Тинчурин театрындагы «Алай түгел, болай ул» спектакле: яшьлектә калган мәхәббәтме, музей экспонатымы?

10 Июля 2018

Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Фото: театрның http://tinchurinteatr.ru сайтыннан
Тинчурин театры Туфан Миңнуллин скетчлары буенча моннан 40 ел элек куелган «Алай түгел, болай ул» спектаклен яңадан чыгарды.

Тинчурин театры, традиция буенча, сезонын премьера белән япты. Тамашачыга Туфан Миңнуллин скетчлары буенча куелган «Алай түгел, болай ул» спектакле тәкъдим ителде. Режиссеры һәм сценография авторы — Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшид Заһидуллин. Хормейстеры — Алия Хәмзина. Хореографы — Раушан Шәехов.

Спектакль “Аты-исеме кем?”, “Аерылабыз, хуш инде!”, “Ага сулар”, “Айлы кичтә бакчада” дип аталган дүрт скетчны берләштерә, ягъни, тамашачыга мөстәкыйль дүрт сюжет тәкъдим ителә.

Скетчларның дүртесе дә бер үк темага багышланган – гаилә кыйммәтләре һәм буыннар алмашы.

“Аты-исеме кем?”. Скетчта балага исем кушу проблемасы тасвирлана һәм азагы бик гади һәм ясалма хәл ителә. Гаилә дусты Лимар гаилә әгъзалары тәкъдим иткән исемнәрнең баш хәрефләреннән Илгизәр исеме ясап бирә – аңа барысы да тиз генә ризалашалар да куялар.

“Аерылабыз, хуш инде!”. Кайчакта юк кына сәбәптән парларның аралары бозылып куярга мөмкин. Әйтик, балага шарф бәйләтергәме-юкмы; Авыл хуҗалыгы институты Маркс урамындамы, Толстойдамы; кем мунчасы кайсы елны янган? Скетчта шушы юк кына сәбәпләр аркасында талашып аерылышырга җыенган өч буын вәкилләре күрсәтелә.

“Ага сулар”. Ата, киңәшләрен биреп, улын укырга озата. Улы укып, профессор дәрәҗәсенә җитеп, үзе атасына киңәшләрен бирә. Буыннар алмашы, ягъни мәсәлән.

“Айлы кичтә бакчада”. Алдагы өч скетчта тормышта еш очрый торган вакыйгалар абсурд дәрәҗәсенә җиткереп көлке ясап күрсәтелсә, драматургның нечкә юморын артистлар тулы көченә кыландырып күрсәтсәләр, соңгысында тамашачыга моңсулык иңә. Ул ниндидер романтик моңсулык, рәхәт моңсулык. Ягъни, Туфан Миңнуллин алдагы өч скетчка ишарәләп, “бер-берегезне яратсагыз, калганы ерунда” дип аңлатып бирә булса кирәк.

Режиссер Рәшит Заһидуллин скетчларда катнашу өчен театрның өч буын артистларын сайлап алган һәм аларның һәрбесенә дүртәр роль тапшырган. Комедиядә Татарстанның халык артисты Резедә Төхфәтуллина, Татарстанның атказанган артистлары Ренат Шәмсетдинов, Харис Хөснетдинов, шулай ук Гөлчәчәк Хафизова, Лилия  Камалиева, Зөлфәт Закиров катнаша. Кыскасы, ике өлкән буын, ике урта буын һәм ике яшь буын. Өлкәннәр - Татарстанның халык артисты Резедә Төхфәтуллина белән Татарстанның атказанган артисты Ренат Шәмсетдинов; урта буын курсташлар Харис Хөснетдинов белән Гөлчәчәк Хафизова; яшь буын – әле тамашачыга танылып өлгермәгән Лилия  Камалиева һәм театрда иң күп уйнаучы Зөлфәт Закиров.


Әлеге спектакль Тинчурин театрының илле яшькә җитмәгән ике артистын “картайтты” - Резедә Төхфәтуллина белән Ренат Шәмсетдиновны беренче мәртәбә әби белән бабай роленә кертте. Әлегә Камал театры илле яшьлек артистларны “әби-бабайлаштырмады”, чөнки өлкәнрәкләр күп һәм алар теләсә нинди рольне уйнарга атлыгып торалар. Ә Тинчурин театрында өлкән буын белән бераз кыенрак. Шуңа күрә илледә әби дә, бәби дә булырга туры килә. Баш режиссер кушкан икән – булалар, әлбәттә. Алар әле теләсә нинди рольне башкарырлык формада. Авыл агае амплуасыннан чыкмаган Харис Хөснетдинов нинди генә рольгә куйсаң да, һаман да шул бер образны уйный. Биредә дә дүрт ролендә дә әлеге дә баягы бер Харис иде.

