Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

175нче гимназиядәге фаҗигагә 2 ел: «Шул көннән соң улым 20 елга олыгайды сыман»

2021 елның 11 маенда Казанның 175нче гимназиясендә бер гаепсез 7 бала һәм 2 укытучының гомере өзелде. «Бер пуля улымның гәүдәсен тишеп үтте, берсе тәнендә калды. Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән 2 улым да бу коточкыч вакыйгалардан соң исән-сау. Ходай аларны тәүфыйклы, иманлы итеп үстерергә насыйп итсен», – дип искә ала ул көннәрне әти кеше.

news_top_970_100
175нче гимназиядәге фаҗигагә 2 ел: «Шул көннән соң улым 20 елга олыгайды сыман»
Фото: © «Татар-информ» архивыннан

«Кем язмышы кемнәр кулында?»

2021 елның 11 мае Татарстан халкы хәтерендә куркыныч төш кебек истә. Бу көнне 19 яшьлек Илназ Галәвиев дәресләр барган мәктәпкә һөҗүм итте, укучылар һәм уку йорты хезмәткәрләренә ут ачты. Бер гаепсез 7 бала һәм 2 укытучының гомере өзелде, күпме укучылар мәңге төзәлмәслек җан җәрәхәте алды. 

Бүген, нәкъ 2 ел үткәч, мәктәптә ул канлы көннең корбаннарын искә алдылар. 175нче  гимназиядә  һәлак булучыларга багышлап, митинг оештырылды. Чарага җинаятьче коралыннан һәлак булган 8 «А» сыйныфы балаларының әти-әниләре, укытучыларның якыннарын чакырганнар. 

Үзләре белән бергә парта артында утырасы, шаярасы-көләсе урынга, инде сыйныфташларын фәрештәләр булып күкләрдән күзәтүче балаларга, яраткан укытучыларына багышлап, мәктәп укучылары шигырьләр сөйли, җырлар башкара...

Чарага Ришат Төхвәтуллин да килгән. Җырчы мәктәпнең эченә дә кергән, аңа шушы атыш булган, хәзер инде ял итү бүлмәсенә үзгәртеп ясалган кабинетны күрсәткәннәр. Өстәлләргә фаҗига корбаннарының фотолары тезеп куелган. 

Искә алу чарасы мәктәпнең Хәтер бакчасында узды. Һәлак булганнарның исемнәре язылган һәр таш янында кулларына канәфер чәчәкләре тоткан, кызылдан киенгән укучылар басып тора. Арттагы фонда моңсу музыка, күңелгә үтеп керерлек шигырьләр яңгырый.

Ришат линейкада үзенең махсус 175нче гимназиягә багышлап язылган «Кая?» җырын башкарды.

«Кая, кая бара икән бу дөнья?

Кем язмышы кемнәр кулында?

Кемдә әрни кемнең ярасы,

Бәхет юлын ничек табасы…» – дигән юллар бар ул җырда.

«Без дә сезнең кебек хыялланып яши идек»

Шулай ук бүген гимназиядә һәлак булганнар рухына дога кылып, Коръән ашы да үткәргәннәр.

«Хәтер бакчасына чәчәкләр салганнан соң, вафат булган балалар, укытучыларның рухына дога кылдык. Коръән ашы булды. Вафат булган укучыларның, укытучыларның туганнары килгән иде. Шушы кайгыны онытмаганнары өчен мәктәп һәм шәһәр җитәкчелегенә рәхмәт. Бу әле дә безнең өчен бик авыр вакыйга», – диде «Татар-информ»га «Гаилә» мәчетенең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин. Рөстәм хәзрәтнең үзенең дә уллары шушы атыш вакытында зыян күргән иде.

Мәрхүмнәр рухына «Гаилә» мәчете янында куелган махсус таш янында да дога кылырга, алар истәлегенә чәчәкләр салырга мөмкин. Әлеге мемориал таш быел дин йортының ишегалдындагы чишмә стенасына куелган. 

«Фаҗига корбаннары истәлегенә әлеге таш шәһәребез җитәкчеләре тәкъдиме һәм тырышлыгы белән куелды. Анда һәлак булганнарның исемнәре, догалар язылган. Бу  куркыныч вакыйга корбаннары онытылмасын, мәчеткә һәр кергән кеше алар өчен дога кылып китә алсын, дигән теләк белән эшләнде. Әлеге изге гамәлгә катнашы булганнарга Аллаһы тәгаләнең рәхмәтләре ирешсен», – диде Рөстәм хәзрәт.

