Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әбием Каюм Насыйриның сеңлесе булган»: Казанда Шәҗәрә бәйрәме узды

news_top_970_100
«Әбием Каюм Насыйриның сеңлесе булган»: Казанда Шәҗәрә бәйрәме узды
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Казанның Иске Татар бистәсендә «Әл-Мәрҗани» мәчете янында шәҗәрәләр бәйрәме гөрләде. Бәйрәм РФ Президенты карары буенча игълан ителгән «Гаилә елы» уңаеннан гаилә кыйммәтләрен ныгыту, гореф-гадәтләрне популярлаштыру максатыннан оештырылган иде.

Бәйрәм дәвамында сәхнәдә җырчылар һәм ансамбльләр чыгыш ясады. Биредә хәләл ярминкә, Казан танк училищесы оештырган ватанпәрвәрлек зонасы һәм башка төрле мәйданчыклар эшләде. Бәйрәм 4нче мәртәбә оештырылган һәм традициягә әверелеп килә икән.

Сезне чын-чыннан гаилә бәйрәме белән тәбрик итәм. Гаилә – тормыш тоткасы. Без, дин әһелләре, шундый матур чаралар оештырып торырга тырышабыз. Һәркем үзенең шәҗәрәсен, анда булган династияләрне белергә тиеш. Дөньялар имин, гаиләләр бәхетле булсын, – диде «Әл-Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин.


​​​​​​Шулай ук Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев, шәҗәрәләрне өйрәнү кирәклеге, бәйрәм тантанасы әһәмияте хакында әйтте.

Быел Россиядә «Гаилә елы» дип, Татарстанда Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан «Шәхесләр елы» буларак та игълан ителгән вакытта мондый бәйрәмнең үткәрелүе аеруча әһәмиятле. Шәҗәрәләр өйрәнү – үткәнебезгә дан җырлау. Һичшиксез, аларны өйрәнергә, тамырларны белергә кирәк. Казанның матурлыгын, халыкларның дуслыгын күрсәткән тантана бу. Менә монда мин гаилә темасына җырлар җырлыйм, гаилә кыйммәтләрен пропагандалаган сүзләр әйтәм. Әлеге бәйрәм чарасына чакыруларына, катнашканыма бик шатмын. Гаҗәп бит, шулкадәр халык күп, балаларның шат авазлары тирә-якта яңгырап тора. Мондый бәйрәмнәр безнең заманда бик кирәк, – дип сөйләде ул.


Бәйрәм сәхнәсе түреннән җырчы үзенең гаиләгә, әниләргә багышланган җырларын башкарып кына калмады, ә бу җырлар хакында фәлсәфи уйларын да җиткерде.

Шәҗәрә бәйрәмендә эстрадабыз җырчылары Салават Миңнеханов белән Гүзәлем сораштыру үткәреп йөриләр иде. Алардан бәйрәм хакында фикерләрен сораштым.

Бу – балалар белән килә торган, күпләр белән күрешә торган бәйрәм чарасы. Ә иң мөһиме – тәрбияви мохит сизелә биредә. Балалар, мәсәлән, нәрсә соң шәҗәрә бәйрәме, дип сорыйлар… Ә монда балалар шәҗәрәнең нәрсә икәнен, аның нинди агач булуын ачыктан-ачык күрәләр, – диде алар.

Үзегез дә шәҗәрәләрегезне өйрәнәсезме соң?

Әлбәттә, хәзер бит шәҗәрәңне төзим дисәң, күпме махсус оешмалар ярдәмгә килергә әзер… Алар гомумән, әллә ничәмә буын турында мәгълүмат табып, шәҗәрәне тулысынча эшләп бирә ала. Шуңа күрә, әлһәмдүлиллаһ, кем үзенең нәсел-нәсәбен беләсе килә икән, бар мөмкинлекләр ачык. Үзебез дә шәҗәрәләребезне әкренләп кенә өйрәнү юлындабыз.

Бәйрәм чарасының нәни кунаклары өчен биредә кызыклы һәм күңелле уеннар, төрледән-төрле шөгыльләр бихисап булды.

Мәсәлән, «Дәү әнидә кунакта» һәм «Милли бизәкләр ясау буенча остаханә» палаткасы аеруча игътибарны җәлеп итеп торды.

Чын-чыннан гөрләп торган, шулкадәр кирәкле бәйрәм. Балалар безгә, бик күңелле итеп, үзләре ятлаган шигырьләрен сөйләде, күңел ачты. Монда шәҗәрәләр барлануы да бик әһәмиятле. Кеше үзенең киләчәген белмәсә – аның киләчәге юк дигән сүз инде, акыллым. Шуңа күрә, һәр кеше үз милләте, үз гаиләсе белән горурланып, яшьнәп яшәргә тиеш. Бәйрәм дәвамлы булсын да, оештыручыларга рәхмәт яусын, – диде «Шаян ТВ» телеканалының тапшыруларыннан билгеле «Дәү әни» – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әлфинур Хисамова.

​​​​​Шушы ук палаткада тегү-чигү остасы Фәридә Гимагутдинова бала-чага өчен мастер-класс оештырган иде.

Хәзерге көнне милли колоритлы вә үзенчәлекле киемнәр актуаль булып китте бит. Яратам менә шундый кием-салымны. Менә хәтта сумкамны да үзем ясадым. Карагыз әле, нинди матур! Әлегә сатуга эшләгәнем булмады, әмма бик нык кызыксыналар, төрле милли бизәкләр ясау ысулларына өйрәтәм.


Бәйрәмнең төп геройларына исә – Минкиннар, Сафиуллиннар һәм Васильевлар династияләренә сүзне соңрак бирделәр. Быел 70 яшен тутырган Камил Минкин үз гаиләсенең 14 буынын белә, аның әбисе бөек галим һәм мәгърифәтче Каюм Насыйриның сеңлесе булган.

Камил Минкинның тормыш иптәше, Казанның Мәскәү районы экс-башлыгы Гүзәлия Минкина:

Тормыш иптәшем 20 ел дәвамында шәҗәрәсен өйрәнү эше белән мавыга. Ирем Минкиннар нәселенең 14 буынын белде, моның өчен ул Мәскәү, Уфа шәһәрләренең һәм Татарстанның барлык архивларында булды. Минкиннарның төп чыгышы Яшел Үзәннән, – дип таныштырды ул гаиләсе белән.

Яшел Үзән районының Кече Шырдан авылыннан Минка Уразаевтан башланган бу нәселнең шәҗәрәсен барлауны, тарихны язуны Камил Вәкил улы әтисенең 100 еллыгына багышлаган. Архивларда эшләве, әлбәттә, нәтиҗә биргән, борынгы Россия империясе чорларыннан документлар да табылган. Шәҗәрәне, үткәнне өйрәнәм, беләм, дигән кеше, әлбәттә, булдыра!

Мондый үз нәселен белгән гаиләләр булуы, алар халыкка үрнәк итеп куелуы – бик куанычлы күренеш. Чыннан да, бәйрәм дәвамлы булсын, һәр гаилә үз тарихын белергә тырышсын, дигән теләктә калам.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100