Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төрки дөньядан качып барган “Нәүрүз” форумы яки радиацияләнгән җиргә эләккән идиот тарихы

"Нәүрүз" V халыкара театраль белем бирү фестиваль-форумы һәм аның хедлайнеры турында уйланулар

news_top_970_100
Төрки дөньядан качып барган “Нәүрүз” форумы яки радиацияләнгән җиргә эләккән идиот тарихы

“Нәүрүз” халыкара театраль белем бирү форумы төрки дөнья белән арасын өзеп бетереп килә. Төрки театрларның “Нәүрүз” халыкара театр фестивале исемен йөртсә дә, беренчедән, форум исемендә “Төрки театрларның” сүзе кулланылмый. Икенчедән, быел форум кысаларында төрки дөнья укытучылары юк дәрәҗәсендә. Бар булганы - Камал театры вәкиле Нияз Игъламовның семинары, режиссерлар Фәрит Бикчәнтәев, Илгиз Зәйниев, Айдар Җаббаровның спектакльләре. Башка елларда саха театры артисты Степанида Борисова мастер-класслары, Рифкать Исрафилов лекцияләре, Искәндәр Сакаев семинарлары, тыва театрыннан Алексей Ооржак дәресләре бар иде. Америкада яшәүче милли композиторыбыз Мәсгудә Шәмсетдинова да лекция укыды. Тамак төбе белән җырлауны да, суфи биюләрен дә күрсәтте форум. Хедлайнерлар да төрки дөньяга кагылышлы спектакльләр иде. 2014 елда Саха академия театры Чыңгыз Айтматов әсәре буенча Андрей Борисов сәхнәләштергән "Хыялдагы зәңгәр диңгез ярым” спектакле чакырылган иде. 2016 елда Венгриянең әйдәп баручы режиссеры Атилла Виднянский сәхнәләштергән “Ходай җәзасы” (“Бич Божий”) спектакльләре күрсәтелде. Спектакльне Атилла турында булгач, гел үзебезнеке итеп кабул иткән идек.

Ә быел – “Идиот”. Рус классигы Федор Достоевский һәм Нобель премиясе лауреаты Светлана Алексиевич әсәрләре һәм башка бик күп мемуарлар нигезендә язылган инсценировка.

Князь Мышкинга Чернобыльдә ни калган?

Колумбия режиссеры Алехандро Пуче татар театры тамашачысына яхшы таныш. Мәскәүдә ГИТИСта укыган, рус телендә иркен сөйләшә, рус әдәбиятын яхшы белә. Камал театрында ул “Тәкъдир” әсәрен сәхнәләштереп, театр Колумбиягә дә барып кайткан иде. Быел “Нәүрүз” форумын оештыручылар хедлайнер буларак аның яңа куелган «Чернобыльский идиот» спектаклен чакырганнар.

Исеменнән үк аңлашылганча, сүз Чернобыльгә килеп эләккән идиот турында бара. Федор Достоевскийның “Идиот”ы, ягъни мәсәлән Князь Мышкин.

Сюжет буенча, Швейцариядә яшәгән һәм дәваланган князь Мышкин Чернобыльгә туганнарын эзләп кайта. Режиссер Алехандро Пуче Достоевскийның бөтен геройларын радиацияләнгән җиргә күчереп куя. Епанчиннар, Настасья Филипповна, Рогожиннарга бәйле вакыйгалар шушы җирлектә бара. Шушында ук туган җирләрен ташлап китә алмаган һәм радиацияләнгән җирдә яшәү җыен тапкан әбиләр дә кушыла. Хәтта Казан премьерасы хакына китапханәдә Тукай китаплары барлыгы да әйтелә. Татарстан хакына өчпочмак йә булмаса чәкчәк тә өстәлмәсме дигән идем – анысына ук җитмәделәр. Ә менә “водка” елга булып акты һәм испан телле актерлар аны бик үзенчәлекле итеп сәхнәдән еш кабатладылар, татарлар хакына татар чәе эчүгә күчмәделәр.

Колумбия режиссеры Достоевскийның классик әсәре фонында үзен борчыган башка сорауларны алгы планга чыгара: трагедиядә кем гаепле – фәнме, адәм баласымы? Трагедиядән соң тормыш бармы? Колумбия артистлары шушы сорауга җавап эзли. Спектакльнең тагын бер куркыныч темасы – кеше үзе табигать катаклизмнары китереп чыгарган трагедиядән дә куркынычрак: радиацияле җирдә яшәү җаен тапкан Настасья Филипповна котырган дәрте җәберләүгә күчкән Рогожин кулыннан үлә.

«Кешеләрнең әйләнә-тирәне шундый хәлгә китерүе куркыныч. Чернобыль, Япониядәге Фукусима... Ә бит кешеләрнең бер-берсен җәберләүләре дә шулай ук куркыныч. Табигать катаклизмнарына яраклашырга мөмкин – спектакльдә без моны күрсәтәбез. Ә Рогожиннардан ничек котылырга? Хатын-кызны өйдәге җәбердән кем коткара? Бу бөтен дөнья проблемасы. Мин шушы проблеманы да калку итеп күрсәтергә теләдем», – диде режиссер Алехандро Пуче.

Хатын-кызның өендә ире һәм партнеры тарафыннан җәберләнүе буенча рәсми статистика булмаса да, Россиядә ел саен 36 меңгә якын хатын-кыз өендә кыйнала диләр. Партнеры тарафыннан үтерелгән хатын-кызлар турында хәбәрләрне дә укып торабыз. Саннар куркыныч. Үтерелгән Настасья Филипповнаның финалда ялангач биюе – якын кешеңнең ерткычка әверелүе радиациядән дә куркынычрак булуын аңлата.

