«Әни, җомга кайтам, дигән иде» – Казанда югалган 17 яшьлек Арча егетен эзлиләр
Билгесезлек җанны ашый. Алтынчы тәүлек газиз улының кайда икәнен белмәгән ана җанына каян тынычлык алырга тиеш?! Арчада ут йотып яшәүче Алсу Хөсәенова 17 яшьлек улы Рәсул Халиковның исән-сау кайтачагына ышанып яши.
17 яшьлек егетнең югалуы турында хәбәр социаль челтәрләрдә «Лиза Алерт» эзләү отрядының рәсми битендә чыга. Рәсул 18 августта хәбәрсез юкка чыга, алтынчы тәүлек инде аның кайда икәнен беркем белми. Алсу ханым улы белән соңгы тапкыр кайчан сөйләшкәне һәм аны ничек зарыгып көткәне турында «Интертат»ка сөйләде.
«Күз яшьләренә буылып, тынычландыргыч дарулар эчеп көтәм»
– Без Арчада яшибез, улым Казанда «Мойдодыр» автомойкасында эшли иде. Күпчелек очракта ул попуткада өйгә кайтып йөрде. Соңга калса, Авиатөзелеш районында сеңлемдә куна иде, инде бик соң булып, аңа барып җитә алмаганда, дустында да кунгалады, ләкин анысы сирәк була иде.
Ул егет белән сөйләштек. Дусты Рәсулның үзенә сирәк килгәнен һәм 13 августтан соң бүтән күргәне булмаганын әйтте.
18 август көнне Рәсул сеңлемдә булган, кичке сәгать 4кә эшкә барасы иде. Без аның белән телефоннан сөйләштек, кәефе яхшы иде, «эшкә җыенам» диде дә, шулай сабуллаштык.
Аннары мин ул көнне бүтән шалтыратмадым. Телефоны тотмыйча, күпмедер вакыт шалтыратмый торса да, гадәттә, барыбер элемтәгә чыга иде ул. Эштән соң кабат сеңлемә кайтырга тиеш иде.
Гадәттәгечә – берни алмыйча, рюкзак белән чыгып киткән, – дип башлады сүзен Алсу Хөсәенова.
Тик Рәсулның эштә булмаганлыгын якыннары шимбә көнне генә белгән.
– Ул бит сеңлемә кайтырга тиеш булгач, мин аны өйгә кайтыр дип көтмәдем дә. Аннары җомга көнне сеңлем «безгә килмәде бит ул» дигәч, мин инде, алайса, дустында кунгандыр, дип тынычландым. Җомга көнне кичен дә шалтыратып карадык – телефоны «недоступен». Зарядкасы гына утыргандыр, дип уйладым, чөнки җомга кич ул өйгә кайтырга тиеш иде. Ул үзе «әни, җомга кайтам» дигән иде, чөнки шимбә без Казанга базарга – мәктәпкә, колледжга киемнәр алырга барырга тиеш идек.
Җомга кич сеңлемә «Рәсул килмәдеме сезгә» дип язам – «юк» ди. Сәер, өйгә кайтырга тиеш иде, попутка тота алмыймы икән әллә, дип гаҗәпләндем. Ә телефоны һаман «недоступен». Кичке унда күңелгә шом керде, автомойкага шалтыраттым. «Сездә шундый-шундый студент эшлиме», – дип сорыйм. «Әйе», – диләр. «Эшкә килдеме», – дим. «Кичә-бүген кичке 8гә кадәр эшләде», – диләр. Янәсе, пәнҗешәмбе-җомга эшләгән. Күңел тынычланды инде, ярар, я телефоны гына ватылгандыр, дип уйладым. Сәгать төнге 11 тулды – Рәсул һаман юк.
