Абыйсы хәрби операциядә һәлак булган Энҗе шигырьләр яза: «Каләмем – абыйдан»
Актаныш кызы Энҗе Арсланова бертуган абыйсы Айназ хәрби операциядә һәлак булганнан соң шигырьләр язарга керешкән. «Чарасызлыктан кулыма каләм алдым. Үз-үземне кая куярга белмәгәнлектән, сагышымны, җанымны айкаган барлык хисләремне кәгазь битләренә сала башладым. Каләмем – абыйдан», – ди Энҗе.
Энҗе – Актаныш районы Богады авылы кызы. Яшь шагыйрә – булачак табибә, Казан дәүләт медицина университетының 1нче курс студенты. Энҗе каләмен әле әле башлангыч сыйныфларда укыган вакытта ук чарлый башлый. Әмма ул вакытта шигырьләре җан авазы булып яңгырамый әле. «Шигырьләрне төрле бәйгеләрдә катнашырга кирәк булганы өчен генә иҗат итә идем. Кайберләре артык рифмалы да килеп чыкмый иде. Беренче шигырьләремә бәя бирүчеләр, аларны төзәтүчеләр – укытучым яки әни булды. Үзем исә язганымны шунда ук оныта да идем», – дип уртаклаша ул.
Энҗенең чынлап торып йөрәк түреннән чыккан шигырьләре бары тик иң якын кешеләренең берсе булган абыйсы Айназ Арсланов хәрби операциядә һәлак булганнан соң языла башлый. Айназ – махсус операция башлану белән мобилизациягә эләгеп, беренче агымда ук хәрби операциягә китеп барган батыр егет. 2023 елның 15 декабрендә каты яраланып, 29 декабрь көнне Мәскәүнең Бурденко госпиталендә җан бирә. Абый-сеңел мөнәсәбәтләре һәм абыйсын югалту ачысы турында Энҗе, өзгәләнеп, «Интертат»ка да сөйләгән иде. Ул язма белән биредә таныша аласыз.
«Чын күңелдән чыккан, тирән мәгънә салынган шигырьләрем бары тик абыемны югалтканнан соң гына языла башланды. Айназ абыйның вафатыннан соң үземне кая куярга да белмәдем. Чарасызлыктан кулыма каләм алдым, сагышымны, җанымны айкаган барлык хисләремне кәгазь битләренә сала башладым. Каләмем – абыемнан. Шигырьләрем – абыемны сагынуым, яратуым, ничек ашкынып көтүем турында. Язгач, бушанам, абый белән сөйләшкән кебек булам. Үлеп яратуымны абыема әйтә торган идем. Бик сабыр, тыйнак, оялчан иде ул, батырым. Үзе дә бик ярата иде мине… Күпне үттек без аның белән, беркайчан да каршы килмәдем уйларына, һәр фикерен хупладым, якладым, «абый» дип җанымны биреп яшәдем…
Сугыш башлангач та минем җан тынычлыгым бетте, 1,5 елдан артык ут эчендә яшәгәннән соң, барысы да фаҗигале рәвештә тәмамланды… Ул Украинада вакытта телефоннан сәгатьтән артык сөйләшә идек. Ни сөйләшеп булгандыр шул тикле, белмим, сизелми дә үтеп китә иде кичләрем абый белән сөйләшеп, дөресрәге, серләшеп… Каләмемне дә абыем тоттырды кулыма: «Сагышыңны шулай булса да тарат инде, апаем», – дигән кебек тоела ул…» – ди Энҗе.
Энҗенең абыйсына багышлап язган иң беренче шигыре
Төш дип, торып сөенер идем,
Юк шул, бәгърем, төштә түгел бит.
Кайтырсың, дип сөенер идем, юк икән лә шул,
Мәңгегә инде кайтырлык түгел.
«Абый» дип сиңа назлы эндәшүне
Мәңгегә инде әйтәлмәс булдым.
Эх, син, абыем, никләргә мине
Шунысыннан да мәхрүм кылдың?
Эх, абыйкаем, белсәң иде йөрәк ярсуым…
Түгел мин Энҗе!
Минем йөрәкнең калды яртысы.
Түгел мин Энҗе!
Сине югалту тынлыкны бозды,
Җаным-тәнемне хәлсезләндереп,
Барлык көчемне шул яулап алды.
Кайтырыгыз миңа бәгырь кисәгемне!
Уятыгыз минем бәгырькәемне!
Ул белә иде Энҗе сеңлесенең, «абый» дип, аңа
Җанын да бирергә әзер икәнне!
Мәңге зарланмас, түзем һәм сабыр,
Абынсаң да син, егылмас абыем.
Сөйләдең миңа көзләр җиткәндә,
Сизендеңме әллә, минем җаныем.
Бик күп авыр таш йөрткән йөрәгең…
Ярый ла миңа сөйләп бушандың…
Кулымнан килсә, менә бүген үк
Әйләндерер идем мин бөтен дөньясын.
Бер үк тамчыдай ике сыңарны
Никләргә генә аердың, Аллаһым.
«Энҗем» дип торган абыемны да
Үз яннарыңа алдың, Аллаһым.
Утлардан чыккан батырымны, әй,
Күрәсезме сез?!
Очты бит җаны тәмам еракка…
Әле дә көтәм, кичәге кебек
Яңгырар шикелле тавышы колакка!»
Әнә шулай шигырь арты шигырь иҗат итә Энҗе. Ул аларны «Каләмем – абыйдан» дигән Телеграм-канал ачып, шунда туплап бара. Шигырьләрен социаль челтәрләргә, махсус операциягә багышланган башка Телеграм-каналларга куя башлый һәм, үзе дә уйламаганда, шигырьләрен укучылар белән аның арасында бер күпер барлыкка килә. Энҗегә күпләп рәхмәт сүзләре килеп ирешә башлый.
«Мин үземнең шигырләремне шулхәтле яратып укырлар дип уйламаган да идем. Тик аларны укып, бәяләп бара башладылар…
Солдатлар берәм-берәм кайталар… Бу югалтуларга хәтта Җир-ана да елый. Минем хәлдәгеләр, минеке кебек тойгылар белән яшәүчеләр шулхәтле күп икән. Әлеге шигырьләр безне берләштерә.
Шушы кире элемтәне күреп, мин каналымда башка хәрби операциядәге егетләргә, аналарга, ялгыз калганнарга кагылган, аларга багышлап язылган шигырьләр дә булачак, дигән фикергә килдем. Шулай ук төп максатым – абыем турында хәтерне саклау, аны оныттырмау, абыем биргән каләмне кулымнан төшермәү», – ди Энҗе.
Хәзер инде Энҗе башка темаларга да шигырләр яза башлаган. «Мин – гаделлек эзли торган кеше. Җир йөзендә гаделлек булырга тиеш дип саныйм. Менә шул гаделлек турында шигырьләр туа башлады. Тик алар да, нигәдер, ахырдан барыбер абый истәлегенә язылган кебек, бөтен уйларым абыйга барып тоташа», – ди ул.
Энҗегә бәетләр язуын яки туй-никах мәҗлесләренә төрле котлау шигырьләре сорап та мөрәҗәгать итүчеләр күп икән. «Баштарак моңа каршы идем, ләкин кабат аңладым. Бу да үзенә күрә бер энергия алмашу икән. Мәсәлән, котлауларымны укыганнан соң, заказ биргән кешеләр елый-елый рәхмәт сүзләре яздырып җибәрәләр. Шуннан соң миңа икеләтә рәхәт, бу – мине тулыландыра, канатландырып, тагын да язарга этәргеч бирә», – дип сөйләде безгә Энҗе.
Сагынам бит...
Сагынам бит, нишлим соң?
Төннәрем ярсуы үземнеке.
Шигъри юлларым тоташ моң,
Ул хәсрәт түгел сезнеке...
Сагынам бит, нишлим соң?
Күзегездән югалыр итимме...
Йөрәгемне бәйләп ала шом,
Шомнарга уралып әйләнимме?
Сагынам бит, нишлим икән?
Дөньягыздан югалыр итимме?
Бу гомерлек сагышым микән,
Ахыры булмаган әллә төшемме?
Язам, хисләремне юлга салам,
Ансыз да ни хәл итим соң?
Минем яра мәңгегә миңа кала,
Сагынам бит, нишлим икән соң?