивуар – берләшеп, Нигерга 25 меңлек гаскәр кертергә мөмкин. Шуларның яртысын күбесен Нигерия тәэмин итәргә әзер икән.

Сәясәт белгече Малек Дудаков «Известия» газетасына Нигериянең 200 меңлек гаскәре барлыгын әйтте. Аның фикеренчә, ул гаскәр Нигерга бәреп керсә, Көнбатыш Африкада зур сугыш башланып китәчәк, ә Америкага көньяк континентта андый чуалышлар баруы файдага түгел. Бу хәлләрнең азагы әлегә күренми, вакыт күрсәтер.

Нинди ил ул Нигер?

Нигер – ул Африканың төньяк-көнбатышында, Сахара чүлендә урнашкан, дөньяның иң фәкыйрь дәүләтләре исемлегенә керә торган ил. Аның чиктәшләре – Алжир, Ливия, Чад, Нигерия, Бенин, Буркина-Фасо һәм Мали.

Фото: © Картадан скриншот

Нигер 1960 елга кадәр Франциянең колониясе булган. Франциянең тәэсире әлегә кадәр хакимияттә сизелгән, тик президентның төшерелүе «Версаль сараеның» да абруен какшатты.

Берләшкән Милләтләр Оешмасы рейтингында Нигер соңгы урында тора. 22 млн халкы булган илнең 40 проценттан артык кешесе фәкыйрьлектә, ачлы-туклы яши. Халыкның 90 проценты авыл хуҗалыгы һәм файдалы казылмалар чыгару тармагында эшли.

Нигерның төп стратегик әһәмияте шунда ки, ул уран чыгару буенча дөньяда дүртенче урында тора. Бу илдә уран чыгару башлыча французлар кулында, ә Парижның энергетикасы уранга нык бәйле. Франциядә барлык электр энергиясенең 70 проценты атом электр станцияләрендә җитештерелә. Нигерда шулкадәр бай чимал чыгарылса да, аннан кергән акча бюджетның нибары 1,2 процентын тәшкил итә. Франция компанияләре Нигерны талап ята, дигән сүз инде бу. Аннан да бигрәк, 40 еллар буена җыелган радиоактив калдыклар аркасында, илдә экологик катастрофа күзәтелә. Уран таркалганда бүленеп чыга торган радон газы онкология чиренең сәбәпчесе булып тора.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100