Ирем Казанда ул көнне төнге сменада эшли иде, мин аңа: «Эштән бушауга, шимбә иртән автомойкага бар да, Рәсул белән сөйләш, нишләп үзен алай тота икән, беркайчан алай иткәне юк иде, ике көн элемтәсез бит, сөйләшеп кара әле», – дип сорадым. Ирем автомойкага барган. Аңа пәнҗешәмбе дә, җомга да Рәсулның эшкә килмәгәнен әйткәннәр. Менә шунда инде хафага төшеп, чаң суга башладык – Казанга киттем, гариза яздык. Аннары эзләү төркеменә мөрәҗәгать иттем. Баксаң, теге көнне автомойкада диспетчер, белешеп тормыйча, графиктан карап кына «әйе, эшләде ул» дип әйткән булган икән. Мин администратор белән элемтәгә чыгып тормаган идем бит, шул сүзгә ышанып! Начарлык турында уйламыйсың бит. Иртәрәк әйтсәләр, әлбәттә, иртәрәк хәбәр итәр идем югалуын.
Гариза язганнан соң, көне буе көттем инде, күз яшьләренә буылып, тынычландыргыч дарулар белән генә тордым. Аннары икенче көнне социаль челтәрләргә, җәмәгатьчелеккә дә таратырга карар кылдык. Полиция үз эшен эшли, ләкин гади халык та ярдәм итә, бик күпләрдән кайтаваз булды, – дип, Алсу ханым улын эзләшкән бик күпләргә рәхмәтләрен җиткерде.
«Әни, 10 минутта машина юарга өйрәндем», – дип сөйли иде»
Аның сүзләренчә, ире – Рәсулның үз әтисе түгел, үги атасы. «Аларның мөнәсәбәтләре яхшы иде, дуслар кебек алар», – ди Алсу.
Рәсул Казан технология һәм дизайн көллиятендә икенче курсны тәмамлаган, укырга тагын ике елы калган. Автомойкага быел июль башында гына урнашкан. Аңарчы 14-15 яшьләрендә Арчада өе белән янәшә урыннарда гына эшләп караган.
– Казанда бу – беренче эше, үзе тапты, урнашты. Бөтен кеше акча эшләргә тели, уку өчен дә түләргә кирәк. Өйдә компьютер алдында вакыт уздырып утырганчы, эшләсә яхшырак дип, үзем дә каршы түгел идем. Теләп, яратып эшләде. Эше ошый иде. «Әни, 10 минутта машина юарга өйрәндем», – дип сөйли иде. Әле үзен эштә администраторы да мактаганын әйткән иде, – дип уртаклашты әни кеше.
«Акчага иркә малай түгел ул»
Алсу ханым, Рәсулның элек тә өйдән киткәне булган, дигән сүзне инкяр итте.
– Тикшерүчеләргә дә, волонтер кызларга да: «Беркайчан алай иткәне юк иде, ул һәрвакыт элемтәгә чыга иде», – дидем. Кайчак иртүк телефонының зарядкасы сүнеп, көне буе элемтәсез торган чаклары булса да, барыбер кичкә: «Зарядка утырды, минем барысы да яхшы», – дип яза иде. Я икенче көнне иртән «сеңлемдә, дустымда кундым...» дип язды.
Алтынчы көн бит инде, бөтен дусларына, танышларына шалтыратып чыктык – юк бит, хәбәрсез югалган! Кием-салымнарын да алмаган, үзе белән акчасы да юк. Соңгы 300 сумны картасына салдым – үзе сораган иде. Акчага иркә малай түгел ул, беркайчан күпләп акча сорамады.
Кая юкка чыга ала ул? Ник элемтәгә чыкмый икән? Күпме яшь түгелгән инде, нәрсә уйларга да белгән юк. Ач бит инде ул, акчасы да юк. Баш җитми. Бер генә әйбер юата – әгәр берәр начар хәл булган икән, аны инде күптән табарлар иде. Барлык хастаханәләргә дә күптән инде хәбәр таратылган.
Бәлки, яшүсмерлек белән күчеш чорына бәйледер бу халәте, бәлки, күңелендә без белмәгән ниндидер авырлык, борчулар булгандыр. Бәлки, кайдадыр ялгызы гына булып алырга телидер. Миңа инде хәтта башка шәһәрләрдән дә видеокамералардан фотографияләр җибәрәләр – бәлки, Чаллыдадыр дип...
Беркем белән конфликтлары да юк иде, дуслары да шулай ди. Тулай торакта яшәгән дуслары да «без шок хәлендә, нәрсә булды икән» дип аптырый, чөнки хәбәрсез югалырлык бер сәбәп тә, шуңа-шуңа киткәндер, дип әйтерлек җирлек тә юк кебек.
