Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Куркыныч урын, кызлар монда итәктән йөрмәскә тырыша» – Алина Горбачеваны эзләү дәвам итә

news_top_970_100
«Куркыныч урын, кызлар монда итәктән йөрмәскә тырыша» – Алина Горбачеваны эзләү дәвам итә
Фото: kp.ru/Артем КИЛЬКИН

Мәскәүдә фигуристка, Юниорлар арасында Россия Федерациясе чемпионы Алина Горбачева югалды. Аңа 16 яшь. Кызны коры җирдә – этләр белән кинологлар, суда водолазлар эзли. Россия Тикшерү комитеты «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачты.

Сәер хәбәрләр

Матбугат чараларында чыккан мәгълүматлар буенча, ул тренеры белән сүзгә килгән һәм шуннан соң юк булган. Алинаның әбисе «Комсомольская правда» газетасына сөйләвенчә, тренер Софья Федченко 3 ел буе 16 яшьлек кызга әнисе һәм әбисе белән аралашырга рөхсәт итмәгән. Аралашуны ул тренировкаларга, уңышка ирешергә комачаулый, дип санаган.

Шушы низагтан соң кыз бала, зур гына суммада акча һәм паспортын алып, югалган. Ул батып үлгән урын дип фаразланган сулык янында аның оекбашларын тапканнар. «Оекбашлар безнеке бугай. Әмма бу расланмады. Оныгым бик яхшы йөзә», – дигән спортчы кызның әбисе.

Кыз ата-анасыннан аерым, тренеры белән яшәгән. «Соңгы 3 елда тренеры безнең белән күрешүне дә тыйды. Баланың карьерасын бозмас өчен, эндәшмәдек. Оныгым үзе беркайчан да зарланмады. Депрессияләр дә булмады. Алинаның картасы бар, телефон номерына бәйләнгән, картасыннан 20-30 мең акча алган. Ул тренерының фатирыннан киткән», – дип сөйләгән әбисе.

Фигуристканың әнисе кызы янына Мәскәүгә Краснодардан күченеп килгән, әмма башка фатирда яшәгән. Алинаның әтисе үз шәһәрендә калган, анда аның бизнесы бар. Әти кеше кызы турында сәер хәбәрләр ишетүен сөйләгән.

«Әлбәттә, аның югалуын беләм, – дигән ул. – Мин хәзер Мәскәүгә барам, аны табарга булышасым килә. Беләсезме, анда шундый мәгълүмат чыкты, минем бу турыда әйтәсем дә килми».

Тренер чыннан кызыгыз белән аралашуны тыйдымы? – дип сораган корреспондет.

Мин кызым белән бик әйбәт, һәрвакыт аралаштым. Безнең мөнәсәбәтләр бик яхшы иде. Барыгызга да рәхмәт, – дип җавап биргән Горбачев.

Куркыныч урын

Мәскәүнең Покровский-Стрешнево районындагы «Чкалов Арена» спорт комплексы 2021 елда ачылган. Анда гимнастлар, фехтовальщиклар, волейболчылар, гандболчылар, хоккейчылар һәм фигуралу шуучылар шөгыльләнә. Алина Горбачева нәкъ шушы үзәктән чыгып китеп югалган. Ул Владимир чиркәве төзелә торган якка киткән. Мәскәү елгасы яр буена төшкән. Спорт комплексы белән яр буе арасы – 20 минутлык юл. Якындагы төзелештә күп мигрантлар эшли.

Аны кызганабыз, монда – куркыныч урын, бигрәк тә кичен, – дип сөйләгән шул урында коляска белән йөрүче бер хатын. – Монда мигрантлар күп. Кая карасаң да – бөтен җирдә алар. Тәмәке тарталар, су янында сосиска кыздыралар. Кичләрен тарталар. Рус хатын-кызларын тоткалыйлар. Без монда юбка киеп йөрмәскә, нык итеп бизәнмәскә һәм, аларны котыртмас өчен, караңгыда йөрмәскә тырышабыз.

Бу хатын-кыз яр буендагы камераларның эшләмәвен, буш булуларын әйткән.

Кафега кергән

Икенче бер мәгълүматлар буенча, Алина Горбачева 29 августта көндез видеокүзәтү камераларына эләккән. Аңа охшаган бер кыз 13:00 сәгатьтә кафега кергән. Кадрлардан күренгәнчә, кыз белән барысы да яхшы. Бу турыда Мәскәү прокуратурасы хәбәр иткән.

Бүген кич кенә чыккан хәбәрләрдә язылганча, «11дән 13 сәгатькә кадәр 2 тапкыр керде. Кәефсез, әдәпле, 2 пачка сохари һәм кофе алды», – дигәннәр кафеда.

Шушы хәбәрдән соң коткаручылар исән Алина Горбачеваны эзли башлаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100