Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мансур Гыйләҗев: Тере милләтнең фахишәсе булырга тиеш, югыйсә инстинктларыбызны югалтыр идек

Камал театрында яңа гасыр башларында куелган "Курчак туе" спектакле фахишә турындамы, әллә матурлык турындамы? "Камал мәктәбе"ндә бу спектакльнең язмасын видеодан карагач, кабат бу сорау калыкты.

news_top_970_100
Мансур Гыйләҗев: Тере милләтнең фахишәсе булырга тиеш, югыйсә инстинктларыбызны югалтыр идек
«Без - тере милләт, тере милләтнең үз фахишәләре дә булырга тиеш». Камал театрында биш ел дәвамында барган һәм дүрт ел элек репертуардан төшеп калган «Курчак туе» спектакле буенча фикер алышу менә шундый оптимистик рухта йомгакланды. 

"Курчак туе" - татар сәхнәсендә беренче тапкыр хатын-кызны чишендергән спектакль иде булса кирәк. Ир-ат тамашачылар, актриса аркасы белән торып чишенсә дә, каршыдагы пыяла аша аның шәрә тәне яхшы күренүе турында фикер алыша иделәр. Видеода бу эпизод бик таркау күрсәтелгән.


«Курчак туе» спектакленең режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев. Пьеса авторлары – драматурглар Мансур Гыйләҗев белән Ризван Хәмид. Сүз уңаеннан, әлеге спектакльнең Ризван Хәмиднең сәхнәгә куелган соңгы әсәре булуын дә әйтергә кирәк. Спектакль Гаяз Исхакый әсәре буенча куелган дип игълан ителде. Бу – катлаулы темага алынган театрның “калканы” иде, әлбәттә.

Спектакльнең төп герое – Камәр Казанская – татар фахишәсе. Әмма театр үзе бу спектакльне матурлык турында дип атый. Анда катнашкан артистлар фикеренчә, барысы да кешенең матурлыкны үзенеке итәсе килүгә барып тоташа. Вафа образын гәүдәләндергән Радик Бариев спектакльнең матурлык турында булуын дәлилләп: “Фәрит Рәфкатович биредә иң матур, иң “токымлы” артистларны сайлады. Үзе шулай дип әйтте”, - диде. Ул монда Камәрнең мәхәббәтен яулаган егет ролен башкара.



Спектакльнең эчтәлеге болайрак. Тол калган кәләпүшче хатын байларга курчак туе ясап күңел ачарга курчаклар тегә. Курчакларны кызы Камәр тегеп бирә. Сәлим бай Камәргә гашыйк була һәм аны үзенеке итү өчен катлаулы план төзи. Ул үзенә бурычлы Гайни байны тол хатынга өйләндертә. Приказчигы Вафа аша кызның яманатын чыгарттыра. Гайни бай өеннән куылган, Сәлим байдан җирәнгән, сөйгәне Вафаның хыянәтен ачкан Камәр Оренбурга китеп бара. Анда шома Наташа кулына эләгеп фахишәгә әверелә. Сәлим бай да, Вафа да аны биредә очраталар, әмма сатып алырга мөмкинлекләре җитми. Финалда Камәр салга утырып җылы якларга агып китә.

Сәлим байны Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Камал театрының иң трагик актеры Әзһәр Шакиров, Вафаны – Татарстанның халык артисты Радик Бариев, Гайни байны - Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Айдар Хафизов, Наташаны Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Алсу Гайнуллина башкара.

"Гаяз Исхакый белән бу темага юл ачарга була иде"

“Камал мәктәбе”нең “Курчак туе” видеоспектакле кунаклары – анда катнашкан артистлар, авторларының берсе – Мансур Гыйләҗев, экспертлар – әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинова, тарихчы Илдар Шәфыйков иде. Анонста күрсәтелгән Рабит Батулла белән галим Айдар Хабетдинов килмәделәр. 

“Фахишә темасын язарга күптән кызыгып йөри идем, ул дөнья әдәбиятында киң яктыртылган, хәтта опера сәнгатенә дә кергән тема. Фахишә язмышы тирән драмага нигезләнгән була. Мин беркайчан да бу темага үзем генә алынмас идем. Чөнки фахишәләр турында Мансур Гыйләҗев язган ул әсәр дөнья күрмәс иде. Чөнки бездә бит “Татарлар сугышмаган, урлашмаган, без изге милләт булган”, дип язалар. Ә менә Гаяз Исхакый ул зур исем һәм аның белән бу темага юл ачырга була иде, - дип пьесаның язылу тарихы белән уртаклашты Мансур Гыйләҗев. - “Курчак туе” – ул Гаяз Исхакыйның “Кәләпүшче кыз” дип аталган биш битлек хикәясенә нигезләнгән пьеса. Без аны минем остазым Ризван Хәмид белән бергә без бер ел яздык. Марсель Сәлимҗанов аңа алынам диде. Ул өлгермәде, пьеса аның өстәлендә ятып калды. Фәрит Бикчәнтәев аның өстәлендә калган әсәрләрне куйды. Беренче чиратта - “Кара чикмән”не, аннары – “Курчак туе”н. Бу театр сәнгате өчен зур батырлык иде, ислам динендә торган дөньяда шундый катлаулы темага язылган әсәрне чыгару – батырлык”.

