Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

74 кешелек гаилә ак әбисе Мөнирә апа: «7 онык өйләнмәгән. Демографияне күбәйтәсе бар әле»

«Гаиләдә 74 кеше. Мыж инде без», – ди «Тарихта без эзлебез» гаилә фестивале җиңүчеләре – Балтачтан Гаязовлар гаиләсе. Бәйгедәге 200 еллык күлмәк, 13 буынлык нәсел шәҗәрәсе, гаилә кыйммәтләре һәм Татарстанның иң матур гаиләләре турында – «Интертат» язмасында.

news_top_970_100
74 кешелек гаилә ак әбисе Мөнирә апа: «7 онык өйләнмәгән. Демографияне күбәйтәсе бар әле»
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Галиәсгар Камал исемендәге академия театры бинасының һәр диварына гаилә җылысы сеңгәндер. Биредә «Тарихта без эзлебез» республикакүләм гаиләләр фестиваленең финалы булды. 6 гаилә – Лаештан Артемьевлар, Балтачтан Гаязовлар, Казаннан Гыйниятуллиннар, Чирмешәннән Кәримовлар, Менделеевскидан Кашаповлар һәм Тәтештән Тимариннар бәйге кунакларына чын гаилә үрнәкләрен күрсәттеләр.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Ирексездән күзгә яшь китерә торган чыгышларны ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов та күзәтте.

Бик матур бәйрәм. Бик зур хезмәт куелган. Тарихтан башка киләчәгебез юк. Гаилә – ул төп байлыгыбыз. Мондый конкурслар бик кирәк. Катнашучыларга рәхмәт. Мондый матур гаиләләр безгә зур үрнәк. Шушындый гаиләләр белән без горурланабыз, алар – безнең киләчәбегез, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Быел бәйгедә барлыгы 157 гаилә катнашкан. Ә 6 ел эчендә анда 1000 гаилә, 10 меңнән артык кеше катнашып чыккан. Шул уңайдан бәйгене оештыручылар тарихи китап-альбом да ясатканнар, анда алдагы елгы катнашучылар, җиңүчеләрнең фотолары урнаштырылган.

«Черки» кушаматы, нәсел тамгасы һәм самавырлар турында

Финалист гаиләләр бәйге кунакларын гаилә тарихларына багышланган зур күргәзмә белән каршы алды. Ә сәхнәдә алар гаиләләре белән иҗади формада таныштырдылар.

Бәйге катнашучылары һәрберсе үзләренең нәсел шәҗәрәләрен төзегән. Ул өстәлләрдәге сый-нигъмәт! Мәсәлән, Гыйниятуллиннар гаиләсендә әбиләреннән калган рецепт буенча талкыш кәләвә пешерәләр, Кашаповларның яраткан ризыклары мич коймагы икән.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Аннары һәр нәселнең үз шөгыле, үз символлары, үзләренең кадерле ядкарьләре бар. Чирмешәннең Туймәт авылыннан килгән Кәримовларныкы ул – нәсел тамгасы. Тарихы белән 1833 елга барып тоташкан тамга Ү хәрефен хәтерләтә. Лаештан Артемьевлар нәселендә 200 еллык күлмәк тә саклана. Ул күлмәкне алар сәхнәгә дә киеп чыктылар. Гыйниятуллиннарныкы – самавырлар.

Чирмешәннән Кәримовлар гаиләсе чыгышы

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Самавырларның иң борынгысы 1896 елгы. Әбиемнең сөйләгән истәлекләре бүген дә хәтердә, сугыш заманында алар шушы самавырлардан чәй эчеп, ачлыктан котылып калганнар. Туганнардан да җыйдык, төрле шәһәрләргә баргач та алып кайтабыз, – дип сөйләде әнисе ягыннан Гомәровлар династиясен тәкъдим итүче Гөлия Гыйниятуллина. Аларның нәселләре 1758 елга барып тоташа. – Бу эшне тагын да дәвам итәсем килә. Бөтен гаиләбез белән бу эшкә кереп киттек, – ди ул.

