80 ел кырда яткан «Кызыл Йолдыз» тарихы: «Орденны геройның гаиләсенә кайтара алу – бәхет»
Һәр зур әйбер бәләкәй кисәкләрдән тора. Зур тарих та бәләкәй вакыйгалардан җыела. Бу язмада – зур тарих өчен бәләкәй, ә бер гаилә өчен зур вакыйга. 80 елдан артык вакыт узганнан соң, сугышта хәбәрсез югалган бабагыз турында хәбәр килсә нишләр идегез?

Бик матур яңгырамаса да, бу – чүплектә табылган һәм озын юл узган Кызыл Йолдыз ордены тарихы. Орденның очраклы табылуы да, ерак җирләрдән Бөек Ватан сугышы героеның туганнарына Казанга кайтып ирешүе дә – бер могҗиза кебек. Әлегә берни аңлашылмый кебектер, хәзер башыннан башлыйм.
Апрель башында Белоруссиягә командировкага җыенганда, бер очрашу планлаштырдык. Могилев өлкәсенең Осиповичи шәһәрендә мине «Виккру» тарихи-патриотик эзләү клубы әгъзасы Дмитрий Наливайко көтә иде. Эшеннән буш вакытларда ул Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган солдатларны эзләү, аларның исемнәрен кайтару белән шөгыльләнә. Бу – күңеле кушкан шөгыль.
Эзләү клубы 1994 елда оешкан, җитәкчесе – язучы һәм тарихчы Николай Борисенко. Дмитрий эзләүчеләр хәрәкәтенә 2021 елда кушылган.
Бу тема минем өчен һәрвакыт кызыклы иде. Күптән түгел генә ныклап шөгыльләнергә мөмкинлек туды. Бу, әлбәттә, түләнелә торган эш түгел, бу – хобби.
Безнең эш ничек корылган? Беренче чиратта, без мәгълүмат туплыйбыз. Архивлар һәм халык белән эшлибез. Бөек Ватан сугышына катнашы булган кешеләр белән аралашабыз. Кызганыч, сугышны күргән кешеләр хәзер безнең арада юк диярлек, тик аларның балалары (әйе, алар да инде олы яшьтә), оныклары бар. Аларда, һичшиксез, нинди дә булса мәгълүмат саклана – кайда туганнар каберлеге булган, кайда аерым каберлекләр, кайда әсирләрне, партизаннарны яки тыныч халыкны атып үтергәннәр. Алар биргән мәгълүмат киләсе адымнар өчен юнәлеш бирә.
Тупланган мәгълүматны архивларда тикшергәннән соң, мәгълүмат урында тикшерелә. Җирлеккә үзебез яки мәгълүмат биргән кешеләр белән чыгабыз. Мәгълүмат раслана икән, хәрби комиссариатта 52 нче аерым махсуслашкан эзләнү батальоны өчен мәгълүмат кәгазе тутырабыз. Бу батальон безне «Хәтер Вахтасы» акциясе кысаларында уза торган эшләр графигына кертә, – дип аңлатты ул эш тәртибен.
Очраклы табыш тарихы
2023 елда чираттагы мәгълүматны тикшереп кайтканда, Дмитрий башка юл белән кайтырга була. Икенче юл белән кайту карары зур вакыйганың башы була. Басу юлыннан асфальтка чыгып җитәм дигәндә, ул басуда казылган урыннар булуын күрә. Бу басу урынында 90 нчы елларда зур чүплек булган.
