Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тинчурин театры директорының чәчен ни агарта? Алыштыргысыз режиссер һәм аның даһи спектакльләренә бер караш

Театраллар, игътибар итәсезме - соңгы елларда Тинчурин театры сүнеп бара. Ул төрле дәрәҗәдәге фестивальләргә әллә катнашмый, әллә катнашып та җиңми. Театраль җәмәгатьчелектә танылу алган премьералар да юк. Кайчандыр дөнья шаулатып күчмәлектән стационар статусы алган, татар халкының бөек шәхесе Тинчурин исеме бирелгән, шәһәр үзәгендәге затлы бинасын менә дигән итеп ремонтлаткан, әле уйнап йөргән чагында ук татар театрының легендасына әверелгән Исламия Мәхмүтова эшләгән театр сүнеп бара.

news_top_970_100
Тинчурин театры директорының чәчен ни агарта? Алыштыргысыз режиссер һәм аның даһи спектакльләренә бер караш

Грантлылар һәм грантсызлар

Быел татар дәүләт театрлары сезоннарын гөрләтеп яптылар. Чөнки бөтенесе төрле грантларга затлы спектакльләр чыгарып, төрле фестивальләрдә уңыш казанды, Казаннан читтә урнашкан театрлар башкалага гастрольләр оештырып, казанышлары белән горурландылар. Кыскасы, дәүләт театрлары потенциаллары булуын, матди ярдәм булса, “таулар күчерергә” әзерлекләрен раслады.

Беренчедән, “Кече шәһәр театрлары” проекты кысаларында Татарстан театрларына миллионнар бирелде. Әлмәт, Минзәлә, Түбән Кама, Буа, Бөгелмә театрларының һәрберсе нигездә чакырылган режиссерлар белән спектакльләр чыгарды. Әтнә авыл статусында булу сәбәпле, Әтнә дәүләт татар театры төшеп калган иде. Быел әлеге проектның инициаторы булган “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге тырышлыгы белән Әтнә театры да грант алачак.

Икенчедән, "Бердәм Россия партиясенең икенче театраль проекты балалар театрларына юнәлде. Бу проект буенча тагын дүрт театрыбыз акчалы булды: “Әкият” татар дәүләт курчак театры, Чаллы дәүләт курчак театры, Казан яшь тамашачы театры һәм Кариев исемендәге яшьләр театрына да грантлар бирелде.

Өченчедән, республиканың академия театрлары – алар өчәү – Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт академия опера һәм балет театры, Качалов исемендәге рус дәүләт академия театры, Камал исемендәге татар дәүләт академия театры Татарстан Президенты грантын ала.

Шулай итеп, Татарстанның бары тик ике театры гына федераль һәм республикакүләм грантсыз калды. Алар икесе дә татар театрлары. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры һәм Чаллы дәүләт драма театры.

Әмма бу ике театрның берсе чишелеш юлын тапты. Чаллы театры директоры Рашат Фәйзрахманов үзенең “алтын приискасын” тапты – ул иң популяр татар язучысы Зифа Кадыйрова әсәрләрен куеп, башка спектакльләр куеп акча эшли, театрын яшәтә.

Тинчурин театры гына акчасыз калды. 

Үз казанында кайнаган театр

Тинчурин театрының “алтын приискасы” юк. Шунлыктан соңгы елларда алар аз бюджетлы спектакльләр чыгара башладылар. Башкалар да шул чама булганда ул артык күренеп тормый иде. Ә инде башкалар Казанга кыйммәтле спектакльләрен алып килеп күрсәтә башлагач, биредәге “экономвариант” бигрәк тә күзгә ташлана. 365 көнлек бер ел эчендә 382 спектакль күрсәткән, 134 тапкыр читкә чыгып татар тамашачысына хезмәт иткән театрның кыйммәтле тамашалар кую мөмкинлеге булмау кызганыч. Андый спектакль соңгы премьераларның бер-икесен тәшкил итсә, монысын зур булмаган авыл сәхнәсе өчен куялар дияр идең, әмма рәттән арзанлы спектакльләр күрсәтелә башлагач, җитмәсә, авторлар һәм режиссерлар төрлелеге дә булмагач... кыскасы, татар театрының бөек шәхесе Кәрим Тинчурин исемен йөрткән театрның кабат күчмәләшә баруы кызганыч. XXI гасырда татар театрында затлы, заманча декорацияләр, кыйммәтле, стильле костюмнар күрәсе килә. Казанда гына түгел, хәтта авылда да...  Гафу итегез, Казан халкының "дорого, богато" яратканын рус театрлары күптән аңлады бит инде. Әнә, опера театры премьераларына күз салыгыз!

Беренчедән, Тинчурин театры читтән режиссерлар чакырмый. 

Бөтен спектакльләрне Тинчурин театрының баш режиссеры – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин үзе һәм аның укучысы, театрның икенче режиссеры Резеда Гарипова сәхнәләштерә. Хәзерге вакытта Резеда Гарипова декрет ялында. Шул сәбәпле Тинчурин театрындагы спектакльләрне бары тик Рәшит Заһидуллинның үзенә генә куярга туры килә. 

Театр репертуарындагы бердәнбер чакырылган режиссер әсәре - Георгий Ковтунның “Кара пулат” операсы. Эльмир Низамов белән Ренат Харис язган әсәр театр репертуарында булса да, ул “Яңарыш” фонды ярдәме белән аерым проекты буларак куелды. Анда театр артистларыннан Зөфәр Харисов кына катнаша. Театрда ул берничә тапкыр гына күрсәтелде.

Икенчедән, драматургия төрлелеге юк. 

