Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фигуралы шуу буенча чемпион Алина Горбачева югалган

news_top_970_100

Мәскәүдә фигуралы шуучы – 16 яшьлек Алина Горбачева югалган. «Үтерү» турында җинаять эше ачылган. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Юниорлар арасында Россия чемпионы Алина Горбачева 28 августта кич белән тренировкадан кайтышлый югала. Ул «Чкалов Арена»дан чыккан, паркка кергән һәм шуннан бирле аны күрүче юк. Аның үзе белән 20 мең сум акчасы, паспорты, телефоны, планшеты һәм рюкзагы булган.

РЕН ТВ чыганагы белешмәсе буенча, ул тренеры белән талашып киткән.

«Комсомольская правда» белешмәсе буенча, 29 августта елга буенда Алинаның әйберләрен тапкан. Матбугат чаралары белешмәсе буенча, Алина 7 яшендә Краснодардан Мәскәүгә күчкәннән бирле – 7 елдан артык тренеры белән яши. Берничә көн элек ул аннан чыгып китә.

Алина белән Мәскәүгә әнисе дә күченә, тик алар аерым яши. Алина – тренерында, әнисе, кызына комачауламас өчен, башкаланың икенче башында тора. Әтисе Краснодарда кала, аның белән Алина аралашмый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100