Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Шәрипҗанова: «Өйдә талашмаган кеше калмады...»

Җырчы Гөлназ Шәрипҗанова узган 2020 елга йомгак ясаган.

news_top_970_100
Гөлназ Шәрипҗанова: «Өйдә талашмаган кеше калмады...»
Владимир Васильев

Җырчы Гөлназ Шәрипҗанова узган елга йомгак ясаган. Ул аның гаиләсе өчен бик катлаулы ел булуы турында яза.

«Директка бер ханымнан хәбәр килде. «Күңелле яшисез» дигән. Ул ханым дөрес уйлый, ләкин уенда нәрсә икән?

Мин болай уйлар идем: «Бер эшегез дә юк, микрофон тотып, иха-хай килеп йөриләр»

2020 ел үз авырлыклары белән килеп ишелде. Авария, машинаны ремонтлау, бурыч… Түләп бетереп эшкә тотынгач кына карантин. Булды. Ике ай авылда. Путин акчасына кредит түләп, эмоциональ күтәрелеш таба алмыйча, өйдә талашмаган кеше калмады кебек. Шыпырт кына эшли башлаганда үзебез каты чирләдек. Анысы да үтеп китте.

Жайланды. Башка яңа көтелмәгән ишекләр ачылды бит. Без биш яңа җыр иҗат иткәнбез. Барысы да үз урынында. «Беренче бию», «Мин бит синсез яши алмыйм», «Үзеңә телә, дустым», «Түзәм бары бала хакына» һәм сезонның «Син минеке генә». Бу зур эш. Шушыны бәяләгән тамашачыбызга, тыңлаучыбызга зур рәхмәт», — ди җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100