Театрда бер драматург әсәрләренең өстенлек алуын күрәбез. Театрның төп авторы - Илһам Гали. Чынлыкта андый драматург юк. Татар әдәбияты андый язучыны белми. Илһам Гали – баш режисер Рәшит Заһидуллин белән әдәби бүлек мөдире Шамил Фәрхетдинның уртак псевдонимы. Моннан берничә ел элек куелган “Алтын көз”, “Эх алмагачлары” кебек спектакльләрдә автор буларак ике исем - Шамил Фәрхетдин һәм Рәшит Заһидуллин күрсәтелгән. Әмма соңгы елларда шул ук авторлар Илһам Гали булып берләште. Ягъни, баш режиссер үзе яза, үзе куя.

Шунысы кызык, театр репертуарындагы иң популяр спектакльнең әлеге ике авторга һәм театрның ике режиссерына бер катнашы да юк. Театрның иң тамашачы карый торган спектакле – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Исламия Мәхмүтованың үзе язган, үзе куйган һәм үзе уйный торган “Мәхәббәт чишмәсе” спектакле. Әлеге спектакльнең театрны ашата алган спектакль булуын театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов “Татар-информ”да театрларда сезон ябылу уңаеннан үткәрелгән матбугат конференциясендә дә әйтте. Спектакльнең премьерасы 2004 елның 31 октябрендә булган иде, димәк, ул ундүрт ел гөрләп бара.

Спектакль бюджетының күп өлеше гонорарларга китә, күпчелеге - режиссерга

“Без хәзер спектакльләрне үз мөмкинлекләребездән чыгып кына куябыз. Чыннан да, ике театр гына грантсыз калды. Бу мәсьәләдә Президентка да, Мәдәният министрлыгына да хатлар яздык инде. Грантларга да язабыз. Алга таба үзгәрешләр булыр да кебек. Хәзергә әйтеп бетерә алмыйм, - диде Фәнис Мөсәгыйтов. - Проектны финанслау дигән әйбер бар. Мин аның нечкәлекләрен укып-өйрәнеп тә кайттым".

Фәнис Мөсәгыйтов театрга бирелгән иң зур Татарстан грантының 300 мең сум булуын, соңгы премьера өчен Мәдәният министрлыгының 250 мең сум бирүен әйтте. Әлбәттә, бу дәүләт театрында спектакль чыгара алырлык акча түгел.

“Спектакль чыгарырга 1 миллион 200 мең сум кирәк. Аның күп өлешен, дөресен әйткәндә, гонорар ала. Әйтик, уртача спектакльнең бюджеты 800 мең сум дип алсак, шуның 600 мең сумы гонорарга китә. Бу - куючы режиссер, рәссам, хореограф һәм башкаларның гонорары. Иң күбе – режиссерга һәм рәссамга. Әле бит ул гонорарның күренмәгән өлеше бар, пенсия фондына, мәсәлән”, - дип спектакль бюджеты серләрен ачты театр директоры.

“Чакырылган режиссерлар арзанракка да куяр иде. Әмма бу бит миннән генә тормый. Театрның директоры белән дә, баш режиссеры белән дә килешүне министрлык төзи, - ди Фәнис Мөсәгыйтов. - Соңгы өч елда репертуар бик нык төште. Чәчләремне шул агартты инде...”

Театр дирекциясе тамашачы проблемасын булдыра алганча хәл итәргә тырыша. Билет предприятиеләргә сатыла. 

Фәнис Мөсәгыйтов театрны касса ашатмавын әйтә: “Тамашачы мәсьәләсендә, театрга билет сатудан кергән акчаның 80 проценты предприятиеләр аша килә. 20 проценты – кассадан. Аның 10 процентын тамашачы үзе килеп сатып алса, 10ысын – онлайн аша ала. Мәскәү театрлары 100 процент кассада сата, алар предприятиеләр буйлап билет сатуның нәрсә икәнлеген белми”, - ди ул.

Репертуар сәясәте белән ныклап шөгыльләнмичә торып, бу ысул белән генә залны тутырып булмый, әлбәттә.

Ребрендинг

Кыскасы, театр тупикта. Монда театрга ребрендинг кирәк булуы көн кебек ачык. Әлбәттә, театр кабат Күчмә була алмый, гәрчә театрның сәнгатьчелеге күчмә вакытта уңыш казанган спектакльләрне яңартырга яратса да. Гастрольләр графигына карасак, театр болай да районнарга гастрольләрдән баш тартмый. 

Бәлки, театр алга таба музыкаль театр юнәлеше алыр. Татарга музыкаль театр кирәклеге көн кебек ачык. Сүзе күп, театр әле һаман да юк. Музыкаль театр дип сүз башлаганда күпләрнең Тинчурин театрына таба күз салуларын да күрәбез.

Татар театрларының иң җырчы артистлары Тинчурин театрында булуы да сер түгел. Исламия Мәхмүтованың “Кыр казлары артыннан” спектаклендәге Ясминә җыры гына ни тора! Эстрада җырчысы буларак танылган Резеда Төхфәтуллина да театр тарафыннан артык файдаланылмады. Зөлфия Вәлиева да үзен эстрадада тапты.

Театрның элек үз оркестры да булган, дөрес ул берара таркатылып, хәзер яңадан оешып килә. “Алай түгел, болай ул” спектаклендә бу оркестр бераз файдаланылды да хәтта.

Театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов алга таба музыкаль спектакльләр дә чыгарасы килүен әйтә.

Әмма бер вариант кына. Әлбәттә, бер театрны икенче театрга алыштырып кую килеп туган хәлдән чыгу юлы түгел. Музыкаль театрны Тинчурин театрына кагылмыйча да булдыру яхшырак булыр иде. Әмма Тинчурин театрына ребрендинг, барыбер, кирәк. Яки Татарстан Мәдәният министрлыгының бик төптән уйлап үзгәрешләр кертүе кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100