Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

175нче гимназиядә 9 кешене атып үтергән Илназ Галәвиев гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителде

news_top_970_100
175нче гимназиядә 9 кешене атып үтергән Илназ Галәвиев гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителде
Михаил Захаров / "Татар-информ"

Бүген Татарстан Югары суды Казанның 175нче гимназиясенә (анда 9 кеше һәлак булды) һөҗүм итү турындагы эшкә нокта куйды. Илназ Галәвиев гаепле дип табылды, аны гомерлеккә рәшәткә артына озаттылар, дип яза «Татар-информ». 

Җинаять эшен тикшерү ярты елга якын барды. Бу вакыт эчендә суд йөзләгән зыян күрүчедән – һәлак булган мәктәп укучыларының ата-аналары һәм һәлак булган укытучыларның туганнарыннан сорау алды. Моннан тыш, һөҗүм вакытында аздан гына исән калган кешеләр дә (алар 32гә якын) күрсәтмәләр бирде. Бүген аларның барысы да, хөкем карарын тыңлау өчен, янә суд залына килде.

Фаҗига 2021 елның 11 маенда була. Галәвиев, мәктәп бинасына бәреп кереп, ут ача. Беренче булып аның юлында каравылчы Мулланур Мостафин очрый. Галәвиев аның башына һәм сул ягына ата. Ир-атны ашыгыч рәвештә хастаханәгә озаталар. Җәрәхәтләре авыр булса да, ул исән кала.

Шуннан соң Галәвиев башлангыч сыйныфлар укытучысы Венера Айзатова белән очраша. Җинаятьче аңа ата, хатын-кыз алган җәрәхәтләрдән хастаханәдә җан бирә.

Өченче катта Галәвиевнең юлында 8А сыйныфы укучылары очрый. Бүлмәгә бәреп кергәч (ул бикле булмый), җинаятьче балаларга ата. Кемдер тәрәзәдән сикереп котыла, 8 укучы алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак була.

Аткан тавышка инглиз теле укытучысы Эльвира Игнатьева йөгереп чыга. Ул бер укучыны гәүдәсе белән каплый һәм җинаятьче аңа атканнан соң җан бирә.

Галәвиевкә ике һәм аннан күбрәк кешене үтерү һәм үтерүгә омтылуда, шартлаткыч матдәләр һәм шартлаткыч җайланма ясау һәм саклауда, шулай ук, белә торып, чит милеккә зыян китерү һәм юк итүдә гаепләү белдерелә.

Судта гаепләү позициясен Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков җитәкчелегендәге гаепләүчеләр төркеме тәкъдим итте. Ул Галәвиевне гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүне таләп итте, җинаятьче шуның 5 елын төрмәдә үткәрергә тиеш.

Югары суд дәүләт гаепләүчесенең позициясен тулысынча хуплады. Галәвиев калган бөтен гомерен – рәшәткә артында, шуның беренче 5 елын төрмәдә үткәрәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100