Мемориалга: «Җир йөзендә йөрүчеләр, без дә сезнең кебек хыялланып яши идек. Безне догадан ташламагыз. Вакыт җиткәч, сез дә безгә кушылырсыз… Моның турында онытмагыз», – дигән сүзләр язылган… Бүген бу урынга мәрхүмнәрнең якыннары чәчәкләр китерә.

 © Алсу Сөнгатуллина фотосы

«Бу вакыйгадан соң улларымда тавышлардан курку хисе калды»

Рөстәм хәзрәт сүзләренчә, әлеге хәвефле көн вакыйгаларын аның ике улы да бүгенгедәй хәтерли.

Олы улым Әхмәт тә шушы сыйныфта укый минем. Аңа, кызганыч, барысын да үзе аша үткәрергә, сыйныфташларының һәлак булганын күрергә, якын дустын җирләргә туры килде.  Уртанчы улым Әмин ул кеше килгәндә урамда булган. Җинаятьче аңа да аткан, бер пуля гәүдәсен тишеп үтте, берсе тәнендә калды. Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән 2 улым да бу коточкыч вакыйгалардан соң исән-сау. Инде Ходай аларны тәүфыйклы, иманлы итеп үстерергә насыйп итсен.

Күпме вакытлар узса да, балаларымда тавыштан курку хисе калды. Салют аталармы, «ашыгыч ярдәм» сирена кабызып үтәме, икесе дә сискәнеп китәләр, куркынганнары йөзләренә чыга», – диде Рөстәм хәзрәт.

Рөстәм хәзрәтнең тормыш иптәше Алсу ханым, башкача мондый вакыйгалар кабатланмасын иде, дигән теләген җиткерде.

Бүгенге көндә безнең бердәнбер теләк – башка беркайчан да мондый вәхшилек очраклары булмасын, кеше гомерләре өзелмәсен иде. Балаларга да, безгә дә һаман да бик авыр. Һәлак булган дуслары, укытучылары мәңгегә аларның күңелендә. Без аларны беркайчан да онытмабыз. Бу фаҗига безнең барыбыз өчен дә гомерлек кайгы булып калачак», – диде ул.

«11 май – улыбызның икенче туган көне…»

Җырчы Алсу Сөнгатуллинаның улы Ислам да әлеге йөрәк өзгеч вакыйгалар вакытында мәктәптә була, барысын да үз күзләре белән күрә… Һәлак булган 7 укучы – Исламның сыйныфташлары.

11 майны без улыбызның икенче туган көне дип саныйбыз, – ди Алсу Сөнгатуллина.  –  2021 елның 11 май вакыйгалары улыбызның да, безнең дә тормышыбызны баштанаяк үзгәртте. Май аена керү белән әлеге коточкыч хәлләрне тагын да ныграк хәтеребезгә төшерә башлыйбыз. Безнең тормыш шул көнгә кадәр һәм аннан соңга бүленде.

Фаҗигадән соң, сыйныфыбыздагы балалар да, әти-әниләр дә башка кешеләргә әверелде. Улымның күзаллаулары, бу дөньяга карашлары, аны кабул итүе үзгәрде. Аның фикерләре дә фәлсәфи хәзер. Шул көннән соң Ислам 20 елга өлкәнәйде сыман. Кайвакыт ул миннән дә зуррак булып тоела. Яшәү, безнең бу дөньяга килүебез, тормыш мәгънәсе турында шундый сүзләр әйтеп куя ки, «чыннан да шулай бит» дип уйлана башлыйсың. Олы улыбызның фикерләүләрен исә махсус операция шулай үзгәртте. (Бүгенге көндә Алсу Сөнгатуллинаның олы улы Айрат Украинадагы махсус операциядә). Күрәсең, безнең балалар шушы юлны узарга тиеш булгандыр… (Алсу апа бу мизгелләрдә сүзсез кала.) Мондый хәлләр без уйлансын, яшәүнең, бер-беребезнең кадерен белсен өчен биреләдер.

 

Фото: © Алсу Сөнгатуллинаның шәхси архивыннан

Ислам бу вакыйгадан соң психологларга йөрмәде, чөнки бер кешегә дә ышанмады. Баштагы чорларда аңа бик кыен булды. Үз-үзе белән көрәште, дисәм инде. Нигә тормышта шундый хәлләр була? Нигә кемдер исән кала, кемдер яшьли вафат була? Әнә шул сорауларга җавап эзләде.