Бу – Слобода авылы тирәсе иде. Казылган урыннарны күргәч, миндә кызыксыну уянды. Монда нәрсә эзләргә мөмкин? Туктадым, барлык инструментлар да үзем белән булгач, бераз тикшереп карарга булдым. Башта вак-төяк әйберләр: төсле металл кисәкләре, гильза табылды. Аннан тимер эзли торган прибор көмеш тәңкә тапкан кебек сигнал бирде. Ул җир казылмаган да иде. Көрәк белән бераз казып карадым – тәңкәгә охшаган әйбер чыкты. Туфрагын сөртеп җибәрдем. Тәңкә түгел, бу – «Кызыл Йолдыз» орденының бер өлеше. Винтовка тоткан солдат. Тик йолдызы юк иде. Эзләүне дәвам иттем, бер 5 метр ара узгач, йолдызы да табылды. Аның кызыл эмаль өлеше ашалып беткән иде. Шундый көтелмәгән табыш булды. Бу – очраклымы, әллә… Нишләп туктарга булдым? Әле дә аңлата алмыйм, – дип, әле дә гаҗәпләнеп сөйләде ул. Дмитрий орденны чистарткан, кызыл бәрхет тартмага куйган.
Орденның артында номеры язылган. Шул номер буенча хуҗасын тапканнар, бу эштә эзләү клубы җитәкчесе ярдәм иткән. Кемнең бүләге булган?
Орден хуҗасы – Татарстан кешесе!
241661 нчы Кызыл Йолдыз ордены белән 82 нче Кызыл Байраклы укчы дивизиясенең 250 нче укчы полкының 1 нче миномет ротасы командиры Силачев Николай Игнатьевич бүләкләнгән. Ул 1903 елда ТАССРның Биектау районы Хохлово авылында туган, 1941 елның 25 августында сугышка киткән. Орден хуҗасы – Татарстан кешесе!
Дмитрий геройның туганнарын эзләргә керешә. Татарстанның «Отечество» берләшмәсе җитәкчесе Александр Коноплев аша Николай Силачевның туганнарын тапканнар. Аның оныгы 70 яшьлек Силачев Николай Геннадьевич Казанда Дәрвишләр бистәсендә яши.
«Мин алар белән беренче тапкыр элемтәгә чыкканны хәтерлим. Бу – аңлатып булмый торган хисләр. Уйлап кына карагыз, 80 елдан артык вакыт узган бит! Ышанмаслык кебек», – дип искә алды Дмитрий.

Фото: © «ВИККРУ» эзләү клубы
«Җәсәде әле дә кайдадыр ята, җирләнмәгән»
Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән Николай Силачев турында мәгълүмат күп түгел. Аның ничек һәлак булуына карата фаразлар гына бар.
Архив документлары буенча, 1944 елның 29-30 июнендә Осипович районы территориясендә барган сугышта майор Силачев яралана һәм госпитальгә эвакуацияләнә. Шуннан соң аның эзләре югала, госпитальгә эвакуациядән соң, ул барлык документларда хәбәрсез югалган дип санала.
Ул яраланган булган, госпитальгә эвакуация вакытында хәбәрсез югала. Аннан ни булуы турында фаразлар гына бар. Бәлки, госпитальгә яралыларны илткән машинага снаряд төшә яки минага эләгәләр. Бәлки, яра күкрәк тирәсендә була һәм, ярдәм күрсәткәндә, гимнастерканың орден тагылган өлешен ертып алганнар... Николай Силачевның җәсәде әле дә табылмаган, тик эзләү дәвам итәчәк. Мөмкин һәм мөмкин булмаган вариантлар тикшерелеп беткәнче, без эзләүне дәвам итәчәкбез.
Хәзерге вакытта минем өчен иң мөһиме – туганнары табылу. Аларга орденны тапшыру мөмкинлеге булу – бәхет, – ди Дмитрий.
Ул Силачев турында шундый итеп сөйләде, әйтерсең, үзенең туганын тапкан, күзләре дә янып тора, җәсәден эзләп табу теләге дә зур. Табылды, дигән хәбәр дә кайтсын иде батырның туганнарына.
Белоруссиядән – Татарстанга
Эзләүчеләр Кызыл Йолдыз орденын Татарстанның Белоруссиядәге вәкиллеге җитәкчесе Илһам Кашаповка тапшыра. Ул аны Казанга алып кайта. 6 май көнне «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Җиңүнең 80 еллыгына багышланган концерт булды. Концерт барышында орденны Силачевлар гаиләсенә тапшырдылар.
