«Ачык өчпочмаклар» — Гөлназ Шәрипҗанованың өчпочмаклары килеп чыкмаган
Мичтә пешкәндә бөтен өчпочмакларының өсте ачылып беткән.
Гөлназ Шәрипҗанова гаиләсен өчпочмаклар белән сыйларга уйлаган. Бисмилласын әйтергә оныттымы икән, ризыклары килеп чыкмаган. Мичтә пешкәндә бөтен өчпочмакларының өсте ачылып беткән.
Җырчының кәефе төшмәгән. Ул моны кызык итеп кабул итә, бу хакта сторислар да төшергән әле.
«Мондый хәл минем белән беренче тапкыр. Махсус ясасаң да болай килеп чыкмаслар иде. Ачык өчпочмаклар, ашларыгыз тәмле булсын», — ди ул. «Аның каравы, тиз суыналар», — дип тә юата ул үзен.
- Гөлназ Шәрипҗанованың фатирына вак сары кырмыскалар ияләшкән
- Гөлназ Шәрипҗанова: «Өйдә талашмаган кеше калмады…»