Фаҗига корбаннары – улымның сыйныфташлары – һәрвакыт исебездә… Алар Исламның иң якын дуслары иде. 14 яшьлек балаларның ул көнне нәрсәләр күрүе һәм ниләр кичерүе хакында уйласаң да куркыныч булып китә… Улыма физик яралар белән беррәттән рухи яраларын да дәваларга туры килде. Ул булдырды, барысын да җиңеп чыга алды. Ләкин ул хәзер һәрвакыт фәлсәфи эзләнүдә. Кешелек кая барып җитте? Нигә кешеләр терактлар оештыра, ул кемгә, нәрсә өчен кирәк? Нигә кешеләр шундый кансызлыкка бара? Бу хакта бик күп китаплар да укыды.

Без шушы яра белән яшибез.  Яшәргә, алга барырга кирәк. Аллаһы Тәгалә минем улымны саклап калган икән, димәк, аның бу тормышта нинди дә булса миссиясе бар. Ул һәлак булган балалар хакына да яхшы гамәлләр кылырга тиеш, – диде Алсу Сөнгатуллина.

Алсу апа сүзләренчә, Ислам, җинаятьчене хөкем иткәнче, барлык яңалыклар белән дә даими танышып барган.

Хөкем карары чыгаргач, безгә бу хакта әйтте. Ләкин үзенең хис-кичерешләрен күрсәтмәде. Улым шул рәвешле безне, әти-әниләрен кайгырта, без борчылмасын өчен дә хисләрен эчтә тота. Аларның сыйныфындагы башка укучылар да нәкъ шулай эшлиләр.  Чөнки аларның якыннарына карата да мөнәсәбәтләре үзгә хәзер, – диде Алсу Сөнгатуллина.

«Бу хәлләр кайта-кайта уйлаган саен ныграк йөрәкне авырттыра икән»

Журналист Фәния Лотфуллина ул көннең вакыйгаларын «бер мизгел эчендә булды» дип хәтерендә яңартты.

 Эшкә барып җиткән генә идем, кызым яза. «Әни, монда аталар, без парталар астында качып ятабыз», – ди. Башта «бу – өйрәнүләр генәдер» дип уйладык, үзләре дә ни булганын аңламый калдылар. 10-15 минут эчендә булган хәл.

Мин кире кайтырга җыенып чыкканчы, алар инде мәктәптән чыгып өлгергәннәр иде. Әтисе барып каршы алды. Әле ярый кечкенә кызым икенче сменада укый иде. Ул бу хәлләрне күрмәде. Балаларымны Ходай гына саклагандыр, дим. Бу хәл булганчыга кадәр, нидер булыр кебек, күңелдә бер тоемлау бар иде. Иң кызганычы һәм авыры – күрше бүлмәдә генә класс җитәкчебезнең улы һәлак булды. Ә ул, вакытында ишекне бикләп, безнең балалаларны саклап калды. Без аңа гомергә рәхмәтле, Аллаһы Тәгалә аңа сабырлыклар бирсен инде.

Бу хәлләрне кире кайта-кайта уйлаган саен ныграк йөрәкне авырттыра икән. Хәзер ул чакларны искә төшергәндә ирексездән күзләрем яшьләнә. Балалар белән дә искә алып сөйләшеп куябыз, ничек шулай килеп чыкканын анализларга, тыныч кабул итәргә тырышабыз.

Бу хәл һәр мәктәптә булырга мөмкин иде бит. Әле дә ярый укытучыларыбыз, мәктәп хезмәткәрләре вакытында тиешле гамәлләр кылып, үз гомерләрен кызганмыйча, балаларны саклап калды, рәхмәт яусын аларга.

 

Фото: © Татар-информ архивы


Кызым, шушы хәлләрдән соң, бик авыраеп йөрде. Тыштан сиздермәскә тырышса да, эчтән психологик үзгәрешләр булган икән. Аннан соң гына аңладык. Бер елдан соң гына яңадан үзенә кайткандай булды. Хәзер, Аллага шөкер инде, олы кызым дизайн юнәлешендә белем ала, кечкенәсе әле дә шушы мәктәптә. Башта, күчерермен, дип уйлаган идем. Әмма алар китәргә теләмәделәр, – диде ул. 

2021 елның 11 маенда 175нче гимназиягә 19 яшьлек җинаятьче һөҗүм итү нәтиҗәсендә 7 бала һәм 2 укытучы һәлак булды. Атыш оештыручыны шунда ук тоттылар. Җинаять эшен тикшерү ярты елга якын барды. Экспертиза Галәвиевны үз акылында дип таныды. Ул үз гаебен таныды. Татарстан Югары суды, Казанның 175нче гимназиясенә (анда 9 кеше һәлак булды) һөҗүм итү турындагы эшкә нокта куеп, Илназ Галәвиевны гаепле дип тапты һәм аны гомерлеккә рәшәткә артына озатты.

 

Фото: © Татар-информ архивы

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100