Бераз читкә китеп... шәрәлек турында

Татар театрына шәрәлек сәнгате “Нәүрүз” аша килә. Үткән ел шәрә ир-ат артистны күреп рәхәтләнсәк (Эстон театры «R.A.A.M»ның “Убыр” спектакле), быелгы “Нәүрүз” хатын-кызны чишендерде. Сүз билдән түбән шәрәлек турында бара. Билдән югарысын Камал театры белән Әлмәт театры күрсәтте (“Курчак туе” һәм “Медея” спектакльләре) – анысына исебез китми. Шушы матур үрнәкнең дәвамы буларак, быел Камал театры “Тормышмы бу?” спектаклендә ир-егетне сәхнәдә шәрә йөгертеп керде. Әлегә татар театры сәхнәсендә гел шәрә биегән йә булмаса йөреп кергән актриса булмады.

Сүз уңаеннан, татар актрисасын бөтенләй чишендерү мәсьәләсендә беренчелек – танылган кинопродюсер Миләүшә Айтугановада. Авыл кызларының мунча керү күренешен ул продюсерлык иткән “Мулла” фильмы күрсәтте. Әлбәттә, бик кыска мизгел эчендә, әмма ул кадр бар. Кыскасы, беренчелек – Әтнә театрында. Чөнки фильм шушы дәүләт театры базасында төшерелде.

Бераз читкә китеп... татар әдәбияты турында

Татар әдәбиятында радиация темасы юк дәрәҗәсендә. Гәрчә бу тема татар дөньясына таныш булса да. Чөнки Чиләбе өлкәсендәге “Маяк” химкомбинаты һәлакәтеннән татар авыллары да зыян күргәнен беләбез. Бу хакта хөрмәтле язучыбыз Фәүзия апа Бәйрәмовадан башка язган кешене хәтерләмим. Ә Чернобыльгә эләгеп язмышы җимерелгән татарлар бөтенләй булмады микәнни? Әллә бу хакта языгыз дип рәсми күрсәтмә булмадымы? Кыскасы, татар язучылары бу теманы читләтеп үтте. Ярый әле, Камал театрының якын дусты булган Алехандро бар. Ул алып килеп күрсәтте.


Форум Зөләйханы дөньяга чыгарырмы?

“Быелгы форумның темасы - текст”, - диде оештыручылар. Татар театры оештырган форум булгач, әлбәттә, татар тексты. Оештыручылар, рәхмәт төшкере, Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф”ын сайлаганнар һәм бөтен педагогларга да шушы поэманы юллаганнар. Педагоглар ни дәрәҗәдә поэма нигезендә эшли – әлегә без моны белмибез. Әлегә моны шушы форум дәресләренә йөргән 300 катнашучы гына белә. Шулай да, педагоглар бу поэма, аерым алганда Зөләйха образы белән рухланырлар дигән өмет бар иде. Чөнки борынгы татар әдәбиятындагы Зөләйха образын һәм Гаяз Исхакыйның Зөләйхасын артык планга күчереп, күреп торабыз, Казан язучысы Гүзәл Яхинаның “күзләрен ачкан” Зөләйхасы алга чыкты. Инде Казанда фильм да төшерелә. Татар театры беренчел Зөләйханы калку итеп күрсәтеп дөньяга чыгарыр дигән өмет бар иде.

Әлегә өмет ул өмет булып кала бирә, шулай да ни өчен кайбер педагогларга искәрмә ясалуы аңлашылмый. Әйтик, форумга еш килүче хөрмәтле педагог, актерлар тренинглары буенча зур белгеч Юрий Альшиц нишләп форум темасыннан читләшеп, тренинг темасы итеп япон классикасын алган?

"Баш очындагы язулар" ("Записки у изголовья") – япон әдәбияты классикасы. Авторы - Х гасырдагы сарай дамасы Сэй Сенагон. Әсәрнең жанры дзуйхицу дип белгеләнә, ягъни, әдәби бөтенлек турында кайгыртмыйча, башыңа килгәнне язып кую.

“Бөтен кеше тигез, кемдер тигезрәк”, дигән әйтем искә төшеп китте, гафу итегез.

Форумның кичке программасы көн саен Камал театрында премьера тәкъдим итте. Катнашучылар Фәрит Бикчәнтәев куйган “Әтәч менгән читәнгә”, “Килмешәк”, Айдар Җаббаров куйган “Тормышмы бу?”, Илгиз Зәйниев куйган “Мирсәй белән Айсылу” спектакльләрен карый алдылар. Казанда тагын ике татар театры бар – Тинчурин һәм Кариев театрлары. Ә ни өчен программага аларның премьераларын да кертмәскә иде?! Катнашучыларны да шушы өч театрга бүлеп, татар театрының һичъюгы Казандагы өлешен күрсәтергә иде. Мин Камал театрының бөтен театрларны бергә туплап торуын күрергә телим. Чөнки алар академия театры. Бердәнбер татар академия театры.

Киләсе елда ниләр көтә?

Киләсе елда төрки театрларның “Нәүрүз” халыкара фестивале башкорт театрына багышланачак. Бу хакта инде кат-кат игълан ителде. Башкортларның “Зөләйха күзләрен ача” спектаклен алып килүе дә мөмкин. Театр белгече, “Нәүрүз” фестиваленең программа директоры Нияз Игъламов спектакльне Уфага барып карады һәм ул аны фестивальдә килү мөмкинлеген әйтте. Дөрес, спектакльнең режиссеры Айрат Әбушахманов татарлар кабул итмәсләр дип бераз шүрләбрәк тора. Әмма юкка шүрли, быел “Зөләйха күзләрен ача” романы буенча Казанда фильм төшергәннән соң андый куркыныч калмас кебек тоела.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100