Автомойкада аның эштән китәргә җыенып йөргәнен әйттеләр, чөнки август азагы, укуга әзерләнергә кирәк. Ләкин китәргә уйлаганын миңа әйтмәгән иде. Аның элек тә «әни, мин эштән киттем» дип әйткәне бар иде, – ди Алсу ханым.
«Әни, яратам сине» дип смс лар да яза иде»
Бүген Рәсулны якыннары – бертуган апасы, ике энекәше дә дүрт күз белән көтә, дияргә буладыр.
– Энекәшләре абыйлары юкка чыкканын беләләр. Классташлары да язып тора.
Кешеләр рухи яктан ярдәм итә, беркем «ничек шулай чыгып китә алган инде» дип гаепләп язмый. Халыкка рәхмәт. Яшүсмерләр бит инде, нәрсәнедер әйтмичә, яшерергә дә мөмкин – шулай дип язучылар да бар. Шулайдыр дип өметләнәм, гәрчә ул гел миңа сөйли, уртаклаша иде. Бер кыз белән очрашкан, ул кыз белән ташлашканын да әйткән иде. Тирән кичерешләрен, бәлки инде, мин борчылмасын дип сөйләмәгәндер.
Энекәшләре арасында иң олысы булгач, җаваплы ул, болай гына чыгып китә алгандыр дип уйламыйм, чөнки ул минем һәрвакыт борчылганны белә. Мин аңа гел «улым, үзеңнең кайдалыгыңны гел белгертеп тор, югалма» дия идем. Ул: «Әни, нәрсә булсын инде минем белән? Барысы да әйбәт», – дия иде. «Әни, яратам сине» дип смслар да яза иде. Үз-үзен тотышында бернинди сәерлек юк иде. Шуңа күрә укытучылары, дуслары да кисәтүсез киткәненә гаҗәпләнә. Я нәрсәдер булган да, безне кисәтергә өлгермәгән. Я үзе генә булып алырга тели инде.
Йөрәк сыкрый, аны әйтеп, аңлатып бетереп кенә булмый. Беркемгә күрергә язмасын. Һәр шалтыратуга йөрәк «дерт» итеп куя. Нинди хәбәр көтәсен дә белмисең, төнлә әллә нинди начар уйлар килә. Берәр кайда ярдәм сорап ятмыймы икән, дигән уйлар… Тик ничек, кайда барып карарга... – дип өзгәләнә ана.
Алсу ханым әйтүенчә, Рәсулның беркайчан әнисенә каршы төшеп, каты бәрелгәне булмаган.
– Мин әни буларак ачулансам да, дәшми ул. «Сиңа кычкырганы бар идеме», – дип сорыйлар. «Кычкыра да белми ул», – диям. Мәктәптә укытучылар кисәтү ясаса да, мин әйткәч, дәшми генә тыңлап тора иде, телләшмәде.
Бокс белән мавыкты. Рәсем ясый, соңгы вакытта гитарада уйный башлады. Каян килгәндер ул сәләт? Әле ул, җырлар да иҗат итәм, дигән иде. Иҗадилык та бар аңарда.
Кешеләр дә уяу, аңа охшаган малайларның фотоларын җибәрәләр, үзләре, ул түгелдер, дип куркалар. Җибәрсеннәр генә, я ул булып куяр. Чәчендә койрык булганнарга да кешеләр игътибар белән карый. Андый прическа белән 2-3 ел йөри Рәсул. Ул ярата чәчен шулай куярга.
Хәл итеп булмас проблема юк, иң мөһиме – табылсын гына улым, барлык борчыган проблемаларын чишәрбез, – диде, яхшыга өметләнеп, Алсу Хөсәенова.
Егетнең буе 180 см, чәчләре кара, күзләре кара-коңгырт. Кара футболка һәм шорты, ак кроссовки кигән булган. Үзе белән кара рюкзак алган. Нинди дә булса хәбәре булганнарга, егетне күрүчеләргә тиз арада полициягә хәбәр итүләре сорала.
Кызганыч, соңрак кайгылы хәбәр килеп иреште. Егетнең мәете урман полосасында табылган, аның биш көн элек үк үлгән булуы билгеле. Әлегә аны кемдер үтергәндер дип фаразламыйлар.