Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кан эчендә ятам, үзем әниегезне уйлыйм». Үтерүче беренче очраган кешенең башына ата

Мәктәпкә керә торган ике ишек арасында 19 яшьлек Илназ Галәвиев 62 яшьлек Мулланур Мостафинны очрата.

news_top_970_100
«Кан эчендә ятам, үзем әниегезне уйлыйм». Үтерүче беренче очраган кешенең башына ата
Владимир Васильев

11 майда Казанның 175 нче мәктәбенә һөҗүм итүче Илназ Галәвиев 62 яшьлек Мулланур Мостафинга ишектән кергәч үк ата. Таңсылу Мостафина әтисенең хәле турында «Комсомольская правда» сайтына сөйләгән.

Ул әтисен операциядән соң, 12 майда күргән.

«Ишек төбендә вахтер хатын утыра. Әтием чыгып бара торган булган, аны гимназия территориясендә нидер төзәтергә чакырганнар. Ике ишек арасында аңа үтерүче очрый. Ул әтигә ата. Әти аңа „Нишлисең син?“ ди. „Туктата алырмын дип өметләндем“, дип сөйли әти», — ди Таңсылу.

Пенсионер ир-ат җинаятьчене туктата алмый. Илназ кереп китә, Мулланур Мостафин корсагы яраланып ятып кала. Вахтер хатын куркыныч төймәсенә баса. 

«Җинаятьче мылтыгын кабат кора, әти янына әйләнеп килә, әтинең башына ата һәм китеп бара. Ул ядрә тимәгәнен абайламый», — ди Таңсылу.

Бәхеткә, ядрә башка тиеп кенә китә. Мулланур Мостафин күп кан югалта. Аны хастаханәгә илтәләр, биш сәгать операция ясыйлар.

Бу вакытта Мулланур Мостафинның хатыны икенче катта дәрес алып бара. Ул сыйныф бүлмәсендә балалар белән бикләнеп, исән кала. 

«Әти сөйли: Үзем кан эчендә ятам, үзем әнигез турында уйлыйм, исән микән дим», — дип искә ала Таңсылу.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100