Казанның 33нче мәктәбендә туган тел укытучысы, директор урынбасары булып эшләүче Гөлия ханым ике яклап әнисе, ире Рөстәм, уллары Азат һәм Рүзәл белән чыгыш ясады.

Казаннан Гыйниятуллинар гаиләсе

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Гыйниятуллиннар, Артемьевлар һәм Кәримовлар бәйгенең махсус номинацияләрендә җиңүче итеп билгеләнде. Алар 100шәр мең күләмендә призга ия булдылар.

Менделеевскидан Кашаповларның нәсел кушаматлары бар. Ул да булса – «Черки». Иҗади номерларында алар Сабантуйга бүләк җыю күренеше белән бергә нәсел кушаматлары каян барлыкка килгәнен дә күрсәттеләр. Бабалары Мөхәммәтдин авылда мулла булып торган. Икенче мәчет ачтыру үтенече белән губернаторның кат-кат теңкәсенә тигәне өчен, үзенә «Черки» дигән кушамат такканнар. Нәтиҗәдә, авылда икенче мәчет ачылган. Кашаповлар бәйгедә икенче урын алдылар. Аларга 170 мең күләмендә бүләк тә тапшырылды.

Менделеевскидан Кашаповлар гаиләсе

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Бер гаиләдә 74 кеше: 8 бала, 21 онык, 25 оныкчык

Ә җиңүчеләр булып, Балтач районы Чапшар авылыннан Гаязовлар гаиләсе танылды. Аларны 405 ел умартачылык белән шөгыльләнүче гаилә дип таныштырдылар. Үзләре тальян гармунда уйнап, рәхәтләнеп биеп тә, җырлап та күрсәттеләр. Аларның чыгышында сәхнәгә берьюлы 50 кеше чыкты. Араларында иң өлкәне Мөнирә апа 90нчы яше белән барса, иң кечесенә – 6 ай. Гаязовларның бердәмлегенә сәхнәдә дә, сәхнә артында да исең китәрлек.

Балтачтан Гаязовлар гаиләсе

Фото: © «Татар-информ», Энҗе Габдуллина

Дуслык әниләрдән, әби-бабайлардан килә. Безнең гаиләдә – бердәмлек, ярату, олыларны хөрмәт итү, кечкенәләрне кимсетмәү, үпкәне озак сакламау, яхшылыкларны күбрәк күрү, начарлыкны күрмәскә тырышу. Әниебез, әбиебез шулай тәрбияләде. Хәзер балаларны, оныкларны шушы гадәтләргә өйрәтәбез, – ди гаиләдә төпчек малай Шәүкәт абый.

Мөнирә апа белән Гарәфетдин абыйның 8 балалары – 4 кыз, 4 уллары бар. «Әни белән әтидән генә 74 кеше таралган. Без гаиләдә 8 бала. 21 онык, 12 кияү, 10 килен, 25 оныкчык. Мыж инде без. Менә шушында катнашыр өчен дә җыеп бетереп булмады», – ди көр елмаеп, тагын бер уллары Фәргать абый Гаязов. «Кыр батыры» тасмасын таккан Фәргать абый гомер буе комбайнчы-механизатор булып эшләгән.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Аларның нәсел агачын Шәүкәт абый үзе төзегән. Шәҗәрәләре 1655 елдан башлана, 13 буыннары билгеле. «15 еллык хезмәт», – ди Шәүкәт абый, үз куллары белән төзегән шәҗәрәсенә карап.

Мин кечкенә вакытта гел әбидә үстем. Әбием абыстай булгач, зиратларга йөри идем, бабайлар мине җеназа намазларына бастыралар иде. Шулай итеп дингә дә тартылып үстем. Әби гел: «Менә болар – безнең туганнар», – дип сөйли иде, аның белән шәҗәрә шикелле әйберләр ясый идек. Шуннан кызыксынып, үзем эзләнә башладым. Җирлек, Казан архивларын карадым. Ул гына җитмәде, үзем гарәпчә укырга, язарга өйрәндем. Бу – минем хобби. Мин үлеп яратам шуны, – ди Шәүкәт абый.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

90нчы яшендәге Мөнирә апа: «Әле 7 онык өйләнешмәгән. Демографияне күбәйтәсе бар әле»

Араларында иң бәхетлесе – 90нчы яшендәге Мөнирә апа. Балалары, оныклары, оныкчыкларының кадерендә яшәүче Мөнирә апа үзе дә бик көр күңелле, шаян булып чыкты. Ул Шәүкәт абый һәм Гөлсинә ханым белән төп йортта гомер кичерә.

