Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

17 яшендә вафат Азалиянең шигыренә җыр яздырганнар: «Каберенә алып барып тыңлаттык...»

news_top_970_100
17 яшендә вафат Азалиянең шигыренә җыр яздырганнар: «Каберенә алып барып тыңлаттык...»
Гүзәл Гыйләҗева архивыннан

Нибары 17 яшендә бу якты дөньяны калдырып киткән Чаллы кызы, җырчы, шагыйрә Азалия Гыйләҗеваның шигырен дусты Алинә Кәбирова җырга салган. Бу яңалыкны «Интертат»ка Азалиянең әнисе Гүзәл ханым Гыйләҗева хәбәр итте.

«Алинә Кәбирова моннан 1 ел элек Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятен тәмамлады. Азалия белән якын дуслар иделәр. Алинә хәзер «Эврика» мәдәният үзәгенә эшли, бик талантлы бала.

Кызым вафат булгач: «Гүзәл апа, Азалия истәлегенә җыр яздырыйк», – дип, үзе мөрәҗәгать итте. Аның белән икәүләп, кызымның «Китмә, җаным» дигән шигырен сайлап алдык. Көен Азалиянең кураторы, популяр җырчы Айзилә Вахитова язды.

Исән вакытта Азалиянең үзенә дә: «Әйдә, кызым, берәр җыр сатып алып яздырыйк» , – дип әйткәнем булды. Әмма аның җырны үз шигыренә үзе көй язып чыгарасы килде. Кызганыч, җитешә алмады шул.

Кичә, чәчәкләр алып, Азалиянең каберенә кайтып килдек. «Кызым, менә нинди матур җырың дөньяга чыкты», – дип, үзенә дә тыңлаттым. Азалия безне ишеткәндер, дип өметләнәм.

Бүген иртән исә миңа Алинә яза: «Гүзәл апа, Азалияне төштә күрдем», – ди. Моңа кадәр бер дә төшенә кергәне юк иде әле. Минем дә төшемә керде. Кызыбыз шатланып ятадыр, дип ышанам», – диде Гүзәл ханым.

Искиткеч талантлы җырчы, шагыйрә Азалия Гыйләҗеваның үлеме бик күпләрне тетрәндергән иде. Йөгереп йөргән җиреннән комага китеп, Азалия 34 көн буе яшәү өчен көрәште. Аның турындагы истәлекләрне, якыннары белән сөйләшеп, «Интертат» язган иде:

Алинә Кәбирова башкаруындагы «Китмә, җаным» җырын барлык музыкаль мәйданчыкларда тыңлау мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100