Мәгълүмат өчен: Гаяз Исхакый “Кәләпүшче кыз” хикәясен 19 яшендә язган, ул яңа гына мәдрәсә тәмамлаган егет була. Бу 1897 ел - дөнья әдәбиятына Герберт Уэллсның “Человек-неведимка”сы, Этель Лилиан Войничның “Овод”ы чыккан чор. Спектакль 2009 елда куела. Бу Бердәм дәүләт имтиханнары мәҗбүригә әйләнгән һәм Мәскәүдә “Евровидение” узган ел була. Камәр Казанская – Нәфисә Хәйруллинаның беренче зур роле була. Соңыннан ул шушы ук образны, штамплары белән бергә, бүгенге заманга күчерә – “Көтәм сине” спектаклендә аның героинясы шушы юлны сайлаган ханым-туташ. Хәзерге вакытта Нәфисә Мәскәүдә яши, бала үстерә. Ул Мәскәүдә кинода төшеп йөргән вакытта - 2014 елда спектакль репертуардан төшә.



"Ул чактагы фахишәләр, хәзергеләр белән чагыштырганда, аккошларга тиң"

Нәфисә Хәйруллина спектакль буенча фикерләрен видеога яздырып юллаган. Татарча яздыруы соралса да, ул аларны русча яздырган иде. “Спектакль бүген дә актуаль. Бу кеше язмышлары белән уйнарга ярамаганлыгы, андыйларны язмышның җәзалаячагы турында, - диде видеоэкрандагы Нәфисә. - Минем героиням авыр хәлгә очраса да, чиста күңелле булып калды. Аның китеп баруы – протест. Ә инде күпләрне дулкынландырган шәрә тән темасына килгәндә, мин башта бик каршы идем. Әмма режиссер миңа аның зарур булуын аңлата алды”.

“Мин үзебезнең Казан тамашачысын бик юксынам, тиздән очрашырбыз дип уйлыйм, - диде Нәфисә саубуллашып.

Тамашачы белән артистлар арасындагы диалогта татар әдәбиятында татар байларының начар күрсәтелүе, әмма чынбарлыкта алай булмавы турында сүз барды. Спектакльдә артистлар Әзһәр Шакиров белән Айдар Хафизов үз геройларын аклап уйнаганнар иде, фикер алышу вакытында да алар шул позициядә тордылар. Әзһәр Шакиров Сәлим байның ялгышларын Камәргә гашыйклыгы белән акларга тырышкан иде. Һәм ул үз алдына үзе куйган бу бурычны башкарып та чыккан – аның Сәлим бае, Камәрне начар юлга этәрүче беренче кеше булса да, ул чын ир-ат булып күзаллана. Татар әдәбиятында һәм сәнгатендә чын ирләр образларына кытлык заманда курчак туе ясап яткан Сәлим байлар – уңай герой булмый кем булсын?!

“Ул чактагы татар байлары милләт өчен эшләгән, мәктәпләр ачкан байлар, бүгенгеләр кебек урлап баемаганнар”, - диде өлкән буын артистлар.


Тарихчы галим Илдар Шәфыйков фахишәләр һәр заманда булса да, ул чакта атасыз балалар булмавын, байлар “содержанкалары” тапкан баланы да гаиләгә алып кайтуларын әйтте. “Ун ел дәвамында метрикәләр карап, “атасы нәмәгълүм” дигән бер генә язу очраттым”, - диде ул. “Ул чактагы фахишәләр, хәзергеләр белән чагыштырганда, аккошларга тиң”, - диде Әзһәр абый залдан чыгып китешли.

“Камал мәктәбе”нең һәр утырышында булырга тырышкан Миләүшә Хабетдинова бу спектакльдә Гаяз Исхакыйны тапмавына сөенде, ул урыс әдәбиятына – аерым алганда, Достоевский, Лесков әсәрләренә утыртылган сюжет икәнлеген әйтте. “Три толстяка” әкиятендәге Суокны да искә төшерде. Бу әсәрнең ХХI гасыр башы әсәре булуына басым ясады һәм артистларның да бүгенгечә фикер йөртүләрен әйтте.

“Без исән кешеләр һәм безнең милләттә дөньяда булган бөтен күренешләр дә бар. Бездә караклар да, кабахәтләр дә, фахишәләр дә бар. Фахишәләр булмаса, инстинктларыбызны югалтыр идек, - диде пьеса авторы Мансур Гыйләҗев утырышны йомгаклап. - Без әле яшибез. Иман гына булсын, иман булса, милләт яши”.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100