news_header_bot
Язманы тыңлагыз

18 августта хәбәрсез юкка чыккан 17 яшьлек Арча егете Рәсул Халиковның мәете табылган

«Без ахыргача аның исән булуына өметләндек. Ләкин Аллаһы Тәгалә яраткан улыбызны үзенә алырга уйлаган. Тыныч йокла, яраткан улым!» – дип язган Рәсулның әнисе Инстаграмда сториста.

news_top

18 августта хәбәрсез юкка чыккан 17 яшьлек Рәсул Халиковның мәете табылган. Бу мәгълүматны «Интертат»ка Рәсулның әнисе Алсу Хөсәенова раслады. Әлегә үлем сәбәпләре билгесез.

«Без ахыргача аның исән булуына өметләндек. Ләкин Аллаһы Тәгалә яраткан улыбызны үзенә алырга уйлаган. Тыныч йокла, яраткан улым!» – дип язган Рәсулның әнисе Инстаграмда сториста.

Рәсулны полиция дә, «Лиза Алерт» эзләү отряды да эзләгән иде. Аның нинди шартларда юкка чыкканы, нәрсә белән шөгыльләнгәне турында Алсу Хөсәенова «Интертат»ка сөйләгән иде.

Рәсул Халиковның әнисе Алсу Хөсәенованың, якыннары, туганнары, дусларының авыр кайгысын уртаклашабыз! Рәсулның урыны оҗмахта булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар