175 мәктәптәге вахтерның кызы: «Әни йоклаганда да: „Балаларны коткарыгыз“ дип саташа»
175 гимназиядә булган атыш вакытында беренчеләрдән булып җинаятьчегә каршылык күрсәткән кеше — вахтер Тәскирә Әхмәдуллина була.
175 мәктәптәге фаҗига вакытында үз гомерен аямыйча укучыларга ярдәмгә ашыккан Тәскирә ханым турында массакүләм мәгълүмат чаралары «яралы килеш хастаханәгә озатылган» дип язган иде. Аның кызы Гүзәлия Әхмәдуллина бу сүзләрне кире какты. «Әнием яраланмады, шулай ук аны хастаханәгә дә салмадылар! Аллаһка шөкер, әниебез бу вәхши тозагыннан исән-имин котылды. Ул бүген исән-сау, безнең белән бергә өйдә. Әни турында „вахтадагы әби“ дип тә язалар. Әни әби түгел, аңа әле 54 яшь кенә», — дип сөйләде Гүзәлия «Интертат»ка.
Дөрес, бу фаҗига Тәскирә ханымга бик авыр тәэсир иткән. Ул күп еллар элек умырткасына берничә катлаулы операция ясаткан булган. «Шундый шок, стресс кичерүе аркасында, аркасының сызлаулары көчәйде. Ул әлегә өйдә дәвалана. Бер айдан, тулы тернәкләнү курсы узар өчен хастананәгә ятачак», — ди Гүзәлия.
Табиблар Тәскирә ханымны борчылырга ярамавы турында кисәтеп куйганнар. Шуңа күрә аның шәхсән үзе белән аралашу мөмкинлеге булмады. Бу көн вакыйгалары турында Гүзәлия сөйләде.
Бу көн Тәскирә ханым өчен яллардан соң беренче эш көне, гади май иртәсе буларак башланган. Һәрхәлдә ул бу көнне ниләр белән очрашачагы турында башына да китереп карамагандыр.
Җинаятьче иң беренче булып мәктәпнең керә торган ике пыяла ишеге арасында каядыр чыгып баручы Мулланур Мостафинга ата. Аның үлмәгәнен аңлап, тагын бер тапкыр атарга дип борыла. Тәскирә Әхмәдуллина бу вакытта кызыл төймәгә басарга өлгерә һәм тиз генә баскычтан өскә менеп китә. Ә үтерүче коточкыч җинаятен кылырга сул яктагы баскычтан күтәрелә.
«Мин әниемне бик зур тәвәккәллек күрсәткән дип саныйм. Әнием хәвеф сигналы бирергә дә җитешә. Шунда ук икенче катка йөгереп менә. Бар көченә мәктәпкә кораллы кеше бәреп керүе, барысын да үтерергә җыенуы турында сөрән сала. Укучыларга һәм укытучыларга сыйныф бүлмәләрендә бикләнергә кушып кычкыра. «Барысы да миңа шаккатып карап тордылар. Беркем дә нәрсә булганын аңламады», — дип искә ала әни бу көнне.
Мәктәп директоры радиоэлемтә аша уку йортында террорчы булуы турында әйткәч тә куркып калмый. Коридорда булган барлык укучыларны сыйныф бүлмәләренә куып кертә. Берсенә дә коридорга чыкмаска, ишекләрне ачмаска боера. Үзе, полиция һаман килмәгәнгә борчылып, кире беренче катка төшә һәм тагын бер тапкыр хәвеф төймәсенә баса. Яраланган Мулланур абыйны күреп алып, аңа ярдәмгә ташлана.
Әни урамга чыгып та полиция, ашыгыч ярдәм чакырырга кирәк булуы турында кычкыра. «Монда балаларны үтерәләр, — дип ярдәм сорый ул.
Ул арада мәктәпкә Росгвардия хезмәткәрләре килеп җитә. Әни аларга кайсы якка барырга кирәклеген аңлата, җинаятьченең үзе генә булуы турында әйтә. Илназ полициягә бирелгән вакытта аны танып, үтерүченең шушы кеше булуын хәбәр итә. Аның мәктәпкә үтеп кергәндә үз белән утлы коралы һәм зур сумкасы булуын исенә төшереп, полицияне мәктәп эчендә шартлаткыч булу ихтималы турында кисәтә.
Әнинең балаларны коткарырга омтылуын зур батырлык дип бәялиләр. Безгә бүгенге көндә бик күп рәхмәт сүзләре язалар. Без, балалары да, әниебез белән чын күңелдән горурланабыз. Әни бит, җинаятьченең мәктәп эченә кереп киткәнен күрә торып, балаларны коткарырга дип икенче катка йөгергән. Берәү булса, чыгып качар иде. Үзе турында уйлап та карамаган, укучылар өчен генә кайгырган ул.
Хәзер әни йоклый алмый. Төрле препаратлар кабул итә. Дарулар тәэсирендә йоклап киткән вакытта да: «Балаларны коткарыгыз», — дип саташа», — дип сөйләде Гүзәлия.
Тәскирә Әхмәдуллинаның 175 гимназиядә эшли башлавына август аенда 5 ел була. Ул аңа кадәр балалар бакчасында кече тәрбияче, почтада һәм АЗСта оператор булып эшләгән.
Утлы корал белән мәктәпкә кергән Илназ Галәвиевкә беренче булып каршылык күрсәткән Тәскирә Әхмәдуллинаны бүләккә тәкдим итәргә ниятлиләр. Бу хакта үзенең Телеграм каналында РФ Дәүләт Думасы депутаты, Росгвардия директорының элеккеге киңәшчесе Александр Хинштейн язган иде. Гүзәлия Әхмәдуллина бу турыда бер сүз дә әйтә алмады. «Бүләкләү турында сездән беренче тапкыр ишетәм», — диде ул.