ГИТИС белемле Зөлфәт Закировны аеруча яратам. Аны сәхнәгә чыгарган саен Рәшит Заһидуллинга рәхмәт укыйм. Әмма бу егетнең Тинчурин театры сәхнәсе белән генә канәгатьләнеп калмыйча, татар мәдәни тормышында киңрәк катнашуын телим. Алексей Барыкинның “Айсылу” фильмында төште ул төшүен, әмма бу аз, күбрәк кирәк.


«Алай түгел, болай ул» - театрның Күчмә буларак куелган соңгы спектакльләренең берсе (1979 елның 6 апрелендә ТАССРның Министрлар Советы карары белән ул “Татар дәүләт драма һәм комедия театры” дип атала башлый). Спектакльне моннан 40 ел элек - 1978 елда Туфан Миңнуллин Тинчурин театрында үзе куйган булган. Ул бик озак барган ди анда. Күчмә театр аның белән кайларда гына булмаган да, кемнәргә генә күрсәтмәгән!

Бар булган декорация өч эскәмия һәм бер экран булган спектакль гастрольләргә йөртү өчен уңайлы вариант. Театр, мөгаен, аның белән гастрольләргә йөрер. Туфан Миңнуллин әсәрен өлкән буын ностальгия буларак караса, яшь буын чибәр һәм талантлы артистлары өчен һәм яхшы диалоглы матур комедия буларак карар.

Әмма, гафу итегез, театр – музей түгел. XXI гасыр театры тамашачыга XXI гасыр тамашасы күрсәтергә тиеш. Декорациясе өч эскәмиядән торса да, ул заманча булсын. Бүгенге тамашачының шуны таләп итергә хакы бар. Тинчурин театрына грант бирелмәүдә дә, шунлыктан аз бюджетлы спектакльләр куюлуында да тамашачының эше юк.

Тинчурин театры – Казанда тамашачы өчен иң уңайлы театрларның берсе. Биредә парковка да зур, буфет та өстәл-урындыклар белән, гардеробы да махсус элгечләр белән, бәдрәфе дә чиста, кыскасы, бар да бар, әмма барыбер үткән гасыр исе килә.

Тагын бер проблема ярылып ята – драматургия. Татар театры дөньясындагы драматургия проблемасы Тинчурин театрына башкаларга караганда катырак сукты диимме соң? Чөнки татар классикасын арзанга куеп булмый, бүгенге драматургия бүгенге заманга туры килми, шуңа күрә Тинчурин театры совет драматургиясенең матур үрнәкләрен сәхнәләштерү юлына басты. Әмма ул спектакльләрне бүгенге көнгә яраклаштырып булмый. Булмый тек булмый. Алар кичәге, ә без бүгенге. Аларны яшь чагындагы беренче мәхәббәтеңнең фотосын караган кебек, аның хатларын укыган кебек кенә карарга мөмкин.

«Алай түгел, болай ул» спектакле дә күпләрнең яшьлек мәхәббәте. Хатирәләрдә калган, сагынып сөйләрлек матур мәхәббәт. Ә бүгенгебез башкача. Бүгенгебезне карау өчен башка театрларга барырга туры килә.

Фикерләр








Мәдәният

Тинчурин театры директорының чәчен ни агарта? Алыштыргысыз режиссер һәм аның даһи спектакльләренә бер караш

Театраллар, игътибар итәсезме - соңгы елларда Тинчурин театры сүнеп бара. Ул төрле дәрәҗәдәге фестивальләргә әллә катнашмый, әллә катнашып та җиңми. Театраль җәмәгатьчелектә танылу алган премьералар да юк. Кайчандыр дөнья шаулатып күчмәлектән стационар статусы алган, татар халкының бөек шәхесе Тинчурин исеме бирелгән, шәһәр үзәгендәге затлы бинасын менә дигән итеп ремонтлаткан, әле уйнап йөргән чагында ук татар театрының легендасына әверелгән Исламия Мәхмүтова эшләгән театр сүнеп бара.

Мәдәният

Татар әсәрен укып, Украинадагы бәйгедә җиңгән Илнар Һидиятов: Мәдәният министры яки җырчы булырга телим

Түбән Камадагы 24нче лицей-интернатның 5нче сыйныф укучысы Илнар Һидиятов “Тарас Шевченко халыкларны берләштерә” (“Тарас Шевченко объединяет народы”) халыкара бәйгесендә Гран-при яулады.Ул конкурста шагыйрь, язучы Марсель Галиевнең “Нигез” повестеннан өзек укыган һәм "Су буеннан әнкәй кайтып килә" җырын башкарган. Жюрины Илнар татар телендә чиста аралашуы, татар мәдәниятен яхшы белүе, тыйнаклыгы белән җәлеп иткән. 

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла