Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Шәрипҗанованың фатирына вак сары кырмыскалар ияләшкән

Гөлназның ире Илсур исә көлә, бөҗәкләргә «ашарга әзерли» икән.

news_top_970_100
Гөлназ Шәрипҗанованың фатирына вак сары кырмыскалар ияләшкән
Владимир Васильев

Җырчы Гөлназ Шәрипҗанова аш бүлмәсенә ияләшкән кырмыскалардан зарлана. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсенә язды.

«Минем фатирда хуҗа булып йөри. Вак сары кырмаскааааа, брррр. Түзәрлегем юк! Ике ел саен шулай чыгып алалар, астанмы, өстәнме, күршедәнме — кем белгән. Кухняны астын-өскә китердем, туалет-ваннаның слив тишекләренә хәтле суырттым, ывдруг маска-трубка киеп качып утыралардыр. Чынлап, алар бик акыллы кебек. «Машенька» сөрткән саен юлларын алмаштырып башка тишектән чыгалар да миннән көлеп утыралар кебек. Ике атнага бара бугай инде, #кырмаскавирус», — дип яза Гөлназ.

Аның ире — җырчы Илсур Шәрипҗанов көлә икән. «Илсур көлә, аларның да ашыйсы килә бит ди, шуңа аларга да әзерли», — ди Гөлназ. Ул бу пост янына Илсур пешергән ризыкны куйган. Анда ит һәм яшелчәләр күренә.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Минем фатирда хуҗа булып йөри? вак сары кырмаскааааа, брррр? Терпеть не могу? . 2 ел саен шулай чыгып алалар, астанмы, өстәнме, күршедәнме черт пойми? . Кухняны астын/өскә китердем, туалет/ваннаның слив тишекләренә хәтле суырттым, ывдруг маска/трубка киеп качып утыралардыр. Чынлап, алар бик акыллы кебек. Машенька сөрткән саен юлларын алмаштырып башка тишектән чыгаларда, миннән көлеп утыралар кебек? . 2 атнага бара бугай инде, #кырмаскавирус с...? . Ильсур көлә, аларның да ашыйсы килә бит дие, шуңа аларга да әзерли☺️ Ужин от мужа @ilsur_sharipjanov ?

Публикация от ГУЛЬНАЗ ШАРИПЖАНОВА(Халимова) (@gulnazshrp)

Инстачылар кырмыскалардан котылу юлларын язалар. Бу бөҗәкләрдән интегүчеләр шактый икән. Махсус акбур, бор кислотасы, йомырка белән төрле ысуллар тәкъдим итәләр. Ләкин бу бөҗәкләрне бетерү өчен йорттагы барлык фатирлардагы кешеләр берләшү генә ярдәм итәр дип фаразлыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100