«300 кешенең өчесе генә пьеса язып караса...» яки менә сигез пьеса – алыгыз да куегыз!
Әлмәт татар дәүләт драма театры үзенең заманча драматургия семинар-лабораториясенә нәтиҗә ясады һәм ике номинациягә бүлеп яшь драматургларны бүләкләде.
Тантана театрның заманча драматургия спектакле алдыннан булды. Театр Мансур Гыйләҗевның «Мисс Гүзәллек» пьесасы буенча «Нечкәбил» комедиясен чыгарган иде һәм ул театрда аншлаг белән бара. Беренче карашка бик гади генә пьесадан да тамашачы кинәнеп карый торган сәхнә әсәре чыгарып була икән – бары тик теләк булсын да, әлеге пьесаны ярата алган режиссер гына табылсын, әлбәттә, драматургның театрга тулысынча ышануы да кирәк. Әлмәт театрында теләсә нинди әсәрне гөл итә торган артистлар эшли – классташлар очрашуына әнисе урынына кызы килгән тарихны рәхәтләнеп карадым.
Менә шушы спектакль алдыннан татар театры өчен өр-яңа сигез пьеса язылуы игълан ителде һәм яшь драматурглар бүләкләнде.

Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева: «Без бүген үзебез үткәргән матур бер чарага йомгак ясыйбыз. Моннан 1 ел 3 ай элек театрыбызда, яшь драматургларны җәлеп итү максатыннан, аларны чакырып, «3 көндә ничек пьеса язарга» дигән семинар үткәрдек. Алар пьеса язарга тиеш булдылар. Мин ышанып җитмәдем. Семинарның инициаторы – ул вакытта бездә спектакль куючы Зиннур Сөләйманов иде. Инициативага «Татнефть» хәйрия фонды кушылды. Чөнки театрларга драматургия җитмәве бар кешегә дә билгеле. Шулай башланып китте. Катнашучылар арасында студентлар, нефтьчеләр, журналистлар, артистлар бар иде. Әлмәт кенә дә түгел, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләреннән дә килгәннәр иде. Август аенда атаклы драматург Родион Белецкий, атаклы театр белгече Павел Руднев һәм атаклы режиссер Искәндәр Сакаевны чакырып лабораториянең икенче этабын үткәрдек - алар әсәрләрне укып чыгып, семинарыбызны үз методикалары белән баеттылар.
15 кешенең 8е финалга чыкты – яхшы пьесалар туды. Әле аның белән генә дә чикләнмәдек, пьеса язылып аның портфельдә ятуы кирәкми, алар куелырга тиеш. Без республикабыз театрларына мөрәҗәгать иттек һәм режиссерлар эскиз куярга алындылар. Эскиз – булачак спектакльнең кыскартылган варианты. Баз Башкортстанның Туймазы театрында, Бөгелмә рус театрында, Түбән Кама ТЮЗында, Актаныш халык театрында, Әтнә театрында һәм Кариев театрында эскизлар карадык. Безнең җиде эскиз барлыкка килде. Хәзер инде аларның кайсылары спектакльгә әверелер дип көтәбез».
«Татнефть» хәйрия фонды директоры Эльмира Газизова: «Уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсендә шушы эшне башкарып чыга алдык: Татарстан язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге, «Татнефть»нең хәйрия фонды һәм яраткан театрыбыз – Әлмәт татар дәүләт театры. Бу проектта катнашкан авторларга рәхмәт – алар драматургиягә таба зур адым ясадылар. Без аларның әсәрләре аша яңа идеяләр, яңа актуаль темалар һәм яңа эмоцияләр алдык. Бүген заманча татар драматургиясе исән, аның киләчәге бар, аның авторлары бар. Катнашучыларга кыюлык өчен рәхмәт, аларның пьесалары театрларда сәхнәләштерелсен иде».
Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр: «Оештыручы булсам да, үзем дә семинарда катнаштым. Белем беркайчан да артык булмый, яңа белемгә һәрвакыт омтылырга кирәк. Миңа яңа методика буенча пьеса язып карау кызык булды. Үзем өчен бик күп ачышлар ясадым. Мин генә түгел, финалистлар да, финалга узмаган кешеләр дә үзләре өчен яңа белем алу турында әйтәләр. Барысы да сорый: дәвамы булачакмы? Без әле ул хакта ныклап сөйләшмәдек. Мин инде үз белдеклелегем белән генә: «Тырышырбыз», – дип йөрим».
Менә алар – җиңүчеләр.
«Дебют» номинациясе:
I урын – «Зеленая шапка», Юлия Исмәгыйлева;
II урын – «Подключение к жизни», Айдар Ризванов;
III урын – «Драгоценная» (»Кадерлем»), Лилия Мамакова-Шакирова;
Кызыксындыру премиясе - «Балам», Айдар Нуриев.
«Дәвам» номинациясе:
I урын – «Төнге кояш яктысында», Артур Ибраһимов;
II урын – «Соңгы Маһиҗан яки Өлешеңә тигән көмешең», Равил Сабыр;
III урын - «Юшкын», Резеда Хәертдинова;
Кызыксындыру премиясе - «Бәгърем», Лилия Гыйбадуллина.

Җиңү бер казаныш булса, ә инде эскиз куелу – икенче уңыш.
Айдар Нуриев «Балам» пьесасын Актаныш муниципаль театрының баш режиссеры Нур Хөсәенов Иске Кормаш халык театрында куйды. Ул инде 6 тапкыр уйналып та өлгергән.
Кариев театры «Апуш» балалар театр студиясе белән берлектә Лилия Шакированың «Кадерлем» пьесасы буенча эскиз әзерләде. Режиссер – Булат Гатауллин. Финанс мөмкинлеге табылса, театр бу әсәргә тотынырга әзер.
Туймазы театры 15 майда Равил Сабырның «Соңгы Маһиҗан» пьесасы буенча премьера чыгара.
Әлмәт театры үзе Артур Ибраһимовның «Төнге кояш балалары» әсәренә кызыга. Аның өчен әлегә пьесага алынырга әзер режиссер кирәк.
«Залда утырган 300 кешенең өчесе генә пьеса язып караса да, ни гаҗәп булыр иде ә?! Йәгез, бу башлангычны хуплыйк та, языгыз, безгә алып килегез!» – диде Фәридә Исмәгыйлева залда утырган тамашачыда драматург булу өмете уятып. Әлмәт театры Заманча драматургия лабораториясен дә дәвам итәргә әзер – ул Заманча драматургия мәктәбе буларак та эшләп китә ала. Планнар зурдан. Дәвамлы булсын...