«Орденны тапшыру – зур миссия. Ул 2023 елда табылды. Әлегә кадәр ул Белоруссия территориясендә иде. Бу орденның тарихы гади генә түгел. Кызганыч, без әле дә геройның ничек һәлак булуын белмибез. Эзләү дәвам итә. Ә бүгенге көндә орден аның гаиләсенә кайта», – диде Илһам Кашапов һәм ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә рәхмәт әйтте. Орденны тапкан Дмитрий Наливайконың хезмәтен ассызыклап үтте, эзләүчеләргә дә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Тантанага геройның оныгы Николай Силачев, аның тормыш иптәше Надежда Анатольевна, аларның уллары Сергей һәм оныклары Владислав һәм Дмитрий килгән иде. Сәхнәгә алар герой бабаларының фотосын алып чыкты.
Гаилә әле дә ышанып бетә алмый сыман. Ир-атлар күз яшьләрен дә тыеп тора алмады. «80 елдан соң бит!» – дип кабатладылар.
«Әби гомере буе аны көтеп яшәде»
Николай Силачев 1944 елда һәлак булган, ә 1954 елда аның оныгы туган, аңа да Николай дип исем кушканнар. Ул бабасы турында истәлекләрне сөйләде.
Орден табылган, дигән хәбәрдән без шок хәлендә идек. Шатлык та кебек... тик хисләр төрле иде. Орден табылу да бәхет, җәсәде табылсамы…
Сугышка кадәр бабай колхоз рәисе булган. Аннан фронтка киткән. Без хәбәрсез югалган булуын гына белә идек. Әбием Варвара 90 яшенә кадәр яшәде һәм гомере буе бабайны көтте.
Әти сөйләгәннәрдән шуны гына хәтерлим: бабай елганы кичкәндә снаряд төшкән, һәм барысы да батып үлгән, әтинең фуражкасы гына су өслегендә калган… Висла елгасын кичкәндә, дип сөйлиләр иде. Ул Свислачь елгасы булган инде. Узган елда гына белдек: ул исән калган булган, яраланган булган.
Бабай бер госпитальдә дә теркәлмәгән. Госпитальгә барып җитмәгән булуы мөмкин, яки госпитальне эвакуацияләгәннәр һәм эвакуация вакытында һөҗүмгә эләккәннәр… Билгесез, – дип сөйләде ул.
Хохлово авылы Усад авыл җирлегенә керә. Орден табылу хәбәрен Силачевлар авыл җирлеге башлыгыннан алган. Авылда аларның туганнары да бар.
«Бу хәбәрне ишеткәч, без генә түгел, бөтен авыл шок хәлендә иде, – ди Надежда ханым. – Ничә елдан соң бит! Ышанып та булмый кебек. Дмитрий безгә барысын да сөйләде. Рәхмәт аңа! Үзе дә бик дулкынланган иде. Аның безне Белоруссиягә китертәсе килә, орден табылган урынны күрсәтергә тели. Бабайның җәсәден дә табарга тели.
Без бабай буенча 1948 елда Мәскәү архивына мөрәҗәгать иткән идек, тик яңа мәгълүмат булмады.
Варвара Федоровна аны яратып яшәде, башка кияүгә чыкмады. Әбинең балалары күп иде, хәзер барысы да вафат инде. Әби дә, бабай кебек, 1903 елгы иде, – диде ул.
Николай һәм Надежда Слачевлар 2 бала үстергән. Уллары Сергей да 2 баласы белән килгән иде. «Минем яшьлегем Варвара әби янында авылда узды. Бабай турында хәбәрсез югалган дип яшәдек. Бер ел элек килгән хәбәр барыбызны да шаккатырды. Беләсезме, без башта, мошенниклар түгелме икән, дип шикләнеп тә куйдык, тик дөрес булып чыкты! 80 ел узгач... Эзләүләр юкка түгел!» – диде ул.
Бу тарихтан үзем дә бер дулкынландым, бер сөендем, чөнки минем әтиемнең дә бабасы сугышта хәбәрсез югалган...