Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

16 яшьлек фигуристка Алина Горбачеваны тапканнар

news_top_970_100

Яшь спортчы Алина Горбачева табылган. Ул 28 август кичендә югалган иде. Аннан тикшерүчеләр сорау алачак. Россия Тикшерү комитетының башкала идарәсе вәкиле Юлия Иванова «Интерфакс»ка шул турыда хәбәр иткән.

«Беренче мәгълүматлар буенча, 16 яшьлек спортчының кайда булуы ачыкланды. Якын арада кыз башкала Тикшерү комитеты бүлекчәсенә китереләчәк», – дигән Иванова.

Кичә Горбачеваның югалуына бәйле рәвештә «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган иде. Аны коры җирдән – кинологлар, судан водолазлар эзләде. Яр буенда аныкына охшаган оекбаш табылган булган.

Башкала прокуратурасында кызның сәүдә үзәкләрнең берсендәге кинотеатрда булуын хәбәр иткән. «Беренче мәгълүматлар буенча, аңа карата нинди дә булса хокукка каршы гамәлләр кылынмаган. Хәзерге вакытта аның гомеренә һәм сәламәтлегенә берни дә янамый», – дип белдергәннәр прокуратурада.

Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк журналистларга кызның кайда булуын полиция ачыклаганлыгын хәбәр итте.

  • Горбачева – юниорлар арасында фигуралы шуу буенча Россия чемпионы. Узган сезонда фигуристка Россия Гран-при финалында 6нчы урынны алды, шулай ук ил беренчелегендә җиңүче булды. Россия чемпионатында ул 9нчы урынны яулаган.

Бу темага: Фигуралы шуу буенча чемпион Алина Горбачева югалган

Кыз ата-анасыннан аерым, тренеры белән яшәгән. «Соңгы 3 елда тренеры безнең белән күрешүне дә тыйды. Баланың карьерасын бозмас өчен, эндәшмәдек. Оныгым үзе беркайчан да зарланмады. Депрессияләр дә булмады. Алинаның картасы бар, телефон номерына бәйләнгән, картасыннан 20-30 мең акча алган. Ул тренерының фатирыннан киткән», – дип сөйләгән әбисе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100