Мин авылга укытучы булып килдем. 1 ел эшләгәннән соң бер егет белән дуслаштык. Шуның апайсы: «Кулыңа төшкән килеш ал да кал. Акчаң да булыр, хезмәтчең дә булыр», – дигән. Шулай итеп мине алдылар да калдылар. Мин абайламадым да. «Укытучы башым белән законлы язылышмаган килеш яшисем килми. Кеше арасында оялмыйча ничек яшим», – дидем. Икенче бала тугач кына язылыштык.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

25 ел укытучы булып эшләдем. 25 ел стажым булган вакытта 8нче балам туган иде. Ул вакытта балалар бакчасы да юк, әби дә үлгән иде. Ул баланы калдырып ничек эшкә барасың? Идарәгә бәбәй күтәреп бардым да: «Мин бүтән эшли алмам инде, мин пенсиягә чыгыйм инде», – дидем. Барыбер дә гомер буе ул эштән аерылып булмый. Әле лекция оештыралар, әле кичке чарага, әле театр куярга чакыралар, – дип сөйләде ул, шат елмаеп.

Оныкларны, оныкчыкларны да сез тәрбиялисездер?

Балаларны тәрбияләмичә булмый. Менә шушы тәрбияле балалар – минем кул астыннан чыккан балалар инде.

Шәүкәтләр белән торам. Рәхмәт, төп йортта калдылар, читкә китәбез, димәделәр. Калмый хәлләре дә юк, мин берүзем ул хан сарае кебек йортны саклап тора алмыйм инде (көлә). Безнең балалар да күршедә генә.

21 онык, 25 оныкчыгым бар. Әле 7 онык өйләнешмәгән. Демографияне күбәйтәсе бар әле (көлә). Бик күңелле яшибез. Киленнәребезне дә «кызларыбыз», «бар да безнекеләр» дип сөйләшәбез. Кайгы да, шатлык та уртак бөтенебезнең дә.

Мөнирә апа иң кече оныкчыгы белән

Фото: © «Татар-информ», Энҗе Габдуллина

Менә сезнең кебек кормышка мәхәббәтне, дәртне ничек югалтмаска?

Сабырлык – беренче. Дуамалланмау, кеше белән ачуланышмау кирәк. Минем бернәрсәгә дә ачу саклаганым юк. Һәркем белән тату яшәргә, бөтен кешене мактарга тырышам. Укытканда балаларга да әйтә идем: «Балалар, сез бер-берегезне какмагыз. Үсеп җиткәч, шул яратмаган балага ялынычыгыз белән барасыгыз булыр», – дия идем. Тормыш ул, һәркемгә дә татулыкта яшәргә кирәк, – диде Мөнирә апа.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Гаязовлар ел да гаилә җыеннары уздыра икән. Быел да исәпләре зурдан.

Нәсел белән гел шулай бердәм без. Ел саен Сабантуйлар, гаилә җыеннары уздырабыз. Үткән ел 95 кеше катнаштык, өченче ел 55 идек. Анда әни, әти ягыннан туганнарны да җыйдык. Быел әнинең юбилее, аннары «Гаилә елы» да, бу бәйгене дә җиңдек, быел да бөтен туганнарны җыеп, чын зур бәйге уздырырга исәп, – дип сөйләде Шәүкәт Гаязов.

Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә, чын үрнәк гаиләләр шундый буладыр ул. Нәсел җепләре корымасын, бер-берсен хөрмәт иткән, дус-тату яшәгән гаиләләр күбрәк булсын иде.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100